Кечкенәләр төркемендә "Сөйләм үстерү" эшчәнлеге буенча "Гаилә" темасына конспект
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Губайдуллина Фарида Ильдусовна

Шөгыльнең максатлары:Балаларга гаилә турында, гаилә әгъзалары турында төшенчә бирү; туганнар, туганлык җепләре турында аңлату; балаларда  аңлау һәм уйлау сәләтен үстерү, сеңел, эне, дәүәни, дәү әти сүзләрен кулланышка кертеп сүзлек байлыгын арттыру, үз гаиләң турында сөйләргә, гаиләдәге кешеләр турында матур сүзләр кулланып әйтергә өйрәтү; үз гаиләң белән горурлану хисе тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Кечкенәләр төркемендә "Сөйләм үстерү" эшчәнлеге буенча
"Гаилә" темасына конспект

Тәрбияче: Гөбәйдуллина Ф.И.

Тема: “Гаилә ”

Шөгыльнеңмаксатлары:Балаларгагаиләтурында, гаиләәгъзаларытурындатөшенчәбирү;туганнар, туганлыкҗепләретурындааңлату;            

балаларда  аңлауһәмуйлаусәләтенүстерү, сеңел, эне, дәүәни, дәүәтисүзләренкулланышкакертепсүзлекбайлыгынарттыру, үзгаиләңтурындасөйләргә, гаиләдәгекешеләртурындаматурсүзләркулланып әйтергә өйрәтү;

 үзгаиләңбеләнгорурланухисетәрбияләү.

Җиһазлау: Уенчык песи баласы,туп, уенчык  сандык,  “Елмаю” җыры,гаиләәгъзаларысурәтләнгәнрәсем,  3 аккәгазь бите, 3 комплекттарәсемнәр (әби, бабай, әти, әни,апа, абый,сеңел, эне),  кешенең бит силуэты, кызыл төсле карандашлар, кечкенә йөрәкләр бала санынча, кечкенә кояшлар һәм бер зур кояш.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Иртән балалар уяндылар,
                   Балалар бакчасына килделәр,
                   Ә анда иртә баштан кунаклар җыелган.  
                   Балалар сөенделәр  бер түгәрәккә җыелдылар
                   Кулны кулга ныгытып тотындылар
                   Һәм бер-берсенә карап елмаю бүләк иттеләр.        

Әйдәгез хәзер балалар,  килгән  кунакларга елмаю бүләк  итик  һәм исәнләшик алар белән.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Ә хәзер миңа гына карыйбыз.Балалар без сезнең  белән бүген гаилә турында сөйләшербез.
Песи тавышы килә.

Тәрбияче: Балалар сездә ишеттегезме? Нәрсәдер кычкыра име.
Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Нәрсә икән ул, карыйм әле.(Ишекне ача, песи баласын алып керә).
-Менә балалар нәрсә икән ул?
Балалар: Песи баласы.

Тәрбияче: (Песине сыпыра) Ни булды сиңа, нигә шулай кычкырасың?

Песи баласы: Урамда  уйнап йөри идем Актырнак килдедә “бар монда йөрмә гаиләңә кайт ” дип мине куып җибәрде. Мин бит әле бик кечкенә, нәрсә соң ул гаилә? Мин белмим, менә шуңа кычкырып гаиләмне эзләп йөри идем. Сез миңа булыша алмассыз микән?

Тәрбияче:Балалар,булышабызмы песи баласына?

Балалар: Булышабыз.

Тәрбияче: Тик башта әйдәгез менә шушы туп ярдәмендә танышып китик песи баласы белән. Минем исемем – Фәридә Ильдусовна, менә шул тәртиптә дәвам итәбез

Песи баласы: Минем исемем – Йомшаккай. (Тупны бер балага бирә, шулай итеп һәр бала үзенең исемен әйтеп чыга. Әйтә алмаган балаларга тәрбияче булыша. )

Тәрбияче: Гаилә – ул, әти, әни, әби, бабай. апа, абый яки эне, сеңел. Алар бергә, бер өйдә яши.Әйдәгез песи баласына гаиләдә кемнәр булуын күрсәтик. Урындыкларга утырыйк.

 Гаилә рәсеме буенча эшләү.

Тәрбияче:  Менә бу рәсемдә кемнең кем булуын әйтеп чыгыйк әле.

(Балалар песи баласына рәсемдәге гаиләдә кемнәр булуын әйтәләр

Балалар:Бабай, әби, әти, әни, апа, абый, эне, сеңел, мин – менә бу гаилә була.

Тәрбияче:Балалар, бабайны тагын - дәү әти дип , ә әбине -дәү әнидип тә әйтәләр. Әйдәгез бергә кабатлыйк әле: дәү әти, дәү әни.

Балалар:(Кабатлыйлар).

Тәрбияче:Балалар әйдәгез “Безнең гаилә” дигән бармак уенын уйнап алыйк әле.
Бу бармак - бабай,
Бу бармак – әби ,
Бу бармак – әти ,
Бу бармак – әни ,
Бу бармак – бәби ,
Аның исеме – чәнти .  
Булдырдыгыз!

Уен.“Гаилә әгъзаларын төзе”

Тәрбияче: Ә хәзер рәсемнәр ярдәмендә гаилә төзибез.(Уенда өч яки аннан да күбрәк  бала катнаша ала. Өч ак кәгазь бите һәм өч комплект рәсемнәр: әби, бабай, әти, әни, апа, абый, сеңел, эне ). Балалар әйдәгез сез үз гаиләгезне төзеп карагыз әле. Менә монда өстәлдә рәсемнәр бар шулар ярдәмендә үз гаиләгезне төзегез. Сезнең гаиләдә кемнәр яши?

Тәрбияче: Балалар гаилә кечкенә була ала. Мәсәлән: әти, әни һәм бер бала. Зур гаилә  – анда берничә бала була. Алар  – туганнар. Гаиләдә  зурлар һәм кечкенәләр бергә, бер – берсе турында кайгыртып,  дус – тату яшиләр.

Үзләре төзегән рәсем буенча сөйләү “Минем гаиләм”.

Тәрбияче: Сезнең гаиләдә  кемнәр яши? (Әти – әни,апа- сеңел, абый- эне, дәү әни, дәү әти)

Ә хәзер бергәләп ял итеп алыйк.

Физкультминутка

Тәрбияче:   Барыбызда торып бастык
Бер, ике, өч,бер, ике, өч (
кул чабалар)
Минем өйдә кем яши? (
аяклар белән атлап торалар)
Бер, ике, өч,бер, ике, өч (
бер урында сикерәләр)
Әти, әни, абый, апа  (
кулларны чәбәклиләр)
Песи- Актәпи, аның ике баласы (
гәүдә белән уңга, сулга иелү )
Минем чаян көчегем һәм мин (
гәүдә белән уңга, сулга борылу )
Менә бу минем тату гаиләм (
кул чабалар).

Ял итеп алдык, урыннарга утырдык.

Тәрбияче: Үз гаиләң, үз туганнарың турында кайгыртып яшәргә кирәк. Гаиләдә бер – берең белән ягымлы, матур сүзләр әйтеп сөйләшсәң, бигрәк тә әйбәт була.

 Уен “Матур сүзләр”

Тәрбияче: Без сезнең белән “Матур сүзләр” дигән уен уйнап алырбыз.Балалар, сез үзегезнең әниләрегезне яратасызмы?

Балалар: Әйе, яратабыз.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле минем нинди матур серле сандык бар. Әйдәгез без бу серле сандыкны әниләребез турында  матур, ягымлы сүзләр белән тутырыйк. Ә инде сандыкны ачкач сезнең матур сүзләрегез әниләрегез янына очарлар. Әни нинди? Сезаңа яратып тагын кем дип дәшәсез? (Сандыкның авызын ача).

Балалар: Матур, әйбәт, сөйкемле, әнием, яратам, һ.б. (читенсәләр әзерәк булышам).

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Менә күпме матур, ягымлы сүзләр җыйды серле сандык. Сандыкны ябып торыйк, сезнең әниләрегез турында әйткән сүзләрегез югалмасыннар, очып адашмасыннар. (Сандыкны ябып тора).

Тәрбияче: Сез үзегезнең әтиләрегезне яратасызмы?  Әйдәгез хәзер без бу серле сандыкны әтиләребез турында  матур, ягымлы сүзләр белән тутырыйк. Ә инде сандыкны ачкач сезнең матур сүзләрегез әтиләрегез янына очарлар. Әти нинди?Сез аңа яратып тагын кем дип дәшәсез? (Сандыкның авызын ача).

Балалар: Көчле, кайгыртучан, эшчән, батыр,матур, әтием,  һ.б.

Тәрбияче: Ай-яй балалар, серле сандыкны әтиләрегез турында да ягымлы сүзләр әйтеп тутырдыгыз. Сандыкны ябып торыйк, сезнең әтиләрегез турында әйткән сүзләрегездә  югалмасыннар, очып адашмасыннар. (Сандыкны ябып тора).

Тәрбияче:(Песи баласына күрсәтеп) Менә Йомшаккай син дә әниеңә яратып- әнием дип, ә – әтиеңә әтием дип эндәшә аласың.

Тәрбияче: Нинди рәхәт, өйдә әти әниегез, әби- бабаегыз, абый – апагыз, эне – сеңлегез булуы. Бу – гаилә дип атала. Гаиләдәге кешеләр бер берсен яратырга һәм бер – берсен кайгыртып яшәргә тиеш. Ә гаиләләр кайда яши?

Балалар: Өйләрдә яшиләр.

Тәрбияче: Әйе балалар дөрес гаиләләр җылы, матур, якты өйләрдә яшиләр, әйдәгез  без ял итеп алыйк.“Өй” дигән яңа бармак уены уйнап алабыз. Минем арттан кабатлап һәм хәрәкәтләрне күрсәтеп барыгыз яме . Барыбызда бастык.

Өйнең түбәсе бар(балалар кулларын баш очына очпочмак ясап куялар),
Өйнең ишеге бар(
уч төпләрен күкрәккә куялар),
Ә ишектә йозак бар (
кулларын кул чабкан кебек итеп куяларда бармаклар б-н кысалар).
Кем ачар икән аны? (
кулларны шул килеш әйләндергәлиләр).
Тук-тук, тук-тук,
Ишекне ачыгыз мин сезнең дустыгыз! (
уч төбенә йодырыклары белән шакыйлар).

Песи баласы: Мин гаиләнең нәрсә икәнен белдем, мин үземнең гаиләмне сагындым тизрәк өйгә кайтасым килә. Миңа сезнең янда булу бик ошады, мин бик күп нәрсәләр аңладым,

Тәрбияче: Ярар Йомшаккай, сине кечкенә балалар Зөлфия апа белән өеңә, гаиләң янына озатып куярлар .

Тәрбияче: Балалар Песи баласы киткәнче әйдәгез серле сандыкны ачып карыйк. (Сандыкны ача) – Ай-яй-яй балалар сезнең әйткән матур, ягымлы сүзләрегез кечкенә генә йөрәкләргә әйләнгәннәр, карагыз әле (балалар карыйлар). Хәзер һәрберегез берәр йөрәкне алыгыз кич белән әти-әниләрегезгә ягымлы, матур сүзләр әйтеп бирерсез. Йомшаккай синдә ал, синдә кайткач әти-әниеңә бирерсең. Балалар,песи  баласы-Йомшаккай  гаилә турында күп нәрсәләр белүенә сөенә, сезгә рәхмәт әйтеп саубуллаша.  Ә хәзер без зурлар Песи баласы – Йомшаккай белән саубуллашыйк, ә кечкенәләр аны озата барсыннар.

Балалар: Саубул Йомшаккай. Безгә тагын кунакка кил. (Чыгып китәләр).

“Елмаю бүләк ит” (Серле сандык эчендә кешенең бит силуэты).

Әкрен генә “Елмаю” җыры яңгырый.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле серле сандыкта тагын нәрсәләр бар,кешенең бит рәсеме. Тик аңа нәрсә җитми?

Балалар: Авызы юк.

Тәрбияче:Дөрес балалар авызы юк, әйдәгез хәзер сез аңа авыз ясагыз. Ә сез авызны ничек итеп ясар идегез? Елмая торган итепме әллә ачулы итепме?

Балалар: Елмая торган итеп.

Тәрбияче: Әйдәгез, урындыкларыгызны алып утырыгыз өстәл янына, карандашларны алыгызда эшкә керешегез.(Һәр баладан кемгә бүләк итүен сорап чыга). – Талия син бу елмаюны кемгә бүләк итәр идең?

Балалар: ( Һәр бала кемгә бүләк итүен әйтеп чыга).Мин бу елмаюны әниемә бүләк итәм.

Тәрбияче: Балалар без бүген нәрсә турында сөйләштек?
              Безгә кунакка нәрсә килде?
                   Гаиләдә кемнәр яши инде?
Барыгызгада рәхмәт.

Тәрбияче: Мин дә сезнең елмаеп, бәхетле гаиләдә яшәвегезне телим.  Балалар сез серле сандыктан алган кечкенә генә йөрәкләрегезне, елмаю рәсемнәрегезне  кич белән әти-әниләрегезгә матур сүзләрегезне әйтеп бирергә онытмагыз. Карагыз әле серле сандыкны нәрсәдер яктыртып тора  карыйк әле (Карыйлар аның эчендә кечкенә кояшлар). Нәрсә бу балалар ?

Балалар: Кояшлар .

Тәрбияче: Балалар боларны кемгә бирик микән?

Балалар: Безгә кунакка килүче апаларга.

Тәрбияче: Бик дөрес балалар алар безгә үзләренең елмаюлары белән көч биреп тордылар. Бу кояш аларның юлларында гел яктыртып торсын. (Кунакларга бирәләр.) Ә бу зур кояш безнең бүлмәбезне яктыртып , җылытып торсын. Чөнки без монда әти-әниләрегез килгәнче бер гаилә, бертуганнар кебек дус-тату яшибез. Кунаклар белән саубуллашыйк.  Безнең шөгылебез шуның белән тәмам. Ә инде әти-әниләрегезгә бирәсе бүләкләрегезне шкафларыгызга куярсыз.

Балалар: Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...

I нче кечкенәләр төркемендә “Сөйләм үстерү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы  ( 1.09 – 12.09 )   Атна     Тема   БурычларКулланма     материалӘдәбият1“Кем нәрсә э...

Өлкәннәр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге. Рус халык әкияте "Төлке , куян һәм әтәч" әкиятен сөйләү.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халык әкиятләре белән беррәттән рус халык әкиятләре  белән таныштыру, балаларның кызыксынучанлыкларын, диалогик сөйләм күнекмәләрен, әкият геройларының эш-гамәл...

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен  шөгыльнең конспекты                         ...

1 нче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек. Тема: “Светофор - нәрсә ул?”

1 нче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек....