«Муса Җәлил – балаларның якын дусты».
проект по художественной литературе (старшая группа) на тему

Гарипова Люция Фаритовна

 «Муса Җәлил – балаларның якын дусты».

Скачать:


Предварительный просмотр:


                                           «Муса Җәлил – балаларның якын дусты».
(мәктәпкәчә яшьтәге балалар бн шагыйрьне искә алу эшчәнлеге).
Гарипова Л. Ф.
Әлдермеш «Умырзая» балалар бакчасы.
Яшь үзенчәлеге:4-7 яшь.
Максат:
балаларны М. Җәлилнең тормыш юлы, аның иҗаты бн таныштыру. Шигырьләрен сөйләп карау, көйгә салынган шигырьләрен җырлау.
Тәрбия бурычы:
шагыйрьгә карата ярату хисләре уяту.
Үстерү бурычы: игътибарлылык, күзәтүчәнлек, ишетү, сөйләм телен, сүз байлыкларын үстерү, аларны активлаштыру.
Белем бирү бурычы: балаларның М. Җәлил турындагы белемнәрен тулыландыру.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү, социаль-аралашу үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу,танып белү, сөйләм үсеше.
Методик алымнар һәм чаралар: сөйләм, әңгәмә, сорау, аңлату, шигырьләр.
Җиһазлау:
М. Җәлил портреты, китаплары, слайдлар.
Эшчәнлек төзелеше.
Оештыру.
Музыка астында залга керү, урындыкларга утыру.

Слайд күрсәтү.
Шигырьләр сөйләү.
Җырлар җырлау.
Сорауларга җаваплар бирү.
Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы.

Исәнмесез, балалар. Балалар, без бүгенге дәресебезне, М. Җәлил иҗатына багышларбыз. Балалар, сез М. Җәлилне кем буларак беләсез?(шагыйрь).
(1слайд) М. Җәлил…Буи сем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, көрәшче. Бөек Ватан сугышы герое.
(2 слайд) Ул 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе, Мостафа авылында туа.
(3 слайд) Әнисе Рәхимә апа шигъри күңелле була, шигырьләр яза, җырлар чыгара. Кечкенә Мусаны тибрәтеп йоклатканда, бишек җырлары башкара. Әтисе дә бик тәрбияле, яхшы кеше була.
  Муса Җәлил 6 яшьтән үк укырга керә. 1нче шигырен ул 9 яшендә яза. Бәләкәй чактан ук бик зирәк, сәләтле бала була, рәсемнәр ясарга, уйнарга ярата. Аның кечкенә чагында бик яратып уйный торган уены «Чума үрдәк- чума каз» дип атала.
(музыка астында уеннны башкаралар).
   Ә хәзер әйдәгез бергәләшеп М Җәлил сүзләренә язылган «Әтәч» җырын башкарыйк.
Менә шулай күңелле итеп Мусаның балачагы үтеп тә киткән.
(4 слайд)1922 нче елда Муса Казанга килә, укырга керә. Аннары Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дигән балалар журналында редактор булып эшли. Бик куп шигырьлщр яза,аның иҗат иткән шигырьләренә көйләр языла.
Мусаның гаиләсе барлыкка килә, (5 слайд) хатыны Әминә, кызы Чулпан туа.Ул аларга багышлап бик күп шигырьләр иҗат иткән. «Кызыма» дигән шигыре, кызы Чулпанга багышланган.(шигырьне тыңлау, сорауларга җаваплар бирү).
Булдырдыгыз балалар, бик яхшы. Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.
Нәкъ унике күзе бар,
Сиңа әйтер сүзем бар,
Колагымны бор гына
Уятырмын тор гына.
Ул нәрсә? (Сәгать).
(шигырьне тыңлау). Ул бу шигырен кечкенә дусларына багышлап язган.
Муса Җәлил балаларга багышлап бик күп шигырьләр язган.Ә сез, Муса абыегызның нинди шигырьләрен беләсез?(җаваплар тыңланыла).Аның «Күке», «Чишмә», «Карак песи» кебек шигырьләре бар. Әйдәгез, хәзер бергәләшеп «Карак песи» шигырен искә төшереп үтик.
(шигырьне искә төшерү).
Бик яхшы балалар.
(6 слайд) Шулай матур итеп шигырьләр иҗат иткәндә, сугыш башлана…1941нче елда М. Җәлил фронтка китә. Муса бик каты яраланып, дошман кулына эләгә. Сугыш вакытында аны төрле төрмәләргә җибәрәләр,(7 слайд), Шуларның иң танылганы Моабит төрмәсе була.М. Җәлил үлем алдыннан да үзен батырларча тоткан, куркып калмаган. Төрмәдә бик күп шигырьләр язган. Аның төрмәдә язган шигырьләре исән-имин булып безнең туган якларыбызга кайтканнар.Аның бу иҗаты (8 слайд) «Моабит дәфтәре» дип атала.
Муса Җәлил исеме дөньяда яшәүче һәр халыкка билгеле. Аның исеме бн урамнар, шәһәрләр аталган. (9 слайд) Аңа багышлап һәйкәлләр куелган.
Үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре бн М. Җәлил халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә, шул матурлык  өчен көрәшергә чакыра.
Менә балалар шөгылебезне тәмамлар вакыт та җитте, әйдәгез тагын кабат искә төшереп китик әле.
Без бүген кем иҗаты бн таныштык? Ул нинди шигырьләр язган? Нинди уенны яратып уйнаган? Һ.б.
Минем бүгенге шөгылемне Рафис Корбанның «Җәлил турында җыр» дигән шигыре бн тәмамлыйсым килә.
Әлифбадан укып беләм
Муса Җәлил турында.
Фашистлар бн көрәшкән
Дошманның үз толында.

Туган илгә биргән антын
Тап төшерми саклаган.
Палач башын кискәндә дә,
Туган илен сатмаган.

Җырлар язган Муса Җәлил,
Каләм булган коралы.
Дошман килгәч, автоматка
Алмаштырган ул аны.

Муса Җәлил, Муса Җәлил,
Халкыбыз каһарманы!
Үлемсез аның исеме,
Мәңгелек аның даны.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш...

Муса абый-балаларның якын дусты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре ...

Муса Җәлил- балаларның якын дусты

Тема: Муса Җәлил- балаларның якын дусты.Максат: 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.2. Балаларның сөйләм телен камилләштерү, сүз байлыгын үстерү. 3. Шагыйрьнең  шигырьләрен...

Муса абый балаларның якын дусты

Тема: Муса абый балаларның якын дусты     Максат: Муса Җәлил иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, шагыйрь турындагы белемнәрен киңәйтү;     Тәрбия бурычы: табигат...

Якын дустым светофор

Җәяүленен урамда узен ничек тотарга кирәклеген анлату. укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту,акти...

Муса Җәлил — балаларның якын дусты

Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана...

Муса Җәлил-балалар дусты

Муса Җәлил-балалар дусты...