21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе

 

МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.

БУРЫЧЛАР:

1). Милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү;

2). Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту, иҗади сәләтләрен үстерү; 

3).  Кичә барышында җанлы диалог, һәртөрле сөйләшүләр, көлке, җор сүз,  

импровизация аша балаларның сөйләм телен үстерү, мантыйкый (логик)

фикерләвен арттыру;

 

Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү, Г.Тукай, аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту, туган як музеенда булу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_kone_konspekt.docx102.1 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы”      

21 нче февраль –
Халыкара туган тел көне

Җыр булырлык сүзләр биргән,

Туган телем, рәхмәт сиңа!

(туган тел көненә багышланган кичә)

knigi

Төзеделәр: I категорияле тәрбияче

                                                               Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

                                                                          югары категорияле

                                                                          музыка җитәкчесе

                                                                          Басыйрова Чулпан Инсаф кызы

Актаныш, 2021 ел

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе

МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.

БУРЫЧЛАР: 

1). Милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; 

2). Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту, иҗади сәләтләрен үстерү

3).  Кичә барышында җанлы диалог, һәртөрле сөйләшүләр, көлке, җор сүз,  

импровизация аша балаларның сөйләм телен үстерү, мантыйкый (логик)

фикерләвен арттыру;

Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү, Г.Тукай, аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту, туган як музеенда булу.

 

Без-татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү –үзе бер бәхет.

Без татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

Без татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья, бар халык.

                             

Алып баручы:

Хәерле көн диямен барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә,

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

 Ә батырлык сезгә - егетләргә! 

                                    Нинди ямьле көн бүген!         Рәйлә

                                    Йөгереп урамга чыктым.

                                    Туган тел бәйрәменә

                                    Бакчабызга ашыктым.

 Бакчабызда бүген бәйрәм,     Ленар

Бәйрәмнең дә ниндие?!

Барыбыз да көтеп алган

Безнең Туган тел көне!

 

А.Б.Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – татар теле. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз, татар халык уеннары уйнарбыз.

Анам теле-туган телем,        Әминә

Бик борыңгы чал телем.

Көлеп торган сөйкемле тел,

 Бигрәк тәмле бал телем!

А.Б. Балалар, 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.

                            Туган телдә җырлый чишмә,        Әмир

                            Туган телдә шаулый таллар.

                            Туган телдә дәшсәм генә,

                            Туган җирем мине аңлар.

 Дөньяда иң-иң матур ил      Данияр

Ул минем Туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул минем туган телем.

“Балам!” –диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – диеп, әниемә

Мин туган телдә әйтәм.

                   Туган телемдә сөйләшеп        Азалия

                   Яшим мин Туган илдә.

                  “Туган ил” дигән сүзне

                   Әйтәм мин туган телдә.

                                             Иң изге хисләремне мин        Раяз

                                             Туган телдә аңлатам.

                                             Шуңа күрә туган телне

                                             Хөрмәтлим мин, яратам. 

Татар теле – минем туган телем,                Диләрә Н.

Сөйләшүе рәхәт ул телдә,

Шул тел белән көйлим,

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

                                       Татар теле минем туган телем,        Нуриман

                                       Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.

                                       Шул тел белән уйлыйм,

                                       Шул тел белән җырлыйм

                                       Тоям аның һәрчак сафлыгын

 Татар теле минем туган телем         Жасмин

 Саклый аны батыр милләтем

 Әби-бабай теле, атам-анам теле,

 Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

                                             Дөньялар киң, анда илләр күп        Айназ

                                             Туган илем минем бер генә.

                                             Туган илемдә дә телләр бик күп,

                                             Туган телем минем бер генә. 

 А.Б Безнең Татарстанда күп милләтләр яши. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Чуашларның – чуаш теле, башкортларның – башкорт теле, русларның –рус теле. Ә татарларның – татар теле. Ә хәзер Татар халык биюен карап үтәрбез

 

                              Татар халык биюе 

 

А.Б Ә хәзер татар халык җырлы-уены уйнап алырбыз.

 

  1. Җырлы-уен “Челтәр элдем читәнгә”
  2. Җырлы-уен “Чума үрдәк-чума каз”

 А.Б Русча шигырь тыңлап китәрбез.

Мы в любимом Татарстане                    Аделия

Дружно, весело живем.

По – татарски и по – русски

Мы танцуем и поем.

Веселиться вместе с нами

Всех друзей к себе зовём.

                                        Торсак та без төрле җирләрдә,        Талия
                                       Без яшибез дуслык илендә!
                                       Сөйләшәбез төрле телләрдә,
                                       Аңлашабыз дуслык телендә!

 

 Сөйләшәләр безнеңчә (Хакимҗан Халиков)

Җирдә нинди илләр юк,        Диләрә М.

Нинди генә телләр юк.

Һәркем сөйли үзенчә,

Сөйләшәләр безнеңчә.

 Эреп китәм май кебек,

Йөзәм тулган ай кебек.

 Яктырганнан яктыра.        

Күңелдә таң аттыра

Балдан да татлы телем,

Нәфис һәм затлы телем.

А.Б  Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган.Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз.    

 

Уен “Мәкальләр чылбыры”

Балалар, кулга кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Бер-берсенә туп биреп, мәкаль әйтешәләр. Бер бала мәкальне башлый, икенчесе дәвам итә.

Иң татлы тел –   (туган тел, анам сөйләп торган тел.)

Сөйдергән дә тел,   (биздергән дә тел.)

Теле барның  (юлы бар.)

Телләр белгән –   ( илләр белгән.)

Аз сөйлә –  (күп эшлә.)

Акылы кысканың  (теле озын.)

Сүзнең кыскасы,   (бауның озыны яхшы.)

Туган илем – (туган анам.)

Аз сөйлә,    ( күп бел.)

 Тоз ашның тәмен китерсә,   ( мәкаль сүз ямен китерә.)

 Кем эшләми,  (шул ашамый)

 Тирләп эшләсәң, (тәмләп ашарсың)

 Эш беткәч,   (уйнарга ярый)

 Калган эшкә ( кар ява)

 Аз сөйлә,   (күп тыңла)

 Кунак булсаң,  (тыйнак бул)

 А.б Балалар, бу мәкальләрдәге хикмәтле сүзләр безнең йөрәгебездә саклансын!

 

Бакчабыз (Ә.Кари)

Кояш чыккач, нурга чумгач урам, кырлар, яланнар,        Алмаз

Сөенеп бакчага киләбез: без бәхетле балалар.

Кичкә кадәр бу бакчада, эштә булгач әниләр,

Әниләр күк безне монда сөеп тәрбиялиләр.

Бакчабызда гөлләр үсә шау чәчәккә күмелеп,

Шул бакчада гөлләр кебек без үсәбез гөр килеп.

Ал бизәкле, гөл бизәкле, матур безнең бакчабыз,

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, анда күңел ачабыз.

Сандугач вокал ансамбле башкаруында «Балачак» җыры (З.Ибрагимова сүз. һәм муз.)

 Бакчабызда бер бала бар… (Ләбиб Лерон)        Ильсаф

Бакчабызда бер бала бар, шундый да ипле инде:

Кайчак, әбием әйткәндәй, бигрәк тәртипле инде!

Малайлар һәм кызлар белән бик әдәпле сөйләшә.

Үзендә булган тәм-томны барсына да өләшә.

Көчсезләрне кыерсытмый, рәнҗетми ул кызларны…

Ялгыш кына орынса да: «Гафу ит!» – ди, кызарып.

Уйнаганда ул һәммәсен көлдерә, шаккатыра.

Тәрбияче апабыз да гел аны мактап тора.

Ул баланың кем икәнен син белмисең, мин беләм:

Мактануны белми торган

Ул малай үзем булам!

