Муса абый-балаларның якын дусты
методическая разработка (старшая группа) на тему

Шайхулова Амина Галимардановна

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре язылган. Шулай ук шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар алынды.  Балалар яратып уйный торган җырлы-биюле уеннар кертелде. Бу сценарийны әдәбият елы уңаеннан да кулланырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_abyy.docx14.09 КБ

Предварительный просмотр:

Муса абый- балаларның якын дусты.

Максат: М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында билгеле бер мәгълүмат бирү.

Белем һәм рухи тәрбия үрнәкләре алырга, үз фикерләрен әйтергә, тәэсирләнә, хисләнә белергә өйрәтү.

Тормышка җитди караш тәрбияләү, әхлаклылык, намуслылык, ватанга бирелгәнлелек формалаштыру.

Материал: М. Җәлил портреты, фотоальбом, китаплар.

1 бала:Әкияттәге серле йомгак булып,

Җырым калды сүтелеп юлымда,

Сез табарсыз шушы эздән

Минем соңгы йөрәк җырымда.

2 бала: М.Җәлил 1906 елда Оренбург губернасы Мостафа авылында туа. Башта мәдрәсәдә, аннан Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый.

А.Б. Хәзер балалар сезне шагыйрь туып үскән якларга сәяхәткә чакырам.

( Урман, кош тавышлары яңгырый)

Муса туып –үскән авыл янында гаҗәеп матур урман җәелеп киткән. Кечкенә Муса анда һәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан. Күке нигә моңлана икән? Тыңлап карыйк әле.

3бала: Калын урманда, гел кичкә каршы

           Ишетелә моңлы бер кош тавышы:

          -Кәк-күк, кәк-күк!

          Ул ялгыз яши, чыгармый бала

           Менә шунлыктан ямансу аңа:

           Кәк-күк, кәк-күк

А.Б. Авыл җирендә бик тырыш, уңган кешеләр яши. Алар таң  әтәче “кикрикүк” дип кычкыруга уяналар, эшкә тотыналар.

4 бала:Таң ата бугай, әтәч кычкыра;

           -Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк.

            Йә сузып кына, йә бик еш кына:

            -Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк.

                    Без дә уяндык әтәч тавышына:

                   -Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк.

                    Бакчага килдек, ашыга-ашыга,

                    -Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк.

А.Б. Мусаның дус малайлары, дус кызлары күп була. Алар вакытларын бушка уздырмыйлар, төрле уеннар уйныйлар. Шул уеннарның берсен әйдәгез, без дә уйнап алыйк.

“Кап та коп” уены уйнала.

А.Б. Муса ишегалдындагы маэмайны да, өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары итеп санаган. Ул көчеге турында бик матур шигырь язган.

5 бала: Минем бар бер маэмаем,

            Кара борын Акбаем,

            Күп йөгерә, күп өрә,

            Күп ишетә, күп күрә.

                 Яралыга су илтсен

                 Һәр нәрсәгә өлгерсен

                 Нәрсә генә сизсә дә

                 Командирга белдерсен.

6 бала: Муса 10 яшеннән шигырьләр яза башлый. 1919 елда  “Кызыл йолдыз” газетасында беренче шигырьләре басыла. “Барабыз” китабы шагыйрьнең беренче шигырьләр җыентыгы.

7 бала: Кайгысыннан түгел, күңелләрнең

            Шатлыгыннан туа безнең җыр.

            Җиңгән саен үскән тойгыларның

            Ташкыныннан туа безнең җыр.

8 бала: Кызы Чулпанга багышланган шигыреннән:

            Аның өчен күргән авырлыклар,

            Читенлекләр бердә сизелми.

            Кырык чирне үз өстемә алып,

            Аны саклап калыр идем мин.

А.Б. шулай ук аның табигать турындагы шигырьләредә бик күп.

  9 бала: Җилләр-җилләр исегез,

               Болытларны кисегез.

                Зәңгәр диңгез өстендә

                Ак дулкыннар ишегез.

10 бала: Юл чатында ялгыз гына

               Үсеп утыра бер карт имән

                Тирә-ягы яшел чирәм,

                Ботаклары җиргә тигән.

11 бала:Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елда Муса Җәлил сугышка китә.

           Ярый дуслар, кызу көннәрдә дә

           Шаяргалап шулай көлешик

           Сау булыгыз, Ватан сугышында

          Җиңеп кайтып ,исән күрешик.

12 бала: Муса Җәлил сугышта яралана, фашистлар кулына эләгә. Конецлагерьда да көрәшүне дәвам итә. “Моабит” төрмәсенең “таш капчыгында” да Муса Җәлилнең үлемсез шигырьләре туа.

13 бала: Сиңа миннән хәбәр китерсәләр

            “Алыштырган илен”-  дисәләр.

            Син ышанма, бәгьрем! Мондый сүзне

            Дуслар әйтмәс мине сөйсәләр.

14 бала: Сездә минем бөтен тойгылырым

             Сездә минем керсез яшьләрем.

         Сез үлсәгез, миндә онытылырмын

         Яшәсәгез, миндә яшәрмен.

15 бала: Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы  сугышларда батырлык күрсәткән өчен Муса Җәлилгә 1956 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

        Җырларым сез шытып йөрәгемдә

        Ил кырында чәчәк аттыгыз.

        Күпме булса  сездә көч һәм ялкын

        Шул кадәрле җирдә хакыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш...

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты».

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты»....

Муса Җәлил- балаларның якын дусты

Тема: Муса Җәлил- балаларның якын дусты.Максат: 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.2. Балаларның сөйләм телен камилләштерү, сүз байлыгын үстерү. 3. Шагыйрьнең  шигырьләрен...

Муса абый балаларның якын дусты

Тема: Муса абый балаларның якын дусты     Максат: Муса Җәлил иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, шагыйрь турындагы белемнәрен киңәйтү;     Тәрбия бурычы: табигат...

Якын дустым светофор

Җәяүленен урамда узен ничек тотарга кирәклеген анлату. укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту,акти...

Муса Җәлил — балаларның якын дусты

Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана...

Муса Җәлил-балалар дусты

Муса Җәлил-балалар дусты...