Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Сафиуллина Хамдия Мухаметкамиловна

Икенче кечкенәләр төркемендә

турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен

  шөгыльнең конспекты

 

                                                                                                                            Тема:   «Өй бияләйне бизибез»
 

                                                                                                                                                  Тәрбияче: Сафиуллина

                                                                                                                                                                     Хәмдия Мухаметкамиловна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie.docx17.23 КБ

Предварительный просмотр:

 Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау «Бэлэкэч» катнаш төрдәге балалар бакчасы», мәктәпкәчә белем  бирү муниципаль бюджет учреждениесе»

Икенче кечкенәләр төркемендә

турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен

  шөгыльнең конспекты

                             Тема:   «Өй бияләйне бизибез»

 

Тәрбияче: Сафиуллина

Хәмдия Мухаметкамиловна

2017ел

   

 Максат: балаларда кызыл һәм сары төсләрне ныгыту; пумала белән туры сызыклар ясарга өйрәтү, төрле төсле буйчыклардан гади орнамент ясарга  өйрәтү; буяулар белән эшләү күнекмәләрен үстерү, үз эшең белән сокланырга өйрәтү, кызгану хисен тәрбияләү;   тәрбияче артыннан хәрәкәтле күнегүләр кабатларга өйрәтү; алга таба ике аякта дөрес итеп сикерү кунекмәсен формалаштыру.

Материаллар һәм җиһаз: төркем урман кебек бизәлгән, агачлар(макет), әкият буенча рәсемнәр ,мольберт, кызыл һәм сары төстәге бияләйләр, кәрзин, рәсем үрнәге, буяулар, пумалалар, салфеткалар, стаканнарда су, кәгазь битләреннән киселгән бияләйләр.

Шөгыль барышы:  

-Исәнмесез, балалар! Әйдәгез әле бергә түгәрәк ясап күрешеп алыйк!

Исәнме алтын кояшкай!(Кулларны өскә күтәреп. кояшны сәләмлибез)

Исән-саумы, зәңгәр күк! (Кулларны өскә уч төбен өскә каратып, сәләмлибез)

Саумы, Ирекле җилкәй! (Кулларны өскә күтәреп. як-якка  иеләбез)

Саумы, Нәни имәнкәй!(чүгәлибез)

Исәнме, иртә!(басып кулларны алга сузабыз)

 Исәнләшергә безгә бер дә авыр түгел!(Кулларны кулга тотынып басабыз)

Балалар  бер-берегезнең кулын тоттыгыз. Сез иптәшегездән килгән җылыны тоясызмы?-

-Әйе. Бик яхшы. Сезне кояш җылыта дип уйлагыз.  

-Ә хәзер бер-беребезгә карап елмайык (елмаябыз). Инде кочаклашыйк (кочаклашалар). Ничек рәхәт булып китте, шулаймы, балалар?. Ә хәзер барыгызда утырыгыз.

Уен мотивациясен тудыру. Балалар күрерлек җирдә, тәрбияче күрсәтмичә генә бияләйне калдыра да:

– Балалар, күрегез әле бу нәрсә?(Балалар җавабы- бияләй) Бу кайсыгызның бияләе? Берегезнеке дә түгелме? Каян килгән икән ул? Мондый бияләйне кайда күргәнебез бар безнең? (балалар җавабы)Әйе дөрес, без бит сезнең белән “Рукавичка” әкиятен укыган идек. Мондый бияләйне кем төшереп калдырган иде? (Җаваплар).

– Әйе, ә бияләйне тапкач, анда кемнәр яши башлаган иде? (Җаваплар).

– Бабай бияләйне тапты да, җәнлекләр җылы йортсыз калдылар. Әйдәгез, без сезнең белән җәнлекләргә җылы йортларын кире кайтарабыз. 

Рәсем ясау.

– Минем бер бияләем бар. (Балаларга ак кәгазьдән киселгән бияләйне күрсәтергә). Ул нинди төстә? Ә безнең җәнлекләрнең йортлары матур булсын өчен мин аны бизи алам. Аның өчен минем буяулар һәм пумала бар. Нинди төстәге буяулар бар монда? (Кызыл һәм сары).

– Хәзер бияләйдә мин төрле төстәге буйчыклар ясыйм. (Ак төстәге бияләйдә төрле төстәге орнамент ясап күрсәтергә).

– Балалар, ә хәзер сез дә ак бияләйләрне бизи аласыз. 

Уен “Бияләйне тап” .

Тәрбияче балаларга тасвир буенча бияләй табарга тәкъдим итә. (Кызыл төстәге бияләйне тап. Сары бияләйне кызыл буйчыклар белән тап). 

Физминутка

– Әйдәгез әле, искә төшерик, әкият геройлары бияләйне ничек таптылар. (Төркем уртасына бияләйне куярга). Беренче булып тычкан тапты. (Берле колоннага басып, тәрбияче артыннан “пи-пи-пи” дип, змейкалап йөгерергә).

Аннан соң бака сикереп килде. (Түгәрәккә басалар. Бияләй уртада. Балалар бака кебек сикереп, “ква-ква-ква” диеп, бияләйгә таба сикерәләр).

Бакадан соң куян йөгереп килде. (Түгәрәккә басалар. Ике аякта бияләйгә таба сикерәләр).

Менә төлке йөгерә. (Түгәрәк буенча йөгерәләр).

Ә менә аю килә. (Балалар аю шикелле йөриләр). 

Шөгыльне йомгаклау.

Балаларның рәсемнәре стендка куела.

– Менә күпме төрле итеп бизәлгән бияләйләр без ясадык безнең җәнлекләргә. Хәзер барсының да үз җылы йорты була.

-Балалар сезгә бияләйләр ошадыма? (балалар җавабын тыңлау) Сезгә   ясаганда авыр булды ?(аерым баладан сорау,)

-Миңа да сезнең белән бик күңелле булды.

 Барыгызга да рәхмәт!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә математикадан белем бирү эшчәнлеге.

Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә математикадан  белем бирү эшчәнлеге....

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге "Казан буйлап сәяхәт"

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге“ Казан буйлап  сәяхәт”6-7 яшьлек балалар өчен Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәр...

Турыдан- туры белем бирү эшчәнлеге “Саесканның дуслары”

Турыдан- туры белем бирү эшчәнлеге “Саесканның  дуслары” Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты Максат: балаларның бездә к...

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге Тема: “Язгы мизгелләр”

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге...