Муса Җәлил-балалар дусты
материал (старшая группа)

Шигапова Зульфия Фоатовна

Муса Җәлил-балалар дусты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhlil-balalar_dusty.doc569.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципаль автоном учреждениесе

“Гомумүстерелешле 49нчы балалар бакчасы”

Муса Җәлил – балалар дусты

Әдәби-музыкаль  күңел ачу кичәсе

(зурлар төркеме балалары өчен)

             

Максат: балаларга Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, иҗатына карата кызыксыну уяту. Герой-шагыйрь М. Җәлил белән горурлану, үз халкыңның батыр улларын онытмау хисе тәрбияләү. Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү  өстендә эшне дәвам итү; балаларның дикъкат, хәтер, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Сәхнә бизәлеше: фон - кызыл, яшел, ак, зәңгәр тукымалар. Уртада М. Җәлил портреты, як-якта бүлмә гөлләре, сул якта китап күргәзмәсе, чишмә куренеше,  курчак өчен бишек, уенчык эт.

Алдан уздырылган эш: сценарий төзү, балалар белән индивидуаль эш – шигырьләр, җырлар өйрәну, күргәзмә материал әзерләү.

Кичә барышы.

      Музыка яңгырый. Балалар кереп урыннарына утыралар.

Алып баручы. Балалар, бүген без герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Җайлашып утырыгыз, кичәбезне башлыйбыз.

Талгын гына моңлы көй агыла.

Алып баручы. Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез-чиксез Оренбург далаларның Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә.

                    Бәби Муса яткан ак бишеккә,

                     Яшь әнкәсе аны тирбәтә:

                     - Әлли-бәлли, бәү итә

                     Йокла, җаным, ятып бишеккә.

                            Ак куллары белән чәп-чәп итә,

                            Матур җырлар җырлап көйләтә.

                            - Әлли-бәлли, бәү итә,

                           Тыныч кына ятып йокла.

                     Тыңлый- тыңлый матур ил җырларын,

                     Тыныч кына яшә яшь Муса.

     Алып баручы:  Муса бик хәрәкәтчән тормыш сөючән  бала булып үсә: уйный, көлә, урманга йөри, күлдә су коена, балык тота.

      Мусаның туган авылында, яр астында, көмештәй саф суларын эчәргә дәшеп, чишмә челтерәп аккан. Муса үзенең дуслары белән еш кына чишмә буенда ял итәргә яраткан. Чишмәгә рәхмәтен, соклануын белдереп “Чишмә” исемле шигырь язган. Ә композитор Җ. Фәйзи аңа көй сала. Шулай итеп, “Чишмә” җыры туа.

  Хәзер 5 нче төркем балалары безгә бу җырны башкарырлар.

    Җыр: Чишмә.

      Алып баручы. Чишмә буена килгәч, уен уйнамый китеп булмый инде ул. Кызлар, малайлар бергә җыелып төрле уеннар уйнаганнар. Яраткан уеннарның берсе “Әнисә”. Мин дә сезне түгәрәккә шушы уенга чакырам.

   Уен: Күрсәт әле үскәнем.

Кошлар тавышы яңгырый.

         Алып баручы:   - Балалар бу кошлар тавышын без кайда ишетә алабыз?

     Балалар җавабы:  - Урманда, авылда, болында, басуда...

     Алып баручы:    Муса туып үскән авыл янында гаҗәеп зур урман җәелеп киткән. Урманда нинди матур! Җырчы кошлар сайрыйлар. (Әтәч тавышы ишетелә) Ә бу кайсы кошның тавышы?

     Балалар җавабы:  - Бу әтәч тавышы.

     Алып баручы:  Кечкенә Мусага еш кына әтәч тавышын ишетергә туры килгән. Ул аны йокысыннан уяткан. Әтәчнең матур тавышы хәтерендә калып, аңа “Әтәч” шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән. Әтәч нигә кычкыра икән?

     Хәзер 5 нче төркемгә йөрүче Шабалов Роман шуның турында сөйләр.

        Шигырь: Әтәч.

       Алып баручы: Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

                               Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

                               Дуслык булса яшәү дә күңелле,

                               Уңай була һәрбер эшең дә.

      Яныңда якын һәм ышанычлы дус булудан нәрсә яхшырак булырга мөмкин икән? Муса ишегалдындагы маэмайны да, песине дә үзенең дуслары итеп санаган.

Ә менә Мусаның песие нинди хәлгә тарыганын, 5 нче төркем балалары безгә сөйләп күрсәтерләр, ә сез игътибар белән карагыз. (Ахметзянов Раниль, Валиуллина Риана, Низамиев Ильяс)    

     Шигырь: Карак песи.

        Алып баручы:  Муса, абыйсы Ибраһимга ияреп, алты яшендә үк укырга йөри башлый. Муса мәктәпкә бик яратып йөри, тырышып укый, дәресләренә дә соңга калмый. Шушы сыйфатларга ул “Сәгать” исемле шигыре аркылы башкаларны да өйрәтә. Балалар, рәхим итегез, җырларга.

    Җыр: Сәгать.

      Алып баручы: Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен бик теләп тыңлыйлар, сөйлиләр. Шуңа мисал итеп, сезгә хәзер Муса Җәлилнең шигырен Мингачев Ильназ сөйләп китәр.

     Шигырь: Бер шигырь.  

     Алып баручы:   Муса үсеп буйга җитә, төрле авырлыклар кичерә, югары белем ала, шигырьләр язу белән мавыга.

     Менә Бөек Ватан сугышы башлана. Ил өчен беренче көрәшчеләр сафына М. Җәлил дә баса. Сугышларның берсендә авыр яраланган Муса Җәлил әсирлеккә эләгә. Ләкин ул төшенкелеккә бирелми, сугыш турында шигырьләр иҗат итә. Шундый шигырьләрнең берсен 5 нче төркем балалары хәзер сәхнәләштереп тә күрсәтерләр.

    Сәхнәләштерелгән шигырь: Кызыл ромашка.

    Алып баручы: Муса Җәлил Чулпан исемле яраткан кызына да багышлап күп кенә шигырьләр иҗат итә. Шуларның берсен Шакирянова Амира сөйләп китәр.

    Шигырь: Кызыма.

    Алып баручы: Муса Җәлилнең шигырьләренә күп кенә композиторлар көйләр язалар. Нәҗип Җиһанов “Алтынчәч” поэмасына опера язган. “Алтынчәч” операсыннан өзек тыңлап китегез.

    Опера: Алтынчәч.

       Алып баручы: Ә хәзер Муса Җәлилнең балаларга багышлап язган тагын бер шигырен тыңлап үтегез. Рәхим ит, Шакирова Алина.

       Шигырь: Парашютсыз курчак.  

      Алып баручы: Балалар, Казанда,  Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Шул һәйкәлнең постаментына алтын белән “Җырларым” шигыренең сүзләре уеп язылган. Анда һәрвакыт тере чәчкәләр куелган була. Чөнки батыр шагыйребез, Муса Җәлилнең халкыбыз онытмый.  Барлык сугыш каһарманнары да халкыбыз күңелендә яши.

      Алып баручы: Бөек  Ватан сугышында ятып калучыларны искә алу өчен бер минут тынлык тәкъдим итәм.

           

              Кулланылган әдәбият:

  1. Татарстан журналы. №5. 2000.
  2. М.Җәлил. Кечкенә дуслар. Татарстан китап нәшрияты. 1980.
  3. Хайдарова. Р.З. Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр. 1990.
  4. Юсупов Ф.Ю. Хрестоматия. Гөлбакча. 1990.
  5. Кашапова М.Ф. Хрестоматия. Иң матур тел,татлы тел. 2005.
  6. М. Джалиль. Красная ромашка.1981.
  7. Закирова К.В., Кадыйрова Р.Ә. Әхлак нигезе-матур гадәт. Мәгариф.2004.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш...

Муса абый-балаларның якын дусты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре ...

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты».

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты»....

Муса Җәлил - балалар язучысы

Муса Җәлилнең биографиясе, тормыш юлы белән таныштыру. Аның балаларга язган шигыйрьләрен яттан өйрәтү.Балаларда Ватанга мәхәббәт,патриотик хисләр,кыю һәм батыр булу тәләге тәрбияләү.Бирелгән шигырь аш...

Муса Җәлил- балаларның якын дусты

Тема: Муса Җәлил- балаларның якын дусты.Максат: 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.2. Балаларның сөйләм телен камилләштерү, сүз байлыгын үстерү. 3. Шагыйрьнең  шигырьләрен...

Муса абый балаларның якын дусты

Тема: Муса абый балаларның якын дусты     Максат: Муса Җәлил иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, шагыйрь турындагы белемнәрен киңәйтү;     Тәрбия бурычы: табигат...

“Муса Җәлил – балалар дусты”

ldquo;Муса Җәлил – балалар дусты”....