Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.

Материал:Конверт белән кош рәсемнәре, йорт хайваннарының рәсеме.

Барышы:1.Оештыру өлеше. Занятиегә кирәкле барлык материалларны барлау. Матур итеп басу, исәнләшү.

2.Дежурныйның рапортын тыңлау.

-Бүген көн аяз, җылы. Түбә кыегыннан тамчылар тама, бу яз җитүен аңлата. Җил юк. Кояш көннәкөн җылыта.

3.Бездә кышлаучы һәм җылы яктан кайтучы кошларны атап чыгу. (хат килә). Хат эчендә кошлар  рәсеме, балалар кошларның исемен һәм кышын бездә яшиләрме, юкмы шуны әйтәләр.

Кышлаучы                                                            Кайтучы

Ала карга                                                           Кара карга 

Песнәк                                                                Сыерчык

Чыпчык                                                              Кыр казы

Чәүкә                                                                  Кыр үрдәге

Тукран                                                               Тургай

Күгәрчен                                                            Сандугач

-Ни өчен кышламыйлар? Агачларда, үләннәрдә яфраклар корый. Алар корыгач бөҗәкләр булмый.

4.Йорт хайваннары белән табышмаклар әйтү ярдәмендә танышу һәм яшәү шартлары турында сөйләшү.

-Балалар, бүген без сезнең белән йорт хайваннары белән танышырбыз. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавабын кул күтәреп кенә әйтерсез.

а)     тимерче дә түгел

        балта остасы да түгел

       үзе авылда беренче эшче(ат).

б)   иртән бик иртә тора

      канат кагып кычкыра

     -кикрикүк!кикрикүк!

      тор иртәрәк, эшен күп(әтәч).

-Бик яхшы балалар. Бу хайваннарны, кошларны кем асрый?(кеше). Алар кайда торалар?(абзарда). Бу хайваннар, кошлар барысында йорт хайваннарына керәләр, чөнки аларны кеше асрый.

5.”Югалган хәрефләр” (тавык).

6.Ял итү. “Куянкай”уены.

7.”Гөлбакча”китабыннан “Бүре аларны нигә ашаган”әкиятен уку. Бүлмәгә елап куян керә.

-Минем әкият сөйлисем килә.

-Йә, елама куян, әйдә алайса икебез балаларга әкият күрсәтәбез.( әкиятне күрсәтү).

-Әкият сезгә ошадымы? Явыз бүрегә хайваннарны көче җиткәнме? Юк.

-Ни өчен? Чөнки алар бергә бармаганнар, усал бүре аларны ашаган.

8.Йомгаклау.

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларның эт турында күзаллауларын киңәйтү: күзләре түгәрәк,сизгер колаклар,үткен тешләре,тәпиендә тырнаклар,гәүдәсе куе йон белән капланган.Этләрнең төрлелеге: зур,кечкенә,куе йонлы,озынча,һ...

Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)

Максат:  Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә  белән туклануы турында аңлату.Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.  Барышы:Тәрбияче...

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

Тема: Ашамлыклар. Тирә- юнь белән танышу. Уртанчылар төркеме.

Максат: Яңа сүзләр өстендә эшләү: ашың тәмле булсын, ботка, аш, җимеш суы. Сөйләм үстерү өстендә эшләүне дәвам итү. “Рәхмәт”, “Рәхмәт сезгә”, “Ашың тәмле булсын” дигән сүзләрне сөйләмдә куллана белерг...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Конспект занятия на тему «Йорт хайваннары»

Эшчәнлек барышы.Тема: “ Йорт хайваннары “Бурычлар:Танып белү.1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү;2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү;3. йорт хайваннарына кара...

Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар (уртанчылар торкеме)

Максат:1. Балаларның йорт һәм кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, тышкы билгеләре, үзенчәлекләре, һәм файдалары турында белем бирү ....