“Муса Җәлил – балалар дусты”
материал (подготовительная группа)

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhelil_2023.docx31.79 КБ

Предварительный просмотр:

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш)

Максат:  балаларны герой – шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру, аларны шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен үстерү. Муса Җәлил әсәренә мәхәббәт, алар аша балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:  шагыйрнең портреты, әсәрләренә иллюстрацияләр, җыр дисклары.

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары башкаруында “Үз җырыбыз” җыры башкарыла.

Тәрбияче: “Сәгать суга даң-даң

                Хәбәр брә таңнан.

                Бакчага барырга

                Унбиш минут калган”.

  • Балалар, бу шигырь юллары сезгә танышмы?  
  •  Әйе.
  • Нинди шигырьдән соң алар?
  • “Сәгать” шигыреннән.
  • Кем язган соң ул шигырьне?
  • Муса Җәлил язган.
  • Кем соң ул Муса Җәләл?
  • Шагыйрь.

       Әйе балалар, М.Җәлил ул шагыйрь генә түгел, ә бөек татар шагыйре, герой – шагыйрь, һәм сез, балаларның якын дусты да әле. Ә моның шулай икәнен без, сезнең белән, бүгенге чара барышында белербез.

       Мин сезгә балалар , М.Җәлил турында бик күп сөйләдем, аның шигырьләре белән таныштырдым. Ә бүген сез үзегезнең белгәннәрегезне  башка балаларга да сөйләп күрсәтерсез.  

  •  М.Җәлил кайда туган?
  •  Оренбур өлкәсе, Мостафа авылында.

        Әйе, ул  Оренбур өлкәсе, Мостафа авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса кечкенәдән үк татар халык әкиятләрен тыңлап, уеннарын яратып уйнап үсә. Шуңа күрәдер, үзе дә балалар өчен шактый җырлы уеннар яза. Әйдәгез, “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнап алыйк.

        Муса Җәлил үзе туып үскән якның табигатен бик яраткан. Табигать, кош – корт, җәнлекләргә багышлап шигырьләр иҗат иткән. Нинди шигырьләрен беләсез?

  • “Көз җитте”, “Суык бабай”, “Куян”

Кашапов Камил  “Көз җитте” әсәрен сөйли.

  • Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?
  • Табигатьне яратырга, сак мөнәсәбәттә булырга.

“Суык бабай” шигырен Камалова Камилә, “Куян ” шигырен инглиз телендә Зәйнәп  сөйли.

Табышмак:

  • Кешенең дусты, өйнең сакчысы. Бу нәрсә? ( Эт)

Эт рәсеме  күрсәтелә.

  • Балалар, бу рәсем Муса абыегызның нинди әсәренә?
  • Маэмай” әсәренә. Шигырьне Гиниятуллин Камил сөйли.

Табышмак:

Иртә белән бик иртә тора

Бөтен кешене дә уята ( Әтәч)

Әтәч рәсеме  күрсәтелә.

  • Ә бу рәсем кайсы шигырьгә?
  • “Әтәч” шигыренә.
  • Балалар, М.Җәлилнең  бик күп шигырьләренә мәшһүр композиторларыбыз көйләр язганнар.

Хәзер безгә мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары “Әтәч” җырын җырлап  күрсәтер. (җыр “Әтәч” ).  

 

 Шагыйрь әсәрләре арасында балалар турында  булган шигырьләр дә күп. Шундыйларның берничәсен тыңлап китәрбез . “Случай в подъезде”  шигырен  Искәндәр,  “Шакир белән Гали” – Булат сөйли.

  • Бу шигырьләр нәрсәгә өйрәтә?
  • Кешеләргә начарлык теләмәскә, начарлык эшләмәскә, яхшы эшләр генә эшләргә.
  • Бу шигырьнең эчтәлегенә карап мәкаль билмисезме?
  • Кешегә чокыр казыма, үзең барып төшәрсең.

  • Зурлар төркеме кызлары башкаруында кулъяулыклар белән бию.

       

  • Табышмак әйтәм  - тыңлагыз, җавабын тиз уйлагыз:  

Нәкъ унике күзем бар,

Сезгә әйтер сүзем бар,

Колагымны бор гына,

Уятырмын, тор гына!

                                                                                                       (Сәгать).

  • Дөрес әйттегез балалар. Хәзер “Сәгать” шигырен тыңларбыз. А.Гөлназ шигырь сөйли.  “Сәгать” турында җыр тыңларбыз. (Җыр тыңланыла).
  • Бу   җыр   безне нәрсә турында кисәтә?                    
  • Соңга калып йөрмәскә, һәр нәрсәне үз вакытында эшләргә кирәк.

 -     Белгәнегезчә, сугыш башлангач, М.Җәлил фронтка китә, яраланып, дошманнар кулына эләгә. Анда да ул бирешми, каләме белән көрәшүен дәвам итә. Күп шигырьләр яза. Шуларның берничәсен искә төшереп үтик: “Сандугач һәм чишмә” (рәсемнәр күрсәтелә) “Кызыл ромашка” (“Кызыл ромашка” әсәренә композиция).

  • “Чәчәкләр” шигыренә композиция. Кызлар (чәчәкләр) чыгып бииләр. Кызганычка каршы, М.Җәлил туган иленә әйләнеп кайта алмый, мәңгегә чит җирләрдә ятып кала.
  •  Ләкин без аны беркайчан да онытмабыз, чөнки хәзерге матур, тыныч тормышта яшәвебездә аның өлеше бик тә зур.

       -Барыгыз, болынга, балалар!

                         Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!

                         Елмайсын күреп шат аналар,

                         Юансын боеккан күңлегез.

                        Болында күп матур чәчәкләр,

                        Барысы да татлы, хуш ислеләр

                        Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр

                        Нәкъ  сезнең иренегез төслеләр.

                        (“Чәчәкләр” биюе).

Бию ахырында барлык балалар зал уртасына чыгып басалар.

               

                 -Балалар, сез гөлләр үзегез,

                  Чыктыгыз калкып җир карныннан.

                   Һәм чәчәк аттыгыз, үстегез

                   Атагыз, анагыз каныннан.

                  Сез безгә шулкадәр кадерле,

                  Шулкадәр ягымлы, сөйкемле!

                  Ал таңы алдагы дәвернең

                  Йөзегездә чагыладыр шикелле.

                   Балалар, үсегез, балалар,

                   Дәрт биреп безнең шат күңелгә,

                   Сезгә бу  шатлыклар, рәхәтләр

                   Бит  җиңеп алынган гомергә!

                                                     

  • Безгә Лилия бу шигырьне әкрен, салмак тавышы белән бик тә сәнгатьле итеп сөйләде.

Рәхмәт, Лилия. Балалар сез күке турында нәрсә беләсез? Нинди кош ул? Кайда яши? Башка кошлардан кайсы ягы белән аерылып тора?

  • Ялгыз яши, бала чыгармый, йомыркасын чит ояларга ташлап китә.
  • Күке турында мәкаль яисә табышмак беләсезме балалар?
  • “Үзе йомырка басмый, баласын да басмый “.
  • Күке” шигыре аша М.Җәлил безгә, кешеләргә нәрсә әйтергә теләгән соң?
  • Балаларны ташламаска, һәр бала үз әти – әнисе белән яшәргә тиеш.

 Шагыйрь әсәрләре арасында бик кызыклы шаян шигырьләр дә күп. Шундыйларның берсен ул үзенең кызына багышлап язган.  Кызының исемен хәтерлисезме,  балалар?

  • Чулпан.
  • Ул үзенең кызы Чулпанны бик тә яраткан. Фронтта вакытта да аңа гел хатлар язып торган.

“Мин әтигә охшаган”  шигыре  сөйләнә.

       

  • Ә менә бу иллюстрацияләр кайсы әсәрләргә?
  • “Ишек төбендә” әсәренә.
  • Нәрсәгә өйрәтә?
  • Кешеләргә начарлык теләмәскә, начарлык эшләмәскә, яхшы эшләр генә эшләргә.
  • Бу шигырьнең эчтәлегенә карап мәкаль билмисезме?
  • Кешегә чокыр казыма, үзең барып төшәрсең.
  • Ә бу рәсем?
  • “Карак песи” шигыренә.
  • Муса абыегыз нәрсә әйтергә теләгән?
  • Урлашмаска, кеше әйберенә тимәскә.

Бер бала  “Карак песи” шигырен  сөйли.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш...

Муса абый-балаларның якын дусты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре ...

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты».

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты»....

Муса Җәлил - балалар язучысы

Муса Җәлилнең биографиясе, тормыш юлы белән таныштыру. Аның балаларга язган шигыйрьләрен яттан өйрәтү.Балаларда Ватанга мәхәббәт,патриотик хисләр,кыю һәм батыр булу тәләге тәрбияләү.Бирелгән шигырь аш...

Муса Җәлил- балаларның якын дусты

Тема: Муса Җәлил- балаларның якын дусты.Максат: 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.2. Балаларның сөйләм телен камилләштерү, сүз байлыгын үстерү. 3. Шагыйрьнең  шигырьләрен...

Муса абый балаларның якын дусты

Тема: Муса абый балаларның якын дусты     Максат: Муса Җәлил иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, шагыйрь турындагы белемнәрен киңәйтү;     Тәрбия бурычы: табигат...

Муса Җәлил-балалар дусты

Муса Җәлил-балалар дусты...