 

Татар халык уены “Түбәтәй”

(Түбәтәй тукталган кеше табышмакка җавап таба)

Табышмаклар :

1. Кешенең дусты, йортның сакчысы (Эт)

2. Үлән ашый, май ташый (Сыер)

3. Алгы тәпие кыска, чабарга ул бик оста. Соры тунын сала да, ак тунын кия кышка (Куян)

4. Канаты бар, оча алмый, коры җирдә яши алмый (Балык)

5. Башы тарак, койрыгы урак, кычкыртып быргысын уята барысын (Әтәч)

6. Ул өстенә җәй дә, кыш та энәле күлмәк кия. Шулай да аны әнкәсе, йомшагым диеп сөя (Керпе)

7. Көлтә-көлтә койрыгым, селки-селки барамын, кетәклеккә кереп мин тавык-чеби аламын (Төлке)

 

 Татарчасы – туган тел,     Зөһрә

Безгә газиз булган тел.

Атаң – анаң, әби –бабаң

Сине сөя торган тел.

                   Татарча да яхшы бел,        Ризван

                   Русча да яхшы бел.

                   Икесе дә безнең өчен

                   Иң кадерле тел.

                                       Туган тел – иң татлы тел,        Камилә

                                       Туган тел – иң тәмле тел.

                                       Тәмле дип, телең йотма,

                                       Туган телне онытма!

                                                                 Күзләремне ачты минем,        Камиль

                                                              Иркәләде үз телем.

                                                              Үз телем яктыртты юлны,

                                                               Үз телем бирде белем.        

Камиль башкаруында җыр “Әй, гармуным” (Р.Вәлиев сүз., М.Минһаҗев муз.)

Халкым теле миңа- хаклык теле,          З.Амелия

Аннан башка минем телем юк,

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

А.Б.Әйе, бөек рус шагыйре  Пушкин кебек үк татар халкының сөекле шагыйре Тукай да татар теленең сафлыгына, гүзәллегенә дан җырлаган, тел язмышы, халык язмышы өчен борчылган. Авыр чакларда, сорауларга җавап таба алмый борчылганда, без әле дә Тукайга мөрәҗәгать итәбез.

Каршы алыгыз,  Набиева Жасмин башкаруында җыр “Кояшлы ил” (Г.Латыйп сүз., И.Шәмсетдинов муз.)

Туган җирем – Идел буе,        Гөлназ

 Һәркемнең бар туган иле

 Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

                      Күп милләтле илем булгач,        Гөльяз

                      Сөйли төрле телләрдә.

                      Күп милләтле телен белү

                     Артык түгел кемгә дә.

                                           Бөтен тел үзенчә яхшы,        Региль

                                           Сөйләшик төрле телдә.

                                           Үзебезнең ана теле,

                                            Булсын йөрәк түрендә.

Туган ил ул-алтын арышлар,    С.Амелия

Туган ил ул-зифа камышлар.

Туган ил ул-иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

А.Б  Тел милләтсез яши алмый. Безнең милләтебез элек-электән күмәк уеннар, ярышларда катнашырга яраткан.

Татарстаныбыз үзенең милли бәйрәме Сабан туе белән дөнья күләмендә дан казанган. Без - татар милләтенең киләчәге - шундый дәүләттә яшәвебез белән горурланабыз.

                               Татар теле-туган тел,           Айзилә

                               Безнең газиз булган тел,

                               Әти-әни, әби- бабай,

                                Безне сөя торган тел

А.Б Әйе, балалар, үз туган телеңне онытырга ярамый. Ә хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын җырлыйбыз.

Җыр “Туган тел” (татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)

Исән булыгыз, туган телегезне, туган җирегезне хөрмәт итегез, онытмагыз, Татарстаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары булып үсегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Халыкара туган тел көне

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бүген дөнья халыклары алты мең телдә сөйләшә. Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора....

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....

“ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ” КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ТЕМАТИК ӘДӘБИ - МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ.

ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ” КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ТЕМАТИК ӘДӘБИ -  МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ....