II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлеге "Куян".
методическая разработка по аппликации, лепке (младшая группа) по теме

Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлегенең

конспекты.

.

Максат: балаларны берничә өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, уч төбендә түгәрәк әвәләү ысулларын камилләштерү, бер-берсен тоташтыру күнекмәсен ныгыту.

 

Материал: тозлы камыр, таакта, уенчык куян.

 

Методик алымнар: сюрприз момент, сораулар бирү, нәфис сүз.

 

Эшчәнлек барышы:

-       Балалар, әйдәгез төз утырабыз, аркаларны урындык аркасы белән дуслаштырыйк әле. Тынычландык. Бүген безгә кунакка апалар килгәннәр, балалар әйдәгез алар белән исәнләшик. Исәнмесез! (ишек шакыйлар) Кемдер ишек шакый, балалар ишеттегезме? Кем килде микән? Барып карыйм әле. (уенчык куян керә) Балалар карагыз әле, безгә нәрсә килгән? Әйе балалар, бүген безгә кунакка куян – озын колак килгән. Әйдәгез әле куян белән исәнләшик. “Исәнме куян!”.

-       Исәнмесез балалар! Балалар, бүген минем туган көнем, тик миңа бүген бик моңсу, чөнки минем куян дусларым бәйрәмемне уртаклашырга килмәделәр. (куян елап җибәрә) Балалар юаталар: “Елама куян”. Сез миңа булыша аласызмы?

-       Балалар әйдәгез куянга булышабыз. Бүген әвәләү эшчәнлегендә без куян әвәләрбез. Тик куянны без балалар пластилиннан түгел, ә камырдан әвәләрбез. Менә карагыз әле куян нинди өлешләрдән тора? (башы, гәүдәсе, тәпиләре, койрыгы, колаклары) Куянның кайсы өлеше иң зурысы? (гәүдәсе) Иделия, күрсәт әле безгә ничек гәүдәсен әвәлибез? (камырны икегә бүләбез, аннары бер өлешен тагын икегә бүләбез) Данис, әйт әле, камырның нинди өлешеннән куянның гәүдәсен әвәлибез, зурысыннанмы әллә кечкенәсеннәнме? (зурысыннан) Куянның колакларын ничек әвәлибез, кайсыгыз күрсәтә? Дөрес, Рәмис, озын таяк әвәлибез һәм икегә бүләбез. (балалар белән һавада эшләп карау) Иң башта камырны тотып карыйк, ул нинди йомшак, өзеп алып әвәләргә була. Балалар, без куянны ничек әвәләргә кирәклеге турында искә төшердек, хәзер эшкә керешәбез. (авырсынган балаларга тәрбияче ярдәм итә)

 

Физминутка: “Ак куянкай утыра”.

-         Менә булдырдыгыз балалар, бик яхшы, тик нәрсәдер җитми балалар. Безнең куян йомшак булсын өчен балалар, нәрсә эшләргә кирәк? Менә карагыз әле, мин куянга манный ярмасы сибәм. Күрдегезме балалар, безнең камырдан ясалган куяныбыз чып-чын куянга ошап калды. Нинди матур куяннар әвәләдек, куянның күпме дуслары булды. Куян сезгә рәхмәт әйтә. Дусларың күп булса, менә ничек рәхәт, хәтта күңелле дә була. Дусларның кадерен белергә кирәк, дус-тату уйнарга кирәк.

 (Әвәләү эшчәнлеге “Ак калач” җыры белән тәмамлана).

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Ал кирәк, гөл кирәк”. Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе.

“Ал кирәк, гөл кирәк”(мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе).Алып баручы:  Исәнмесез кадерле кунаклар, нәни дуслар! Хәерле көн! Без бүген сезнең белән “Ал кирәк, гөл кирәк” дигә...

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

“Без шаяннар һәм тапкырлар» (мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән интеллектуаль уен конспекты).

Максат:  - сан  составы турында белемнәрне ныгыту;                    - бала...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән грамотага өйрәтү шөгыленең йомгаклау конспекты

Балаларда [к] һәм [къ] авазларын әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләрен бирү: [к] авазын аерым килеш һәм сүзләрдә дөрес әйтергә өйрәтү.   Фонематик ишетүне үст...

“Шаккатмалы һава” Зурлар “а” төркемендә үткәрелгән эксперименталь танып белү эшчәнлеге

Әлеге эксперименталь эшчәнлектә зурлар төркеме балаларының «һава» турындагы белемнәре системалаштырылды, камилләштерелде, уйлау-фикерләү сәләтләре үсте....

Әйләнә - тирәне танып белү буенча “Зоопаркка сәяхәт ” темасына уртанчылар төркемендә үткәрелгән белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

Әйләнә - тирәне танып белү буенча“Зоопаркка сәяхәт ”  темасынауртанчылар  төркемендә үткәрелгәнбелем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

"Яңгыр ява, тып-тып" 1 нче кечкенәләр төркемендә интегральләштереп үткәрелгән рәсем эшчәнлеге

quot;Яңгыр ява, тып-тып" 1 нче кечкенәләр төркемендә  интегральләштереп үткәрелгән рәсем эшчәнлеге...