"Куркуын җиңгән Куян"
материал (подготовительная группа) на тему

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Куркак куян турында әкият.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kurkuyn_zhingen_kuyan.docx28.33 КБ

Предварительный просмотр:

Куркуын җиңгән Куян.

Беренче пәрдә

Кереш

Сәхнәгә авторлар  чыга.

Автор 1: Исәнмесез, балалар!

Автор 2:  Ә сез әкиятләр яратасызмы?

Автор 1:   Ә менә куркак куян турында әкият беләсезме? Алайса башлыйбыз.

Автор 2:   Җиде тау  артында түгел, ә үзебезнең урманнарда яшәгән, ди булган ди бер куян.

Автор 1:    Тик бик тә куркак булган, ди, ул, берәр  тавыш ишетсә  куркып кача икән ди.

Автор 2:   Бу куянның бик усал хатыны да булган, ди.

Автор 1:   Тагын аларның Шаян һәм Наян исемле балалары да булган.

Автор 2:   Шулай итеп әкиятебезне башлыйбыз.

 

Беренче күренеш.

Куяннар өне. Әни куян ашарга пешереп йөри.

Куян балалары уйный.

Куян балалары җыры:

Без куяннар, куяннар,

Бик шаяннар, наяннар.

Көне буе уйныйбыз,

Һич уеннан туймыйбыз.

Тәпиләрне чәп-чәп-чәп,

Колакларны шап- шап- шап.

Биибез дә җырлыйбыз.

Көне буе уйныйбыз.

Шаян. Әйдә качышлы уйныйбыз!

Наян. Әйдә. Мин беренче качам!

Шаян. Юк, мин беренче!

Наян. Мин!

Шаян. Качышлы уйныйк дип мин  беренче әйттем, мин беренче качам!

Наян. Әйдә саныйбыз. Кем чыга, шул кача.

Әке, пәке,

Кыек сәке.

Шаян ятып арыган,

Син калып тор,

Мин –чыгам!

Мин чыктым, мин чыктым! Мин качам!(Кача. Әнисе  тирәсенә качмакчы.)

Әни куян. Комачаулап йөрмәгез әле! Ашарга пешерергә кирәк. Әтиегез кайтып җитәр.

Куян керә курыккан. Аны күреп бала куяннар да дер- дер калтырый башлыйлар.

Куян.Уф!Уф!

Әни куян. Ну булды! Нидән болай курыктың?

Куян.(чак сүзен әйтә) Уф, чак качып котылдым!

Әни куян. Кемнән?

Куян. Төлкедән. Кишер алып кайтып килә идем. Шул төлкедән качып бөтен кишерем  коелып бетте.

Наян.Кишер?!

Шаян. Минем дә кишер ашыйсым килә!

Наян. Минем дә!

Әни куян. Шауламагыз әле!

Куян. Кичә умартачының этеннән чак качып котылган идем. Өченче көн бүре тырнагына эләгә яздым. Уф! Туйдырды бу куян булып яшәүләре!

Әни куян. Нишлисең инде куян булып тугач.

Куян. Юк! юк! Туйдым бу тормыштан!

Әни куян.Туеп кая барасың?!

Куян. Җитте! Яшәмим бүтән болай куян булып!

Әни куян.Тынычлан әле.

Куян. Әйттем бит инде! Туйдым куян булып яшәүдән! Туйдым! Туйдым! Туйдым!(чыгып китә)

Әни куян.(артыннан) Китеп кая барырсың соң син?!  Үз шәүләңнән үзең куркып яшәгәч.

Наян. Әти, кая киттең?

Шаян. Әти-и-и.!(елый башлый)

Икенче күренеш

Куян урман буйлап бара. Җырлый.

Урман шомлы, урман куркыныч.

Карурманда бигрәк күп ерткыч.

Их, нигә мин төлке булмаган?

Бүре булып кына тумаган?!

Куян. Ах, кемдер бар

(Куркып йөгерә башлый, тылсымчыга килеп бәрелә.)

Тылсымчы. Кая болай чабасың?

Куян. Ку-ку-куркак булгач, берни эшләр хәлем юк инде.

Тылсымчы.Ә нигә куркасың?! Батыр булырга кирәк!

Куян. Әйтүе генә рәхәт. Бүре булсам курыкмас идем дә...

Тылсымчы. Бүре булсаң?!

Куян. Әйе.Ә син үзең кем соң?

Тылсымчы. Тылсымчы!

Куян. Тылсымчы?... Тылсымла менә алай булгач. Тылсымла да мине бүрегә әверелдер.

Тылсымчы. Бүрегә?  Бүре бит ул явыз.

Куян. Ә син мине акыллы бүрегә әверелдер. Беркемнән дә курыкмый торган.

Тылсымчы.Үкенмәссеңме соң?

Куян.Үкенмәм, үкенмәм!

Тылсымчы. Йә, ярый алайса. Бүре булып яшәп кара. Йом күзеңне.

Җилләр иссен кирегә,

Тылсым килсен бирегә.

Шушы куркак куянкай

Әверелсен бүрегә!

Тылсымчы юкка чыга. Куян бүрегә әверелә.

Бүре. У! Чү?! Бүре дә булдыммыни?! (авыз-борыннарын тотып карый)Авыз! Борын?! Бүренеке(койрыгын тота) Койрык озын(бөтен җирен капшап карый) Шәп! Мин бүре булдым! Хәзер беркемннән дә курыкмыйча яшәргә була.(җырлый).

Мин бүре, мин бүре!

Мин усал, явыз бүре!

Тукта, тукта,явыз да усал да түгел бит. Акыллы һәм батыр бүре! (җырлый- җырлый китә)

Мин бүре,мин бүре,

Акыллы, батыр бүре.

Башка бүреләр күк түгел,

Акыллы, матур бүре!

Өченче күренеш

Урман аланы Керпе гөмбә җыеп йөри.Тиен керә.

Тиен. Исәнме, Керпе дус!

Керпе. Исәнме, Тиен дус! Тиен. Керпе дус кара әле мин күпме гөмбә җыйдым.

Тиен. Менә мин дә никадәр гөмбә җыйдым.

Керпе һәм тиен җыры.

Урман- туган йортыбыз.

Урман- безнең анабыз.

Шушы урман булганга

Без дә яши алабыз.

Әйдә, җыйыйк гөмбәсен,

Әрәм була күрмәсен

Монда гөмбә күп икән,

Аю, бүре юк икән!

(бүре җырлаганы ишетелә)

Бүре тавышы. Бүре булсаң, туганнар,

                       Яшәү рәхәт урманда!

Тиен.Чү! Кем булыр бу?

Керпе. Белмим шул.

Бүре тавышы.   Керпе,тиен, аюлар,

                           Барысы минем дуслар!

Тиен. Безне үзенең дуслары диме?! Кем икән бу?

Керпе. Кара әле, бүре бит ул!

Тиен. Кайчаннан бирле бүре безнең дус булды әле?!

Керпе. Бәлки, акыллы бүредер. Безнең белән дуслашасы киләдер.

Тиен.Син теләсәң ни эшлә, мин качам. Бүрегә ышанып харап буласым килми. (кача,бүре чыга)

Бүре керпе янына килә. Керпе аны күреп йомарлана.

Бүре. Керпе, дус, нигә миннән куркасың? Мин сиңа тимим бит.

Керпе. Ышан сиңа. Тиен дә чак качып котылды үзеңнән.

Бүре.Тиенгә дә тими идем, үзе  качты.

Керпе. Һәм дөрес эшләде дә. (Керпе китә.)

Бүре. Керпе дә курыкты. Инде нишләргә? Булмады бит әле бу. Өйгә кайтырга кирәк.

Дүртенче күренеш.

Куян өне. Куян балалары күбәләк куа-куа керәләр. Наян тота алмый.

   Шаян. Бир, ятьмәне үзем тотам.

   Наян. Юк, үзем тотам!

   Шаян. Тотсаң, алай егылып ятмас идең.

   Наян. Бир диләр  (ятьмәне тартып алып Шаянның башына киертә). Менә шулай тоталар аны.

   Шаян. (елый). Әни! Әни!!!

   Әни куян (керә). Һай, шуларны! Әтиләре  дә каядыр китеп югалды!

