Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу “Куян” темасына әвәләү.
материал по аппликации, лепке (старшая группа) по теме

Назмутдинова Миляуша Мансуровна

Әвәләу шогыле. Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу  “Куян” темасына  әвәләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vlu_shogel.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

                                Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

                                         “Сандугач” Смәел балалар бакчасы

                          Күмәк   шөгыль   эшчәнлеге.

           

             Әйләнә- тирә белән танышу

            “Куян” темасына әвәләү

                                                Тәрбияче:

                                                                        Назмутдинова  М.М.

                             Күмәк шөгыль эшчәнлеге.

                          Әйләнә - тирә белән танышу

                          “Куян” темасына  әвәләү.

 

 Программа эшчәнлеге: алдагы шөгыльләрдә өйрәнгәг алымнарны кулланып “Куян” әвәләү. (шар, овал). Сылап тоташтыру алымын куллану.

Балаларда үз эшеңне ахыргача башкару теләге уяту. Бармак чукларын ныгыту.

   Балаларның көз турында булган белемнәрен ныгыту; каен, миләш, өрәңге агачларының яфракларын формасы буенча тану һәм аларны аеру.

Үз эшеңне һәм иптәшләреңнең эшен бәяләргә өйрәтү. Балаларның кызыксынучанлыкларын, игътибарлыкларын үстерү.

Методик ачкыч.

Балаларның исләренә төшерү:   - көз билгеләре.

  • Көз турында  шигырьләр.

Балаларга нәрсә белергә кирәк:

  • куяннар кайда яши,
  • ни өчен куяннар төсләрен үзгәртәлә

Балаларга нәрсә эшли белергә кирәк:

  • пластилиннан шар, овал әвәләргә.

Өйрәтү алымы: диолог, аңлату, репродуктив (тыңлау, карау).

Кирәкле материал:  әвәләү өчен пластилин, һәр бала өчен каен, миләш, өрәңге яфраклары; такта, стакан белән су, салфетка , музыка.

Организация : төркемләп.

                                         

                                        Шөгыль барышы.

I     Оештыру өлеше.

     

      Хәерле көн .

- Балалар карагыз әле безгә бүген бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән  исәнләшик, аларга хәерле иртә телик.

          - Хәерле иртә, миңа

             Хәерле иртә, сиңа,

             Хәерле иртә, безгә,

            Хәерле иртә сезгә.

- Балалар безнең бүген гади генә шөгыль түгел. Сезнең белән без бүген урманга барабыз, башта без яфракларга әверелик. (талгын музыка яңгырый) ( балалар тәрбияче сөйләме буенча  хәрәкәтләр ясыйлар)

 -Әкрен генә бер урында әйләнегеэ, һәм яфракларга әйләнегез

      Шигырь!

- Талгын гына җил чыкты. Яфраклар  минем арттан очыгыз. Һәм аланлыкка килеп чүгәләгез.

   (Балалар чүгәлиләр)

  1. Актуальность.

-  Балалар, карагыз әле нинди матур алан (балалар акрын гына басалар), монда нинди матурлык, ул агачларда  нинди генә төсләр юк.

- Бу елның кайсы вакыты икән?

- (..........)

- Ә  ни өчен яфраклар төсләрен үзгәрткәннәр, ни өен алар коелалар?

- (.......)

- Балалар  агачлар кышка әзерләнәләр. Аларның бөреләрен сагызсыман тышча каплап ала. Ул тышча аларны кышкы салкыннардан саклый.

 -Көз агачларны нинди төсләргә буяды.

- (.......)

- Бу күренеш нәрсә дип атала?

- ( Яфрак коелу)

- Балалар сез көз турында шигырьләр беләсезме.

- (теләгән балалар сөйли) 2-3 бала

- Әйдәгез бер уен уйнап алабыз. Уен “ Бу яфрак кайсы агачныкы дип атала” Мин сезгә яфрак күрсәтәм, кемдә шундый ук яфрак бар миңа шул яфракны күтәреп күрсәтәсез. Ләкин мин башта сезнең белемнәрегезне тикшерәм, сез яфракларны таныйсызмы икән.

- Бу яфрак кайсы агачныкы? (каен)

- Ә бусы?   (Миләш)

- Менә монысы? (Өрәңге)

  (2-3 тапкыр уйнала)

III  Яңа материал өйрәнү.

      - Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын әйтерсез.

    Куян турында табышмак

- Куяннар кайда яши?

   (Урманда)

- алар нәрсә белән тукланалар?

- !

_ Ни өчен алар төсләрен үзгәртәләр? ( кыргый хайваннардан        !

 

_Балалар безнең аланда да бер куян качып утыра. Әйдәгез  эзлик әле аны. (Балалар               аны эзлиләр, табалар)

 - Куян нинди? ( Йомшак, күзләре түгәрәк, колаклары озын, койрыгы кыска һ.б.)

-Балалар  куян турында табышмак уйлыйк әле.?

        ( Озын колаклы кыска көйрыклы нәрсә ул?)һ.б

-  Бик рәхмәт. Бик булдырдыгыз.

- Ә хәзер әйдәгез поездга утырыйк та, бакчага кайтыйк әле. Куянны да үзебез белән алыйк.

    ( Тәрбияче артына тезелеп басалар. “Зәңгәр вогон “ көенә кайталар)

- Без аз гына арып киттек . Барыбызда паласларга утырдык. !  Хәзер мин сезгә ничек итеп куян әвәләргә кирәклеген өйрәтәм  

Өйрәтү.

                          Физкультминутка !

IV    Балалар хәзер җайлап кына үз урыннарыгызга утырыгыз һәм эшне башлыйк.

       

      Әзер эшләрне аланга куябыз.

V    Йомгаклау.

- Балалар бүген без сезнең белән кая бардык әле? (урманга)

 Менә алан тулы куяннар. Кем сөйли, сезгә кайсы куян ошады.

_ Ә миңа барлык эшләрдә ошады.

                                           Бүләк бирәм

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә  сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге "Мияуның туган көне" темасына белем бирү эшчәнлеге

Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы  сүзләре исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү (рус балаларын татар теленә өйрзтү)....

Балалар бакчасында тәрбия эшчәнлеге темасына чыгыш

Бу чыгышта сүз балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә халык аваз иҗатының әһәмияте турында бара...

Зурлар төркемендә сәнгати-эстетик үсеш буенча "Кышкы күңел ачулар" темасына рәсем эшчәнлеге конспекты.

Конспектта ФДБС таләпләренә туры китереп эшчәнлекнең максаты, методик алымнар, ярдәмлек, оештыру (мотивация, актуальләштерү), барышы, тәмамлау (рефлексия) өлешләре чагылдырыла....

"Яз килә,яз!" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркемендә, сөйләм телен үстерү буенча , "Яз" темасына уку елы азагында үткәрелгән ачык шөгыль...

Кечкенәләр төркемендә "Сөйләм үстерү" эшчәнлеге буенча "Гаилә" темасына конспект

Шөгыльнең максатлары:Балаларга гаилә турында, гаилә әгъзалары турында төшенчә бирү; туганнар, туганлык җепләре турында аңлату; балаларда  аңлау һәм уйлау сәләтен үстерү, сеңел, эне, дәүәни, дәү ә...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...