Муса абый балаларның якын дусты
план-конспект занятия

Иванова Гульназ Рифгатовна

Тема: Муса абый балаларның якын дусты

     Максат: Муса Җәлил иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, шагыйрь турындагы белемнәрен киңәйтү;

     Тәрбия бурычы: табигать күренешләре, хайваннар, кошлар белән кызыксынучанлык, шәфкатьлелек тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү, начарлык, яхшылык төшенчәләрен аера белү;

     Үстерү бурычы: балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, хәтерен, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгын үстерү;

     Белем бирү бурычы: шигъри әсәрләрне сәнгатьле сөйләргә өйрәтү, сорауларга тулы җавап бирү, аваз ияртемнәрен дөрес әйтүне өйрәтү.

     Төп белем бирү өлкәсе: матур әдәбият белән таныштыру

     Белем бирү өлкәсенең интеграциясе: аралашу, музыка, иҗади сәнгать.

     Методик алымнар hәм чаралар: аудиоязма тыңлау, сөенеч мизгеле, сорау, нәфис сүз, практик эш (рәсем ясау), мактау, бәяләү.

     Җиhазлау: курчаклар, магнитофон,әтәч тавышы яздырылган аудиоязма,  әтәч маскасы, күке маскасы, песи уенчыгы, эт уенчыгы, лего белән пазлы уены, балалар санынча кәгазь бите, буяулар, салфеткалар.

     Сүзлек өстендә эш: томшык, кикерек, купшы койрык, каурый.

     Алдан башкарылган эш: Муса Җәлил шигырьләрен өйрәнү, эт, песи, күке, әтәч рәсемнәрен, уенчыкларын карау, әңгәмә үткәрү, күрсәтмә материал әзерләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ta_ata_bugay_m_lil.doc84.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

27 нче балалар бакчасы

Муса абый балаларның

якын дусты

27 нче балалар бакчасы

тәрбиячесе Иванова Г. Р.

ТР

Түбән Кама шәhәре

2017


Тема: Муса абый балаларның якын дусты

     Максат: Муса Җәлил иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, шагыйрь турындагы белемнәрен киңәйтү;

     Тәрбия бурычы: табигать күренешләре, хайваннар, кошлар белән кызыксынучанлык, шәфкатьлелек тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү, начарлык, яхшылык төшенчәләрен аера белү;

     Үстерү бурычы: балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, хәтерен, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгын үстерү;

     Белем бирү бурычы: шигъри әсәрләрне сәнгатьле сөйләргә өйрәтү, сорауларга тулы җавап бирү, аваз ияртемнәрен дөрес әйтүне өйрәтү.

     Төп белем бирү өлкәсе: матур әдәбият белән таныштыру

     Белем бирү өлкәсенең интеграциясе: аралашу, музыка, иҗади сәнгать.

     Методик алымнар hәм чаралар: аудиоязма тыңлау, сөенеч мизгеле, сорау, нәфис сүз, практик эш (рәсем ясау), мактау, бәяләү.

     Җиhазлау: курчаклар, магнитофон,әтәч тавышы яздырылган аудиоязма,  әтәч маскасы, күке маскасы, песи уенчыгы, эт уенчыгы, лего белән пазлы уены, балалар санынча кәгазь бите, буяулар, салфеткалар.

     Сүзлек өстендә эш: томшык, кикерек, купшы койрык, каурый.

     Алдан башкарылган эш: Муса Җәлил шигырьләрен өйрәнү, эт, песи, күке, әтәч рәсемнәрен, уенчыкларын карау, әңгәмә үткәрү, күрсәтмә материал әзерләү.

     Эшчәнлек төзелеше:

  1. Кереш өлеш
  1. М. Җәлил турында сөйләп китү
  1. Төп өлеш
  1. Ел фасыллары турында шигырьләр;
  2. Кошлар, хайваннар турында шигырьләр;
  3. “Лего” конструкторы белән рәсем җыю;
  4. Сорауларга җавап;
  5. Әхлак тәрбиясенә шигырьләр;
  6. Кул белән рәсем ясау;
  1. Йомгаклау

Эшчәнлек барышы:

            Бүген балалар, без сезнең белән Муса Җәлилнең туган көнен искә алып, шигырь кичәсе үткәрәбез.

Муса  Җәлил - Советлар Союзы Герое, атаклы татар совет шагыйре. Ул кечкенә иптәшләре - нәни балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган.

Муса Җәлил табигатьне, ел фасылларын бик яраткан. Кошларга, җәнлекләргә, хайваннарга атап шигырьләр язган.

Әйдәгез, кичәбезне башлап җибәрик.

1 бала –А. Әмир. Көз җитте

Киң болыннарда                                          Көннәр суынды,

Урман-кырларда                                          Чишмәләр тынды.                                                                                                                                

Агачлар, гөлләр                                           Безне калдырып

 Кибеп сулдылар.                                         Кошлар да китте.

Уйсу җирләрдә,                                            Кошлар шикелле

Елга-күлләрдә                                              Бергә гөр килеп,

Көзге салкыннан                                          Мәктәптә укыр

 Сулар туңдылар.                                         Вакытлар җитте.

 

2 бала- М.Әмир. Кыш

Кырга ак кардан        

Юрган ябылган.

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

Ул тормас йоклар,

Кышлар үтмичә

Кыйбладан кошлар

Кайтып җитмичә.

Җир йоклый тыныч

Күреп тәмле төш

Уяныр әле

Тукта! Үтсен кыш

 3 бала- Динә.  Яз көне

Яз көне карга

Бала чыгара.

Көн дә җим эзләп,

Авылга бара.

Авылда әби

Чебешләр саклый.

Карга урлар дип,

Йокларга ятмый.

Ахрысы әби

Хәйләсен тапты.

Барлык чебешне

Келәткә япты.

  • Каргалар монда

Очып керә алмас.

Чебешләремне

Хәзер кыра алмас.

  • Табигатьтәге һәрбер үзгәрешне, һәр матурлыкны күргән шагыйребезнең  туып-үскән авылы янында гаҗәеп матур урман җәелеп киткән. Кечкенә Муса анда һәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан. Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа “Күке” шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән. Күке нигә моңлана икән? Тыңлап карыйк әле.

4 бала- Рәзилә. Күке

Калын урманда

Гел кичкә каршы

Ишетелә моңлы

Бер кошның тавышы:

  • Кәккүк, Кәккүк

Кәккүк, Кәккүк.

Ул салмак кына

Кабатлый шуны

Шул аның җыры,

Шул аның моңы.

  • Кәккүк,Кәккүк

Кәккүк,Кәккүк.

Ул ялгыз яши,

Чыгармый бала,

Менә шунлыктан

Ямансу аңа.

  • Кәккүк, Кәккүк

Кәккүк, Кәккүк.

  • Муса Җәлил  “Карак песи” дигән  шигыре аша балаларны урлашмаска өйрәткән. Безгә аны Диләрә сөйләп күрсәтә.

5 бала. Карак песи

Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр.

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә.

-Мияу, мияу,  пескәем!

Барчы, зинһар,  чоланга

Майны сакла күседән,

Оясыннан чыгарма.

Песи күргәч, күселәр,

Койрыкларын кыстылар.

Йөрмәделәр чабышып,

Ярыкларга постылар.

-Мияу, мияу,  пескәем!

Колак салдың күземә!

Каравылдан бушагач,

Сөт бирермен үзеңә!

Иртә белән майга дип,

Керсәм, күзем акайды:

Явыз песи берүзе

Ялт иттергән акмайны!

-Мияу, мияу,  пескәем,

Хыянәтче икәнсең.

Саклый торган маеңны

Үзең ашап беткәнсең!

  • Муса ишегалдындагы маэмайны да, өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары итеп санаган. Ул көчеге турында бик матур шигырь дә язган.

6 бала.  Нәни Рамазаныбыз “Маэмай” шигырендә этләрне дә һөнәргә өйрәтү турында сөйләп китәр.

Бар минем маэмаем,                                    

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

Хәзер аңа мин сугыш

Һөнәрләрен өйрәтәм.

Чаптырам да скертәм,

Көн дә шулай йөдәтәм.

Ул окоптан окопка

Хат ташырга өйрәнсен.

Командирын дошманнан

Яклашырга өйрәнсен.

Менә шуның барысын да

Мин өйрәтәм Акбайга.

Акбай әзер һәрвакыт

Туган илен сакларга.

  • Балалар, менә шушы шигырьләрдә нинди хайваннар, кошлар турында сүз барды?  Әйдәгез әле, өстәлләр янына килик. Сезнең карамакка Лего конструкторлары куелган, ләкин алар гади түгел, ә тылсымлы! Конструктор ярдәмендә рәсем җыярга кирәк. Кемдә нәрсә икән, карыйк әле.

Лего белән уен

  • Муса Җәлил балаларны гел яхшылык эшләргә өндәгән. Менә бу шигырендә ул начарлык эшләргә теләгән малайның начарлыгы үзенә әйләнеп кайтканын сөйләгән. Начарлык эшләргә ярамый. Әйдә, Агилә, таныштыр әле шигырең белән.

7 бала- Агилә.  Минем шигырем “Шакир белән Гали” дип атала. Аны М.Җәлил язган.  

Шакир белән Гали кырдан

Кайтып киләләр иде.

Шакир эчтән бер уй уйлап

Ашыгып алга йөгерде.

      Ул чыкты да басмадан

      Такталарны тарттырып,

      -Гали баскач, егылсын, - дип

      Куйды чак-чак эләктереп.

Бик аз гына киткән иде,

Очрады бер эт аңа,

Куркып кинәт кычкырды да,

Чапты кире басмага.

      Куркуыннан онытып,

      Басмага килеп керде,

      Басма китте ычкынып,

      Шакир елгага чумды.

  • Ә Муратыбыз безгә хәзер Муса Җәлилнең “Бер шигырь” дигән шигырен тәкъдим итә. Рәхим итеп тыңлагыз әле.

8 бала. Бер шигырь

Без әти белән икәү

Охшаганбыз төс белән.

Борныбыз да кәкере,

Авызыбыз да кечкенә.

Әти мине ярата,

Бик кадерләп үстерә.

Мин йөткерсәм, йөткерә,

Мин төчкерсәм, төчкерә.

Әт и миңа ошаган,

Мин әтигә ошаган.

Әти миңа ышана,

Мин әтигә ышанам.

Алма агачыннан

Ерак төшми диләр бит.

Алтын була кечкенә,

Артык үсми,- диләр бит.

(Магнитофоннан төнге авыл тавышы ишетелә)

9 бала- Ислам:

Җәйге аяз төндә                      

Зәңгәр күккә карыйм.

Зәңгәр күктә янган

Йолдызларны саныйм.

Тынып калган кырлар,

Елга, урман, чокыр.

Төн китергән безгә

Тынычлык һәм йокы.

Тәрбияче:

Шылт иткән тавыш юк,

Бүлмәдә шундый тын.

Кешеләр сөйләшә

Узара шыпыртын.

(Курчаклар тибрәтә-тибрәтә, кызлар чыга).

1 кыз – Камилә:

Әлли-бәлли, бәбкәсе,

 Кая киткән әнкәсе?

2 кыз- Азалия:

Каенлыкка җиләккә,

Кызыма дип бүләккә.

 “Кызыма”

1 кыз. Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

     Синең гомрең җыр булып

     Янар бәхет илендә,

     Йолдыз булып янарсың

     Син туган ил күгендә.

2 кыз. Таңнан торып бакчада

Син уйнадың көнозын.

Аргансыңдыр, кил, кызым,

Йокла инде йолдызым!

     Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

     Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

3 кыз- Ралина:

Чү, акрын! Идәнгә                            

Нык басып йөрмәгез!

Йокласын туйганчы,

Уята күрмәгез!

 Өстеннән ул тибеп                      

Очырган юрганын

Өч бөртек кашын да

Җыерган булган ул

  • Авыл җирендә бик тырыш, уңган кешеләр яши. Алар таң әтәче «кикрикүк» дип кычкыруга уяналар, эшкә тотыналар. (Әтәч тавышы яңгырый.  Магнитофоннан).

Нияз безгә М.Җәлилнең “Әтәч” шигырен  сөйләп күрсәтсен әле.  Әйдә әле, Нияз.

10 бала.Таң ата бугай, әтәч кычкыра            

Кикрикүк, кикрикүк.                              

Я сузып кына,

Я бик еш кына,

Кикрикүк, кикрикүк.

Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

Кикрикүк, кикрикүк.

Бакчага килдек,

Ашыга- ашыга,

Кикрикүк, кикрикүк.

  • Ай, рәхмәт, Нияз. Булдырдың акыллым. Ә хәзер , балалар, әйдәгез әле, әтәч рәсемен кәгазь битенә төшерик әле. (Балалар кул белән әтәч рәсеме төшерәләр. Бу вакытта магнитофоннан Җ. Фәйзинең “Әтәч” җыры яңгырый). Балалар, карагыз әле, нинди матур әтәчләр ясадык без. Аның нәрсәләре бар? (кикрикүк, купшы койрык, томшык, каурый).Булдырдыгыз, балалар. Без үзебезнең  шагыйрьләрне истә тотарга тиеш: герой - шагыйрь Муса Җәлил!

Җыр: “Салют сиңа, Муса Җәлил”



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш...

Муса абый-балаларның якын дусты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре ...

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты».

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты»....

Муса Җәлил- балаларның якын дусты

Тема: Муса Җәлил- балаларның якын дусты.Максат: 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.2. Балаларның сөйләм телен камилләштерү, сүз байлыгын үстерү. 3. Шагыйрьнең  шигырьләрен...

Муса Җәлил — балаларның якын дусты

Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана...

Муса Җәлил-балалар дусты

Муса Җәлил-балалар дусты...

“Муса Җәлил – балалар дусты”

ldquo;Муса Җәлил – балалар дусты”....