   Бүре тавышы. Әнисе, мин кайттым!

   Наян. Әти, әти кайтты!

   Бүре (керә). Мин кайттым , әнисе.

   Әни куян. Бүре?! Бүре!!! Һай , балалар, беттек, качыгыз! (Берәм-берәм качып бетәләр)

   Бүре (артларыннан.) Әнисе, дим, балаларым! Шаян! Наян! Бу бит мин, әтиегез! Кая качасыз? Качтылар. (Аптырап, нишләргә белмичә йөри.) Каян эзләп табасы инде аларны? Әнисе, әнисе дим?! Балалакайларым! Шаян, Наян! Сез кайда?! Нишләргә инде? (Тылсымчы килеп чыгып, бүрене тыңлап тора, сискәнеп килә) Ә? Бу син икәнсең әле, тылсымчы.

   Тылсымчы. Теге куркак куянмыни  әле син?

   Бүре. И-ие шул, бу мин. Бөтенесе дә миннән курка. Бөтенесе миннән кача. Үз куяннарым булып, алар ды качты.

   Тылсымчы. Каян китеп синең куяннарың булсын ди инде алар хәзер?!

   Бүре. Минеке булмый, кемнеке булсын?!

   Тылсымчы. Син, син бит хәзер бүре. Үз бүреләрем диген инде син.

   Бүре (куркып). Бүреләрем?

   Тылсымчы. Әйе, бүреләрем. Бүреләр тирәсендә йөрсәң, берсе дә качмас үзеңнән.

   Бүре. Син нәрсә, тылсымчы?! Ничек барыйм ди мин бүре хәтле бүреләр янына? Ә, дигәнче ботарлап ташлыйлар бит алар мине.

   Тылсымчы. Бүре бүрегә тия  димени!

   Бүре. Чынлап та шулай бит. Бүре бит мин. Тәвәккәлләп карыйм микән әллә.

  Тылсымчы. Бүре булам, дидең бит. Күрсәт менә бүре икәнлегеңне. (Бүре бик озак икеләнә. Бер бара, бер кире кайта. Барсаң, барасың, бармасаң, яңадан куян итәм дә куям үзеңне. ( Бүре як-ягына куркып карана-карана , авыр гына чыгып китә.)

   Бүре. Китүен, китәм инде,

             Алда ни көтә мине?..

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

                                         Бишенче күренеш

                                    Урман аланы.Ике  бүре күренә.

    Ата бүре. Белеп үс, улым, бүре урманда иң усал, иң явыз, иң көчле ерткыч!

    Барлык җәнлекләр дә бездән куркып тора! Син дә шундый үсәргә тиеш!

    Бала бүре. Ничек була соң ул усал булу?

    Ата бүре. Берәр җәнлек килеп чыкса, син куркып калмаска тиеш! Менә шунда усаллыгың күренә инде.

    Бала бүре. Белдем, белдем!

    Ата бүре. (Иснәнә.) Улым! Куян исе килә 

   Куркып кына Куян-бүре килеп керә. Куян-бүре качарга маташа, аннары калтыранып туктап кала.           

    Куян-бүре. Нишләп синнән куян исе килә?

    Куян-бүре. Куян исе? Белмим шул. Барыбер бүре мин.

    Ата бүре. Ә бүре булып ни эшли беләсең?

    Бала бүре. Ие, ие! Нишли  беләсең? Менә минем кебек улый беләсеңме?

Улап күрсәтә. Бүре-куян улап карый, ләкин барып чыкмый, бүреләр мыскыллап көлешә. 

    Ата бүре. Тагын нәрсә эшли беләсең бүре булып?                        

    Куян-бүре. Бүреләр эшләгәннең барысын да эшлим!

    Ата бүре. Бар, безгә куян тотып алып кайт! Ач чак, ачулы чак! Аңладыңмы?

   Куян-бүре. Ә-ә-ә йееее.

   Ата бүре. Тиз бул! У-у! Нишләптер, шикле бүре бу. Без болай итик әле: син, улым, аның  артыннан күзәтеп бар, ни  эшләр икән?

    Бала бүре. Ярар Әтием! (Китә.)

