Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

Тәрбияченең шәхси сайты

Һәрвакыт алга омтылу!

Профессия: Тәрбияче

Профессиональные интересы: уеннар, театр, спорт (волейбол)

Увлечения: бакчачылык

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Актаныш, Актанышский район

Место работы: Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш гомуми үсеш бирүче 7нче балалар бакчасы"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/asylova-dilbar-mudarisovna-0
“Баланы өйрәтсәң, дөньяга кеше бирерсең” ( В. Гюго).

   Тәрбияче беләсезме кем ул?

Җанын, күңелен биреп эшләүче.

Аналардай йөрәк җылысы белән

Балаларны назлап сөюче.

О себе

Мин, Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы, 1977 елда Актаныш районы Актаныш авылында туганмын. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының мәктәпкәчә яшьтәге бүлегендә укып югары белем алдым. Хезмәт юлымны 1998 елда Яр Чаллы шәһәре 42 нче санлы "Ал чәчәк" балалар бакчасында тәрбияче булып башладым, аннан Мөслим районы Яңа Сәет авылы "Чулпан" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләвемне дәвам иттем. 2016 елда Актаныш авылы 7нче санлы "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Гомуми стажым 20, педагогик хезмәт стажым 20 ел. Шуның 5 елы шушы бакча белән бәйле.

Безнең киләчәгебез, бүгенге көнебезнең иң зур байлыгы – ул балалар. Үзең тәрбияләгән балаларның күзләрендә шатлык нуры күргәч, җылы карашларын тойгач, ягымлы итеп эндәшүләрен ишеткәч, сайлаган һөнәреңнен ялгыш түгеллеген аңлыйсын, балалар белән балачак илендә мәңге яшь, энергияле, шат күңелле булып каласың.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фанис Яруллин, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Зифа Кадырова

Мой взгляд на мир

                                                                                                                                             Тәрбияче апа.

Тәрбияче апа дәрес бирә,

Шигырь тыңлый бүген балалар

Барлык күзләр бер ноктага карый,

Ачык килеш калган авызлар.

 

Сорау биргәч, төбәләләр,

Тыныч кына нидер көтәләр.

Бала күңеле тоя аклыкны,

Яшереп булмый аннан хаклыкны.

 

Әни кебек тәрбияче апа,

Ашыкмыйча гына аңлата,

Һәр баланы үз баласы кебек,

Йөрәгеннән чыгып ярата.

 

Авырлыкны җиңеп алга атлый,

Көч таба ул рухи ныклыкта.

Нәниләрне дөрес тәрбияләү,

Бик кирәк бит безнең тормышта.

 

Мои достижения

- "Иң яхшы дидактик уен" -  3 урын, 2017;

"Иң яхшы күпфункцияле модуль" - 2 урын, 2018;

"Куркынычсызлык шкатулкасы" лэпбук - 2 урын, 2019;

"Ел тәрбиячесе - 2019" 3 урын, 2019;

- "Җәлил укулары" - 3 урын, 2020;

"Минем һөнәрем-минем киләчәгем" - 1 урын, 2020;

"Яшел ут - 2020" 1 урын, 2020;

- "Моң кайтавазы" диплом, 2019-21 еллар;

- "Татар сүзе" бәйгесе - рәхмәт хаты, 2021 ел;

"Куркынычсыз юл" - 3 урын, 2021;

"Уеннар дөньясында" - 1 урын, 2021;

 “Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте белән районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы” март 2021 ел

Моё портфолио

Тәрбияче һөнәрен ник сайладың, дисезме? Һәркем тормыш юлын үзенчә сайлый инде.

Иң мөһиме - сайлаган юлым дөресме? Әйе, дөрес! Балалар тәрбияләүдән дә күркәмрәк, хөрмәтлерәк берни юк бу дөньяда! Балалар белән эшләү һәрвакыт кызыктыра иде мине. Тәрбияче булгач, минем хәзер һәр баланың язмышына катнашым бар.

Мин - тәрбияче! Мин моның белән горурланам! Дөньяда һөнәрләр бик күп, әмма бу һөнәрне сайлап алмыйлар, ул үзе сине сайлый. Монда очраклы кешеләр булмый, андыйлар безнең халәттә яши алмыйлар. Тәрбияче булу - минем өчен нәрсә соң ул? Һәр мизгелдә тәрбияләп торып, балаларны нәрсәгәдер өйрәтү түгел, ә көн саен алар белән аралашудан үземә яңа нәрсәләр ачу. Балалар үзгәрә, алар белән бергә мин дә үзгәрәм. Әйләнә-тирә мохит турында балалар күзлегеннән карап фикер йөртү ошый миңа. Шуннан шатлык һәм канәгатьләнү табам.

         Иртә саен, эшкә килгәч, аларның күзләрен күрәм: кайберләрендә - сагаю, икенчеләрендә - кызыксыну, өченчеләрендә - өмет. Шулкадәр төрле-төрле ул балалар! Һәрберсенең үз фикере, үз дөньясы бар. Ул дөньяны җимерергә һич ярамый, аңа ачылырга ярдәм итәргә кирәк.

«Балалар - безнен картлыгыбыз, начар тәрбия- киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез» - диде күренекле педагог А.С.Макаренко. Баланын шәхес итеп формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана - төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзенә һәр яктан тәрбияле булу кирәк. Бакча һәм гаилә тәрбиясе бердәм булганда, балага бердәм таләп куелганда гына балалар тәрбияләү шатлыклы, ике якка да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм нәтиҗәле була.     

Хәзерге заман балалар бакчасының иң зур бурычы – сәламәт бала, тормышта югалып калмый торган, үз фикерен башкаларга төгәл итеп җиткерә белүче, заман сулышын тоеп, алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче иҗади шәхес тәрбияләү.  Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була алырмы? Үз телләрен саклап кала алырлармы? Тәрбиячеләр күңелендә һәрвакыт шундый сораулар, шундый уйлар, минемчә.

Мин үзем 21 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләү дәверендә балаларда түбәндәге сыйфатларны тәрбияләргә тырышам: яшь буында түземле рәвештә инанганлык, матурлыкны таный белү, мәдәниятне һәм табигатьне аңлый белү, халыкны, аның телен, традицияләрне, хезмәтне ярату, үзара дуслык, шәфкатьлелек, миһербанлык, бер – береңне хөрмәт итү, туган телне ярату. Әлбәттә, барлык максатларда үтәлә дип әйтеп булмый.

Тәрбияче булу- һөнәр, ә яраткан тәрбияче булу – югары сәнгать икәнлеген хәзер бер дә арттырмыйча дәлилли алам.   Мин бу сандыгымны  еллар дәвамында көн саен теоретик белемем булган сандыгымны практик белем белән тутырдым.                                                                       

        Туган як табигате безнең туган йортыбыз. Без аны сакларга, якларга һәм яратырга тиешбез.  Шуңа да Актанышның  матурлыгын  югалтмыйча, алдагы киләчәк буыннарга  элеккеге матурлыгын саклаган килеш җиткерү максатында , мин  балалар бакчасында эш тәҗрибәм итеп  “Туган як табигате белән таныштыру аша  балаларга әхлакый- экологик тәрбия бирү” дигән теманы сайладым. Әлеге проблеманы балалар, җәмәгать эшчәнлеге,  ата-аналар белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырып һәм педагоглар белән бердәм эшчәнлек формаларын кулланып, тормышка ашырам.

   Ни өчен бу теманы алдым? Федераль дәүләт белем бирү стандартларында күрсәтелгәнчә һәр балага шәхси якын килеп, тирә- юнь обьектлары турында күзаллауларын баетып балаларның иҗат итү сәләтләрен үстереп, тиешле нәтиҗәләргә ирешә алырга.

   Мин бу теманы ачу өчен түбәндәге бурычларны алдым.

       1) тере һәм тере булмаган табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү;

       2) балаларны табигатькә һәм тирә як мохите турындагы белемнәрен ачыклау ;

       3) табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү;

       4) туган як табигатен саклау; табигатьтә булганда үз – үзеңне тотарга өйрәнү.

Һәр балага шәхси якын килеп, аның балачагы файдалы, матур истә калсын өчен һәркөнне нинди дә булса яңалык бирергә тырышам, үземне профессиональ яктан үстерү өстендә эшлим! Белем бирүнең сыйфатын үстердә шәхси үсеш максатыннан үзем дә район, республика күләм уздырылган төрле чараларда актив катнашам. Методик теманы чишү максатыннан төрле алымнар кулланам: әңгәмә, картина буенча сөйләү, проект алымы, экскурсияләр.

      Язмыш миңа авыр, шул ук вакытта мактаулы хезмәт куярга үз ярдәменнән ташламый. Киләчәктә мин тәрбияләгән балалар  тәүфыйкълы, иманлы, тәрбияле балалар булып үсүләрен, үзләре сайлаган зур тормыш юлыннан, горур атлауларын телим.

Җирдә кеше торса торсын

Эзе калсын тирән булып

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып. (Муса Җәлил)

Сезгә дә мең яшәр имәннәр ныклыгы, бөеклек, озын гомер телим.

Алдагы елларда да педагогик үсеш өстендә үз проблемамны тирәнтен өйрәнеп балаларга җиткерермен дип ышандырып калам!

 

Мои публикации:
Аппликация, лепка
Воспитательная работа
Развитие речи
Разное
Сценарии праздников
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: