Муса Җәлил — балаларның якын дусты
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Ахтямова Рушания Махмудбаевна

Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhlil_-_balalarnyn_yakyn_dusty.docx19.06 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  ш.т.б. Байлар Сабасы

гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 2 нче “Әллүки”балала  бакчасы

мәктәпкәчә белем Муниципаль бюджет учреждениесы.

             

                 

          Муса Җәлил — балаларның якын дусты

(Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана)

                                                                          1 кв.категориялы тәрбияче:

                                                                              Әхтәмова Р.М.

                                                                -2019-

Тэрбияче:

   - Балалар, без бүген герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь ул. Бүген-15 февраль –аның туган көне. Быел Муса Җәлилнең тууына 113ел. Бүгенге кичәдә яраткан шагыйребезгә хөрмәт йөзеннән аның әсәрләрен искә төшерербез .

Муса Жэлилнен тормышы турында  видеоматериал карау.(Призентация).

Слайдлар буенча сойлэп барыла:

1нче слайд.

-Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез-чиксез Оренбург далаларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә.

Ул бик хәрәкәтчән, тормыш сөючән бала булып үсә: уйный, көлә, урманга йөри, күлдә су коена. Абыйсы Ибраһимга ияреп, 6 яшендә үк укырга йөри башлый.

2нче слайд.

-Муса бик тырышып укый, үсеп буйга җитә, шигырьләр язу белән мавыга.Аның шигырьләренә күп кенә композиторлар көйләр, ә Нәҗип Җиһанов хәтта “Алтынчәч” поэмасына опера яза.

Балалар, кичәбезнең исеме”Муса абый-балаларның якын дусты” дип атала. Дөрестән дә, Муса үзенең кечкенә кызы Чулпанны, балаларны бик яраткан, аларны аңлый белгән, алар турында бик күп шигырьләр язган.

3нче слайд.    -Муса Җәлил туып-үскән авыл янында гаҗәеп матур урман җәелеп киткән. Кечкенә Муса анда һәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан. Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа “Күке” шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән. - Мусаның туган авылыда, яр астында, көмештәй саф суларын эчәргә дәшеп, чишмә челтерәп аккан. Муса үзенең дуслары белән еш кына чишмә буенда ял итәргә яраткан чишмәгә рәхмәтен, соклануын белдереп, “Чишмә” исемле шигырь язган.                                                                                                                          3нче слайд.            -Муса Җәлил, яраланып, әсирлеккә төшә.  Әмма ул иле, халкы турында шигырьләр язудан һәм ничек тә иреккә чыгу ,туган иленэ кайту  турында хыялланудан туктамый. Балалар, Муса Җәлил җиде-сигез яшьтән шигырьләр яза башлаган, балалар әдәбияты өлкәсендә бай иҗат мирасы калдырган әдип. Тик гомере генә кыска була шул. Фашист Германиясы сугыш башлагач, ул Туган илебезне яклап үзе теләп, сугышка китә. Анда дошманнарга каршы батырларча көрәшә һәм чолгаеыш вакытында каты яраланып дошман кулына эләгә. Әмма әсирлектә дә Муса иҗатын дәвам итә. Әсирлектә язган шигырьләренең берсе “ Кызыл ромашка” дип атала. Әйдәгез шуны тыңлап үтик әле.

 “Ромашкалар “ кызлар башкаруында бию.  ( Кызларның башларында ромашка таҗлары киелә, берсе кызыл төстә.)

  - Муса Жэлилнен балаларга язган матур шигырьлэрен туктап китик:

 Балалар шигырьлэр сойлилэр :“Сэгать”. “Куке”, “Кызыма”, “Этэч”, “Маэмай”

-Муса Жэлил татар халкынын  батыр улы, горурлыгы.  Бездэ  татарлар шуна курэ уз телебезне, илебезне яратырга,онытмаска ,хормэт итэ белергэ тиешьбез. Туган телебез,миллэтебез турында сойлэп утик. Балалар патриотик темага шигырьлэр сойлилэр.                                                                           Татарча кумэк  парлы бию. “Эх,шома басабыз”                                                                                                                            -Безнен бабайларыбыз, Жэлилчелэр дэхшэтле корэш алып барганнар дошманга каршы хэм нихэять жинеп чыкканнар.Илебезне яулап алучылардан азат иткэннэр, менэ шуна курэ без хэзер матур,рэхэт  тормышта яшибез .Зур рэхмэт солдатларга.Матур тормышка багышланган шигырьлэр.                                  Кызлар башкаруында кунелле бию “Шаян кызлар”.                                                    Бабайларыбыз кебек сез малайлар кыю, батыр булып усегез, илебезнен сакчылары, яклаучылары булыгыз. Ветеран бабайларыбыз турында шигырьлэр.                                                                                                                  “Малайлар сойлэшэ”.Диалог-инценировка.                                                                                                       Бию “Малайлар-батырлар”.                                                                                                “Жину килде” –жырын тынларга.                                                                                            -Балалар, без бүген сезнең белән сөекле шагыйребез Муса абый иҗатында кунакта булдык. Аның шигырьләре табигатьне яратырга; туган илне, Ватанны сөяргә, аңа тугрылыклы булырга өйрәтә.                                                                   - Туган халкы көрәшче улын беркайчан да онытмый. Муса Җәлил әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка турылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсегез. Герой - шагыйребезгә булган мәхәбәтегез сүнмәсен, аның якты истәлеге күңелләрегездә мәңге саклансын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш...

Муса абый-балаларның якын дусты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре ...

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты».

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты»....

Муса Җәлил- балаларның якын дусты

Тема: Муса Җәлил- балаларның якын дусты.Максат: 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.2. Балаларның сөйләм телен камилләштерү, сүз байлыгын үстерү. 3. Шагыйрьнең  шигырьләрен...

Муса абый балаларның якын дусты

Тема: Муса абый балаларның якын дусты     Максат: Муса Җәлил иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, шагыйрь турындагы белемнәрен киңәйтү;     Тәрбия бурычы: табигат...

Якын дустым светофор

Җәяүленен урамда узен ничек тотарга кирәклеген анлату. укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту,акти...

Муса Җәлил-балалар дусты

Муса Җәлил-балалар дусты...