Алтынчы күренеш.

Куяннар өне.

    Куян-бүре. Кайтып җитүен, җиттем. Әмма ни эшләргә икән соң?  Үз балаларымны бүреләргә  илтеп  бирә  алмыйм бит инде. (Як-ягына карана.) Әнисе? Балакайларым! Кайда соң сез? Бу мин әтиегез бит сезнең!

                            Бал бүре агач артынна күзәтә.

    Ана куян  (агач артыннан, кыюсыз гына) . Ни кирәк сиңа? Ни эшләп һаман бу тирәдә йөрисең? Әтиебезне харап иттең мәллә син? Инде безнең башка җитмәкче буласыңмы?

    Куян-бүре  (елардай булып) . Әнисе , мин бит бу, мин, куян, әтиегез. Курыкма миннән.

   Ана куян  (аптырап, качкан урыныннан чыга).  Ни сөйлисең син?!

    Куян-бүре. Үзем теләп, тылсымчыга әйтеп  бүрегә булдым бит.

    Ана куян. Нәрсә...?!

    Бала бүре  (качкан җиреннән).  Менә сиңа мә!

    Ана куян. Ни эшлибез соң инде хәзер? Кем коткарыр безне бу бәладән?  (Балаларына.)  Балалар, курыкмагыз, килегез әле монда. (Шаян әнисе янына чыга.)  Ә кызым кайда соң?  (Наян бүре малае качып торган җиргә килеп чыга, бүре малаен күреп , туктап кала.)

    Наян. Абау! Бүре! Әнием, әтием, бүре! (Бүре малае Наян янына килә башлый).

    Куян-бүре. Кызым! Хәзер мин сине....(Бүре малае куркып качып китә.)

    Наян. Әтием! (Куян-бүрене кочаклап ала.)

                              Тылсымчы пәйдә була.

     Тылсымчы. Йә, куркак куян, хәлләрең ничек?

    Ана куян. Нишләп куркак булсын ул? Күрдеңме аның батырлыгын?!

    Тылсымчы. Күрдем. Аңладыңмы инде, бүре булып кына батыр булып булмый ул. Батырлык синең үз йөрәгендә булсын. Моннан соң курыкмый яшә.

Тылсымлый. Бүре-куянне  киредән куянга әверелдерә.

    Куян. Колагым  (колакларын тота) – озын! Куянныкы! Койрыгым – кыска!  (Бөтен җирен капшап чыга.)  Ур-ра! Мин яңадән куян булдым! Рәхмәт, тылсымчы. (Барысы да шатланалар.)

    Куян  (җыр башлый).

                           Котылдым бүре булудан,

                           Куян булдым яңадан!

                     Төрле яктан куянна, тиен, керпе килеп чыга.

                          Бездән  башка бик күңелсез

                          Булыр иде урманга.

                          Һич кенә дә үкенмибез

                          Куян булып туганга!

                          Керпе булып туганга!

                          Тиен булып туганга!

 Автор 1: - Менә  үзегез дә күреп тордыгыз, куян да бүре булып яшәп карады.

Автор 2:  Ә иң әйбәте   – үзең булып  яшәү!

Автор 1: Урман булгач, куяннары да, бүреләре дә, тиеннәре дә, керпеләре дә булырга тиеш бит инде аның!

Автор 2:         Урман булгач, яши анда

                         Куян, тиен, керпе дә!

                         Һәммәсе дә үз урынында,

                         Артык түгел берсе дә!

Автор 1:         Рәхәтләнеп яшик бергә,

                         Бу урманнан кем туйган!

                         Урман күрке булып яшә  –

                         Куркуын җиңгән куян!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу “Куян” темасына әвәләү.

Әвәләу шогыле. Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу  “Куян” темасына  әвәләү....

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Куян кызы

Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды). Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру,...

Ачык дәрес. Ел фасыллары белән куян кунакта!

Максат: Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү,балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, 10 һәм 5 эчендә санау, геомет...

II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлеге "Куян".

II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлегенеңконспекты..Максат: балаларны берничә өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, уч төбендә түгәрәк әвәләү ысулларын камилләштерү, б...

“Куянның туган көне”

План - конспект нод в старшей группе....