“Муса Җәлил – балалар дусты”.
материал (старшая группа) по теме

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa.docx25.86 КБ

Предварительный просмотр:

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш)

Максат:  балаларны герой – шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру, аларны шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен үстерү. Муса Җәлил әсәренә мәхәббәт, алар аша балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:  шагыйрнең портреты, әсәрләренә иллюстрацияләр, җыр дисклары.

“Җырларым” көе астына залга балалар керәләр.

         Т. “Чоландагы ак майга

                Ияләшкән  күселәр.

                Мин чоланны сакларга

                Куштым ала песигә”.

  1. Балалар, бу шигырь юллары сезгә танышмы?  
  2.  Әйе.
  3. Нинди әсәрдән соң алар?
  4. “Карак песи” шигыреннән.
  5. Кем язган соң ул шигырьне?
  6. Муса Җәлил язган.
  7. Кем соң ул Муса Җәләл?
  8. Шагыйрь.

       Әйе балалар, М.Җәлил ул шагыйрь генә түгел, ә бөек татар шагыйре, герой – шагыйрь, һәм сез, балаларның якыын дусты. Ә моның шулай икәнен без, сезнең белән, бүгенге шөгель баршында күрербез.

       Мин сезгә балалар , М.Җәлил турында бик күп сөйләдем, аның шигырьләре белән таныштырдым. Ә хәзер сез үзегезнең белгәннәрегезне миңа һәм кунакларга сөйләп кңрсәтерсез.  

  1.  М.Җәлил кайда туган?
  2.  Оренбур өлкәсе, Мостафа авылында.

        Әйе, ул  Оренбур өлкәсе, Мостафа авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса кечкенәдән үк татар халык әкиятләрен тыңлап, уеннарын яратып уйнап үсә.Шуңа күрәдер, үзе дә балалар өчен шактый җырлы уеннар яза. Әйдәгез, “Күрсәт әле” уенын уйнап алыйк.

        Муса Җәлил үзе туып үскән якның табигатенә гашыйк кеше буган. Табигать, кош – корт, җәнлекләргә багышлап шигырьләр иҗат иткән. Нинди шигырьләрен беләсез?

  1. “Куян”, “Көз җитте”.

Бер бала “Көз җитте” әсәрен сөйли.

  1. Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?
  2. Табигатьне яратырга, сак мөнәсәбәттә булырга.

“Куян ” шигыре сөйләнә.

Иллюстрация күрсәтелә.

  1. Балалар, бу рәсем Муса абыегызның нинди әсәренә?
  2. Күке” әсәренә.

Күке” шигыре сөйләнә.

  1. Безгә Лилия бу шигырьне әкрен, салмак тавышы белән бик тә сәнгатьле итеп сөйләде.

Рәхмәт, Лилия. Балалар сез күке турында нәрсә беләсез? Нинди кош ул? Кайда яши? Башка кошлардан кайсы ягы белән аерылып тора?

  1. Ялгыз яши, бала чыгармый, йомыркасын чит ояларга ташлап китә.
  2. Күке турында мәкаль яисә табышмак беләсезме балалар?
  3. “Үзе йомырка басмый, баласын да басмый “.
  4. Күке” шигыре аша М.Җәлил безгә, кешеләргә нәрсә әйтергә теләгән соң?
  5. Балаларны ташламаска, һәр бала үз әти – әнисе белән яшәргә тиеш.
  6. Ә бу рәсем кайсы шигырьгә?
  7. “Әтәч” шигыренә.
  8. Балалар, М.Җәлилнең  бик күп шигырьләренә мәшһүр композиторларыбыз көйләр язганнар.

Хәзер безгә Нурбек “Әтәч” җырын җырлап күрсәтер. (җыр “Әтәч”).

       Шагыйрь әсәрләре арасында бик кызыклы шаян шигырьләр дә күп. Шундыйларның берсен ул үзенең кызына багышлап язган.  Кызының исемен хәтерлисезме,  балалар?

  1. Чулпан.
  2. Ул үзенең кызы Чулпанны бик тә яраткан. Фронтта вакытта да аңа гел хатлар язып торган.

“Мин әтигә охшаган”  шигыре  сөйләнә.

  1. Табышмак әйтәм  - тыңлагыз, җавабын тиз уйлагыз:   Нәкъ унике күзем бар,

                                                                                                      Сезгә әйтер сүзем бар,

                                                                                                      Колагымны бор гына,

                                                                                                      Уятырмын, тор гына!

                                                                                                       (Сәгать).

  1. Дөрес әйттегез балалар. Хәзер сәгатьтурында җыр җырлап китәрбез. (Җыр тыңланыла). Бу

 җыр   безне нәрсә турында кисәтә?                    

  1. Соңга калып йөрмәскә, һәр нәрсәне үз вакытында эшләргә кирәк.
  2. Әйтеп узганыбызча, М.Җәлил туган илен бик тә яраткан, аңа багышлап “Җилләр” исемле шигырь иҗат иткән. Шушы шигыре белән безне дә туган илебезне яратырга өндәгән.

(“Җилләр” шигыренә композиция).

  1. Ә менә бу иллюстрацияләр кайсы әсәрләргә?
  2. “Ишек төбендә” әсәренә.
  3. Нәрсәгә өйрәтә?
  4. Кешеләргә начарлык теләмәскә, начарлык эшләмәскә, яхшы эшләр генә эшләргә.
  5. Бу шигырьнең эчтәлегенә карап мәкаль билмисезме?
  6. Кешегә чокыр казыма, үзең барып төшәрсең.
  7. Ә бу рәсем?
  8. “Карак песи” шигыренә.
  9. Муса абыегыз нәрсә әйтергә теләгән?
  10. Урлашмаска, кеше әйберенә тимәскә.

Бер бала  “Карак песи” шигырен  сөйли.

 -     Белгәнегезчә, сугыш башлангач, М.Җәлил фронтка китә, яраланып, дошманнар кулына эләгә. Анда да ул бирешми, каләме белән көрәшүен дәвам итә. Күп шигырҗләр яза. Шуларның берничәсен искә төшереп үтик:(рәсемнәр күрсәтелә) “Сандугач һәм чишмә”, “Кызыл ромашка”.            

(“Кызыл ромашка” әсәренә композиция).

  1. Кызганычка каршы, М.Җәлил туган иленә әйләнеп кайта алмый, мәңгегә чит җирләрдә ятып

кала. Ләкин без аны беркайчан да онытмабыз, чөнки хәзерге матур, тыныч тормышта яшәвебездә аның өлеше бик тә зур.

“Чәчәкләр” шигыренә композиция. 6 кыз (чәчәкәр) чыгып басалар.

             

                        -Барыгыз, болынга, балалар!

                         Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!

                         Елмайсын күреп шат аналар,

                         Юансын боеккан күңлегез.

                        Болында күп матур чәчәкләр,

                        Барысы да татлы, хуш ислеләр

                        Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр

                        Нәкъ  сезнең иренегез төслеләр.

                        (“Чәчәкләр” биюе).

Бию ахырында барлык балалар зал уртасына чыгып басалар.

               

                 -Балалар, сез гөлләр үзегез,

                  Чыктыгыз калкып җир карныннан.

                   Һәм чәчәк аттыгыз, үстегез

                   Атагыз, анагыз каныннан.

                  Сез безгә шулкадәр кадерле,

                  Шулкадәр ягымлы, сөйкемле!

                  Ал таңы алдагы дәвернең

                  Йөзегездә чагыладыр шикелле.

                   Балалар, үсегез, балалар,

                   Дәрт биреп безнең шат күңелгә,

                   Сезгә бу  шатлыклар, рәхәтләр

                   Бит  җиңеп алынган гомергә!

Музыка  астында, кунаклар белән   саубуллашып, балалар залдан чыгып китәләр.          

                                                     

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса абый-балаларның якын дусты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре ...

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты».

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты»....

Муса Җәлил - балалар язучысы

Муса Җәлилнең биографиясе, тормыш юлы белән таныштыру. Аның балаларга язган шигыйрьләрен яттан өйрәтү.Балаларда Ватанга мәхәббәт,патриотик хисләр,кыю һәм батыр булу тәләге тәрбияләү.Бирелгән шигырь аш...

Муса Җәлил- балаларның якын дусты

Тема: Муса Җәлил- балаларның якын дусты.Максат: 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.2. Балаларның сөйләм телен камилләштерү, сүз байлыгын үстерү. 3. Шагыйрьнең  шигырьләрен...

Муса абый балаларның якын дусты

Тема: Муса абый балаларның якын дусты     Максат: Муса Җәлил иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, шагыйрь турындагы белемнәрен киңәйтү;     Тәрбия бурычы: табигат...

Муса Җәлил-балалар дусты

Муса Җәлил-балалар дусты...

“Муса Җәлил – балалар дусты”

ldquo;Муса Җәлил – балалар дусты”....