Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Куян, тартма, яшелчәләр рәсеме, кояш рәсемнәре.

Барышы: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Кәефегез ничек? Әллә бу кояш кебек монсумы? (юк). Әйдәгез әле, менә бу кояш кебек елмаябыз. Бер- беребезнең кулларын тотыгыз да,иптәшләрегезгә карап, ягымлы итеп елмаябыз. Менә без нинди матур,сөйкемле. Безгә карап кояш та елмая. Күрәсезме сезнең елмаюдан бүлмәбез тагын да яктырып китте. Миндә сезнең белән елмаям.(ишек шакыйлар).

-Балалар, ишек шакыйлар түгелме. Кунакны чакырмыйча булмас.Керегез, кер. Рәхим итегез.(куян керә).

Куян: Исәнмесез, балалар. Бу мин – куян булам. Нинди матур балалар җыелган икән монда. Әйдәгез танышыйк әле. Мин Йомшаккай булам. Сезнең исемегез ничек?(танышып чыга). Сез зурлармы, әллә кечкенәләрме? (җаваплар).

-Ә син үзең кечкенәме,әллә зурмы?

Куян: Әйтмим әле, үзегез белегез.

-Әйдәгез балалар,куянга ничә яшь икәнен исәпләп чыгарабыз. Мин саннар күрсәтәм, ә сез нинди сан икәнен әйтерсез.( 1; 2; 3)

Куян: юк, юк, әйе.

-Балалар, куянга ничә яшь булды? 3.

Куян: Дөрес,миңа 3 яшь. Балалар, ә сез уйнарга яратасызмы?

-Яратабыз. Ә без синең турында бер уен беләбез.(куянны уртага куябыз). Хәзер “Куян кунакка бара” дигән сүзле-хәрәкәтле уен уйнап алабыз.

                Матур куян юына:

                Башын юа, кулларын юа,

               Аякларын юа, чиста була һәм кунакка бара.

Куян:Балалар, миңа сезнең уен бик ошады. Чынлап та, минем кунакка барасым бар.  Мин сезгә серле тартма бүләк итеп калдырам.

-Рәхмәт,Йомшаккай. (куян чыгып китә). Балалар,әйдәгез, серле тартманы ачып карыйбыз, нәрсә бар икән эчендә. Әйдәгез 3 кә хәтле саныйбыз, аннары мин тартманы ячам.

-Балалар, бу нәрсә? Кыяр. Кыяр нинди төстә? Ак түгелме? Дөрес, кыяр яшел төстә.

-Балалар,сезнең яшелчә буласыгыз буламы? Хәзер мин сезне яшелчәләргә әйләндерәм. Күзләрне йомыгыз, кулларыгыз белән, өч тапкыр чәбәклибез.       (  балаларның  башларына битлекләр кидерелә). Күзләрне ачтык.

-Балалар, миңа карагыз әле, сез нәрсәләргә әверелдегез? Син нәрсә булдың? Ә син нәрсә булдың? Һ.б. Сез барыгызда яшелчәләргә әверелгәнсез икән. Мин сезгә берничә яшелчәләр турында табышмак әйтеп  китәм, ә сез җавабын бирерсез.

1.Озын яшел-түтәлдә,

   Сары,тозлы-кисмәктә.(кыяр)

2.Җир астында җиз бүкән,

   Һәркөн ашыйсың, иркәм.(бәрәңге)

3.Үсеп утыра бер чүлмәк,

   Өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

4.Үзе йомры-ай түгел,

   Төсе сары-май түгел.

   Ул нәрсә?(шалкан)

5.Өч кат тун кигән,

   Кем салдырса,шул елый.(суган)

-Булдырдыгыз, балалар. Болар барысыда нинди сүз белән йөри әле? (яшелчәләр). Әйе,табышмаклар барысыда яшелчәләр турында.

-Балалар, бүгенге дәрестә сез бик актив катнаштыгыз, кәефегез дә яхшы иде, менә бу кояш кебек балкып тордыгыз. Алга табада кәефегез күтәренке булсын. Рәхмәт сезгә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларның эт турында күзаллауларын киңәйтү: күзләре түгәрәк,сизгер колаклар,үткен тешләре,тәпиендә тырнаклар,гәүдәсе куе йон белән капланган.Этләрнең төрлелеге: зур,кечкенә,куе йонлы,озынча,һ...

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)

Максат:  Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә  белән туклануы турында аңлату.Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.  Барышы:Тәрбияче...

Тема: Ашамлыклар. Тирә- юнь белән танышу. Уртанчылар төркеме.

Максат: Яңа сүзләр өстендә эшләү: ашың тәмле булсын, ботка, аш, җимеш суы. Сөйләм үстерү өстендә эшләүне дәвам итү. “Рәхмәт”, “Рәхмәт сезгә”, “Ашың тәмле булсын” дигән сүзләрне сөйләмдә куллана белерг...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

Конспект игровой деятельности с детьми 2 младшей группы по обучению детей татарскому языку Тема: “Алсу кунакка килгән. ”

Цель: Формирование у детей младшего возраста умения различать основныецвета (кызыл, яшел,сары, зәңгәр)Обучающие задачи: Закрепить с детьми понятия «семья» и «дружба».Продолжать...