Муса Җәлил- балаларның якын дусты
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Тема: Муса Җәлил- балаларның якын дусты.

Максат: 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

2. Балаларның сөйләм телен камилләштерү, сүз байлыгын үстерү.

 3. Шагыйрьнең  шигырьләренә карата соклану һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Муса Җәлилнең портреты, чәчәкләр, китаплары; компьютер, проектор, магнитофон, театральләштерү өчен киемнәр; песи, тычкан, яулык.     

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_musa_zhlil.docx18.99 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Муса Җәлил- балаларның якын дусты.

Максат: 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

2. Балаларның сөйләм телен камилләштерү, сүз байлыгын үстерү.

 3. Шагыйрьнең  шигырьләренә карата соклану һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Муса Җәлилнең портреты, чәчәкләр, китаплары; компьютер, проектор, магнитофон, театральләштерү өчен киемнәр; песи, тычкан, яулык.      

Эшчәнлек барышы:

Исәнмесез, балалар!  Бүген безгә бик күп кунаклар килде. Әйдәгез алар белән исәнләшәбез:

Хәерле иртә, миңа

Хәерле иртә, сиңа

Хәерле иртә, безгә

Хәерле иртә, сезгә!

Бүген ,балалар, без сезнең белән Муса Җәлилнең  тормышы һәм иҗаты турында сөйләшербез. Тиздән  15 нче февральдә аның туган көне. Әгәр дә исән булса, аңа 111 яшь булыр иде.

1 слайд.

Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа.

2 слайд .

Әнисе Рәхимә апа. Ул шигъри күңелле була, шигырьләр яза. Аңа әкиятләр сөйләргә яраткан. Ә әтисе ул кечкенә вакытта вафат була.

3 слайд.

Кечкенә Муса 6 яшьтән укырга керә. Беренче шигырен ул 9 яшендә яза.

 Бәләкәй чактан ук бик зирәк, сәләтле бала була. Рәсемнәр ясарга уйнарга ярата.

4 слайд.

Аның кечкенә чагында бик яратып уйный торган уены “Чума үрдәк- чума каз” дип атала.Әйдәгез, шул уенны уйнап алабыз. Менә шулай күңелле итеп Мусаның балачагы үтеп тә киткән.

5 слайд.

Мусаның гаиләсе барлыкка килә, хатыны Әминә, кызы Чулпан туа.

6 слайд.

Муса Җәлил гаиләсен бик яраткан . Аларга багышлап язылган шигырьләре күп. Хәзер кызына атап язылган шигырен тыңлап үтик: “Бер шигырь”

7-8 слайд.

Ул нәни балалар өчен бик күп шигырьләр язган. Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Нәкъ 12 күзе бар ,

Сиңа әйтер сүзем бар,

Колагымны бор гына

Уятырмын тор гына.

Ул нәрсә? (сәгать)

Булдырдыгыз, балалар, бик яхшы. Әлеге шигырен тыңлап китик. Балалар шәһәрдә кешеләрне сәгать уятса, ә авылда нәрсә тавышына уяналар? (әтәч). Шул шигырьне тыңлыйк.

9 слайд.

Тагын бер табышмак әйтәм, сез җавабын табарсыз.

«Үзе суфи, үзе урлаша, тотсаң әле тырнаша.» Ул нәрсә? (песи.) Аның песи турында шигыре дә бар.

Әйдәгез, балалар, без бу шигырьне  кунакларга  уйнап күрсәтик әле. (Сәхнәләштерү)

10-11 слайд.

Шулай итеп , шигырьләр иҗат иткәндә сугыш башлана. Фронтка китә. Ул яраланып дошман кулына эләгә. Моабит төрмәсендә шигырьләр язуын дәвам итә. Шул шигырьләр җыентыгын “Моабит дәфтәре” дип атыйлар.

12 слайд.

Муса Җәлил – Советлар Союзы Герое, атаклы татар шагыйре. Аның исеме белән шәһәребез урамнары аталган, һәйкәлләр куелган.

Йомгаклау.

Балалар, без сезнең белән бүген ниләр эшләдек, кем иҗаты белән таныша башладык? Аның нинди шигырьләре истә калды? Алдагы дәресләрдә Муса Җәлилнең иҗаты белән танышуны дәвам итәрбез. Саубулыгыз, балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш...

Муса абый-балаларның якын дусты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре ...

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты».

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты»....

Муса абый балаларның якын дусты

Тема: Муса абый балаларның якын дусты     Максат: Муса Җәлил иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, шагыйрь турындагы белемнәрен киңәйтү;     Тәрбия бурычы: табигат...

Якын дустым светофор

Җәяүленен урамда узен ничек тотарга кирәклеген анлату. укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту,акти...

Муса Җәлил — балаларның якын дусты

Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана...

Муса Җәлил-балалар дусты

Муса Җәлил-балалар дусты...