Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Маснавиева Гульгена Хайдаровна

“Халыкара туган тел” көненә багышланган

 

Викторина «Туган илем. Туган телем»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл viktorina_pod.gr_.docx20.36 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа Кәшер “Көнбагыш” балалар бакчасы

“Халыкара туган тел” көненә багышланган

Викторина «Туган илем. Туган телем»

(Мәктәпкә әзерлек төркеме).

Әзерләде:

1 нче квалификацион

 категорияле

зурлар төркеме

тәрбиячесе: Маснавиева

Гөлгенә Хәйдәр кызы.

2018

Максат:

     Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган    

      телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү 

Катнашалар: мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбияче.

Үткәрү урыны: музыка залы.

Алдан эшләнгән эш: Туган ил һәм тел турында әңгәмә, дидактик уеннар: «Бу нәрсә?» “Дөресен әйт”, «Тыңла һәм эшлә».

Җиһазлау һәм материал:  команда эмблемалары, президент фотолары, символики РФ и РТ, мультимедийный проектор, экран, медали.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Хәлләр ничек?

- Исәнмесез. Хәлләр ничек?

Без сезне үзебезнең музыка залында сәламлибез. Бүген бездә гадәти булмаган ярыш. Сезгә  күңелсез булмас дип ышанып калам. Бүген без ике командага бүленеп викторина уйнап алырбыз. Командаларның исемнәре: «Кояшкай» һәм «Дуслык» . Ә викторинаның исеме  «Минем туган илем. Туган телем”.

Сезнең игътибарыгызга жюри әгъзаларын тәкъдим итәм: …

Һәр дөрес җавапка бер балл өстәлеп барачак.

Балалар, 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Бу бәйрәм бик кирәк һәм әһәмиятле. Телсез дөнья булмас иде. Балык сусыз тора алмаган кебек , кеше дә телсез булмый. Тел белән без сөйләшәбез, уйлыйбыз һәм иҗат итәбез. Бакчада без татар телендә сөйләшәбез һәм рус телен өйрәнәбез.

 Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – татар теле. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр өйрәндек, җырлар җырладык, татар халык уеннары уйнадык. Менә бүген үзегезнең белемнәрне күрсәтергә вакыт җитте. Мин сезгә уңышлар телим!  Викторинабызны башлыйбыз.

Һәрбер уенның үз кагыйдәләре булган кебек  безнең уенның да үз кагыйдәләре бар:

Рөхсәт ителә (Разрешается): уйларга - думать, тыңларга - слушать, җавап бирергә - отвечать һәм сөйләргә..

Тыела (Запрещается): талашырга - ссорится, тавышланырга - шуметь, бер – береңне бүлдерергә -  перебивать друзей, кычкырырга - кричать.

Ә хәзер, әйдәгез кунаклар белән танышыйк! (А сейчас давайте представимся гостям).

-Син кем?

- Мин малай (кыз). Мин …. , миңа .... яшь. Һәрберсе үзе белән таныштыра.

- Молодцы.

1 бирем. Хәзер Туган илебез турында белгәнегезне тикшереп карарбыз.

Ике командага чиратлап берәр сорау җирәчәкмен. Һәр дөрес җавап өчен бер бал куела..

- Безнең туган илебез ничек атала?? (Россия)

- Без нинди республикада яшибез (Татарстан)

- Татарстанның баш шәһәре?  (Казан)

-  Россииянең баш шәһәре (Мәскәү).

-  Россия президенты (В.В. Путин)

-  Татарстан республикасы президенты. (Рустам Минниханов)

- Татарстан гербында нәрсә төшкән? ( Ак Барс)

-  Россия гербында? (Бөркет)

- Кем ул  Муса Җәлил? (шагыйрь)

- Кем ул  Г.Тукай? (шагыйрь)

Жюри баллар куя

2 нче бирем: Татарстан шәһәрләрен санагыз? Беренче бирем нәтиҗәсе буенча, җиңгән команда, беренче җавап бирә.

Командалар чиратлап шәһәр исемнәрен атыйлар.

Жюри нәтиҗә ясый.

 

3 нче бирем:  Россия һәм  Татарстан флагларын дөрес буягыз.

Командаларга кәгазь һәм карандашлар бирелә.

Балалар флаглардагы төсләрне атыйлар.

Жюри нәтиҗә ясый.

 Ял минуты. “Түбәтәй” уены.

4 нче бием: Дидактик уен: “Бу нәрсә?”

Тактада төрле хайваннар рәсеме эленә (Бүре, төлке, тычкан, эт, песи, тавык, үрдәк, аю, әтәч). Балалар чиратлашып рус телендә тулы җөмлә белән хайван исемнәрен атыйлар.  Это…

Жюри нәтиҗә ясый.

5 нче бирем: Дидактик уен: «Дөресен әйт»

Ике командага да чиратлап татарча сүзләр әйтелә, шул сүзләрне рус теленә тәрҗемә итәргә.

Башкала – столица                                                        Шәһәр - город

Милләт- нация                                                               Авыл - деревня

Кешеләр – люди                                                            Байлык - богатство

Яшиләр – живут                                                            Мәктәп - школа

Туган ил – Родина                                                         Дуслар - друзья                                                    

Дуслык – дружба                                                           Бәхет - счастье

Жюри нәтиҗә ясый.

6 нчы бирем:  «Тыңла һәм эшлә».

Мин сезгә командалар әйтәм, ә сез эшләргә тиешсез. Кайсы команда дөрес итеп эшли шул җиңә.

Командаларны рус телендә әйтәм.

1 нче командага: ( шагай, присядь, прыгай, кушай, сними сандали, прыгай на одной ноге)

2 нче командага: (спи, бег на месте, пей, танцуй, мой руки, маши вслед)

Жюри нәтиҗә ясый.

      Балалар башкаруында “И туган тел” җыры.

Нәтиҗә: - Балалар, бүген сез Туган ил турында бик күп белгәнегезне күрсәттегез. Хәзер сүзне жюрига бирик.

Жюри конкурс нәтиҗәләре белән таныштыра.

Виктоинада яхшы катнашкан өчен мин сезгә медальләр тапшырам. Молодцы, булдырдыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”

Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...

туган илем-чиксез хэзинэ

мероприятие на татарском языке на праздник "День родного языка"...

Туган илем- Татарстан

Сценарий праздника предназначен для дошкольников подготовительной к школе группы....

“Туган телем – иркә гөлем” (Күңел ачу кичәсе. Мәктәпкә әзерлек төркеме.)

ldquo;Туган телем – иркә гөлем”(Күңел ачу кичәсе. Мәктәпкә әзерлек төркеме.)...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....