Сабирзянова Лейсан Миннехановна

воспитатель по обучению татарскому языку

 Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. (Фәнис Яруллин)

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Повышение квалификации.

Увлечения: Рукоделие.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Тюлячи, Тюлячинский муниципальный район

Место работы: МБДОУ-Тюлячинский детский сад № 1

Звание, ученая степень: высшее

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sabirzyanova-leysan

О себе

Мин – тәрбияче! 2007 елда мин Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында  тәрбияче булып эшли башладым. Әлеге өлкәдә бик озак еллар эшләмәсәм дә, мин үземнең  эшем белән горурланам. Кечкенәдән үк без балаларны намуслы булырга, дөресен сөйләргә, Туган җирне яратырга, дуслык белән горурланырга  өйрәтәбез. Әлегедәй якты  хисләрне балаларда һәрдаим үстереп торырга кирәк. Балалар йөрәгендә кечкенәдән үк  яхшы күңеллелек, барлык тереклек дөньясына  кайгыртучанлык тәрбияләү шарт. Мин балаларга еш кына әкиятләр, хайваннар дөньясы, табигать,  Туган як, балалар турында  укыйм;  ахырдан,  укыган  буенча балалар белән нәтиҗәләр ясыйбыз. Китаплар балаларда мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләргә булышалар. Балалар яхшыны  начардан аера белергә,  кешеләрнең  эшләгән эшләренә  бәя бирергә өйрәнәләр.  Тәрбияче һәрвакыт балалар белән: бер очракта ул аларга киңәшләрен  бирә, аңлата, икенче вакытта – балалар белән бергә уйный, алар белән бергә шатлана, борчыла. Бүгенге көндә һәм киләчәктә дә без  балаларның  бәхетле булуын, шатлыктан йөзләренең балкып торуын  телибез. Без, тәрбиячеләргә, үсеп килүче буынны тәрбияләү бурычы куелган, әлеге зур ышанычны без акларга тырышачакбыз!

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Тормышның  төрле  этабында  ул төрле китаплар булды. Балачакта  - ул әкиятләр. Әкиятләр кечкенәдән үк  мәхәббәт, яхшылык, борчылу, якыннарга ярдәм итү,  кайгыртучанлык кебек  мөһим төшенчәләрне формалаштыралар.   Сонрак  Г.Әбсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы, шулай ук   Һ. Такташның шигырьләре һәм Ф.Яруллинның  китаплары. 

Моё портфолио

Мин сезне шәхси сайтымда күрүемә бик шатмын. Бу сайтта мин үземнең тәҗрибәм белән уртаклашасым, аралашасым килә. Үзегезгә кирәкле, файдалы материаллар эзләп таба алырсыз дип ышанып калам.

Мои публикации:
Материалы для родителей
Развитие речи
Разное
Сценарии праздников
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: