“ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ” КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ТЕМАТИК ӘДӘБИ - МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ.
план-конспект занятия по музыке (старшая, подготовительная группа)

Гилязова Гульназ Шакировна

ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ” КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ТЕМАТИК ӘДӘБИ -  МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Музыкаль кичә66 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

“ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ” КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ТЕМАТИК ӘДӘБИ -  МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ.

Музыка астында залга барлык төркем балалары керәләр, урыннарына утыралар.

Әзерлек төркеме “Бәйрәм белән”җырын башкаралар.

♫  Урыннарына утыралар.

♫ Видео-клип на тему “Казан”и

♫1.1 Фон. Язгы казан КАРАОКЕ

Ал.б: Исәнмесез балалар! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!

-Исәнмесез дип башлыйк әле,

  Исәнләшү әхлак билгесе.

  Башын иеп түбәтәен салган,

  Борынгыдан татар кешесе.

Балалар: Исәнмесез! Рәхмәт, хәлләр әйбәт!

Ал.б:Бүген бәйрәм,бүген бәйрәм,

Бүген бәйрәм бит бездә.

Кунакка дип,кунакка дип,

Сездә килгәнсез безгә.

Уйныйк,көлик,җыйрлыйк,биик,

Бергә бергә гөрләшик.

Барыгызга,барыгызга шатлык  өләшик.

-

Шигырь “Татар баласы” (________________)

Бала :

- Калфак кигән кыз баланың    

Багып алчы йөзенә:

Нинди гүзәл татар кызы!-

Күз тимәсен үзенә.

Бала :

-Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә:

Нинди матур татар улы!-

Күз тимәсен үзенә.

♫ 2. Фоновая. Авыл көе. Авылым минус

Алып баручы: Җир йөзендә бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Аларның һәрберсенең үз мәдәнияте, дине, гореф-гадәтләре,  теле бар. Без бирегә барыбыз өчен дә уртак бәйрәмгә -Халыкара туган тел көненә җыелдык. Туган тел бәйрәмендә без Идел буе төбәгенә сәяхәт кылырбыз. (Проектор аша слайдлар күрсәтелә: Россия, Идел буе күренеше). Менә безнең илебез Россия. Киң Идел буенда Мари, Удмурт, Чувашстан, Мордва, Башкортостан, Татарстан республикалары урнашкан. Безнең республикабыз - Татарстан. Анда 115 милләт вәкиле  тату һәм бердәм булып, аңлашып яши. Алар республиканың ике дәүләт теле татар һәм рус телләрендә аралаша, аңлаша. Ләкин һәр милләт үзенең гореф-гадәтләрен дә онытмый, ана телендә сөйләшә. Республикабыз гүзәл табигатьле, елга-күлләргә, урманнарга бай. Аның башкаласы нинди шәһәр? (Казан). Әйе, ул бик зур, дөньякүләмгә билгеле кала, республикабызның горурлыгы. Ә Татарстанның символикасы нәрсәдән гыйбарәт? (Тугра, әләм). 

♫ 3. Гүзәл туган ягыбыз. (зурлар төркеме)

1 бала:

Туган илнең нуры булып,

Зәңгәр күктә җилферди.

Яшел,кызыл,ак төсләре

Күз карашын иркәли.

2 бала:

Ак барс безнең туграбызда,

Саклый ул халкыбызны.

Зур үрләргә,алга өнди

Гүзәл Татарстаныбызны!

 

♫3.1 Фоновая УТЫРАЛАР

Балалар шигырьләре. (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Дружбой славится Поволжье,
Широки леса, поля,
И везде живут ребята,
Наши добрые друзья. 

        Яратам мин туган төбәгемне,

        Яратам мин әти - әниемне.

        Яратам мин Идел –йортыбызны,

        Төрле милләттәге дус-ишләремне.

В самом сердце великой России

Волга-матушка вольно течет.

Вдоль реки нашей полной, могучей

Здесь народ разный мирно живет.

         Әйдәгез, бергәләп,

         Куллардан тотышыйк.

         Җир шары – уртак йорт,

         Шул йортта дус яшик. 

Туган телем – татар теле,

Җырга, моңга, шигырьгә бай.

Шушы телдә иҗат иткән,

Бөек шагыйребез Тукай.

Алып баручы: Рәхмәт, балалар. Әйдәгез әле бергәләп бөек Тукаебыз сүзләренә язылган “Туган тел” җырын тыңлыйк һәм кушылып җырлыйк.

 

♫5. “Туган тел” җыры. (Бергә басып жырлыйлар)

♫ 6. Фоновая УТЫРАЛАР

Алып баручы:  Балалар, безнең татар халкы үзенең– Нәүрүз, Сабантуй, Карга боткасы, Каз өмәсе бәйрәмнәре белән  дан тота.

Ә хәзер безнең кызларыбыз чишмә биюен башкарырлар.

♫8. БИЮ.  Чишмә. эзерлек ТӨРКЕМЕ)

♫8.1 Утыралар

Алып баручы:  Сезгә бию ошадымы? Ә безнең татар халкы җыр-биюгә генә түгел, сүзгә дә оста. Аның борынгыдан килгән дастаннары, риваятьләре, әкиятләре, җырлары бар. Аларда милләтебезнең гореф-гадәтләре, кабатланмас тел бизәкләре саклана. Әйдәгез әле, шундый матур җырларның берсен тыңлап үтик.

9.“Татар халык җыры”ЗӘҢГӘР ЧӘЧӘК” ( № 3 ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ)

♫ 9.1 Утыралар

Алып баручы: Карагыз әле, монда шундый матур төймәләр бар. Ай –һай нинди матурлар! Сезгә ошыймы балалар? Ә менә нинди төймәләр икәнлеген безгә  зурлар төркеме балалары сөйләп китәрләр.

♫10. “татар халык җыры  “ТӨЙМӘ” әзерлек төркеме

Алып баручы: Карагыз әле, монда шундый матур курчаклар бар.

♫10.1  Сундук открывается . Звук волшебства

 Балалар аларның берсе  Алия, икенчесе Гөлия исемле икән. Ә менә нинди курчаклар  икәнлеген безгә  2  төркем балалары сөйләрләр.

♫ 11 тат. халык җыры  “АЛИЯ -ГӨЛИЯ”( 2 МӘКТӘПКӘ ӘЗ. ТӨРКЕМЕ)

♫ 11.1 УТЫРАЛАР

Алып баручы: Ай балалар. Карагыз әле, монда шундый матур яулыклар бар.

♫12. Фон. Башкорт курай

Алып баручы:  Бу яулыклар башкорт халкының “Тирмә” уены өчен кирәк бит. Борынгы заманнарда башкорт халкы тирмәләрдә яшәгән. Тирмә – урыннан урынга күчеп йөргәндә җыеп алу өчен бик уңайлы булып эшләнгән  түгәрәк формадагы йорт- корылма ул. Аның түбәсен  милли бизәкләр белән тукылган келәмнәр белән бизәгәннәр, үзәген кояш нурлары, һава керерлек итеп ачык калдырганнар. Тирмә - башкорт халкының бердәмлек, булдыклылык билгесе.

Бала: ( № 3 ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ)

Башкорстан –Туган илем,

Синдә туып күкрәп яшимен.

Синең сулыш,димәк,минем сулыш,

Синең белән бергә яшимен.

♫12.1 Уен Ак тирмэ ( ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ)

Балалар  түгәрәккә чыгып басалар.  Кулларын  артка  сузып, учларын ачып басалар. Музыка уйный бер бала яулык күтәреп  түгәрәк буйлап йөри һәм сөйли.

Яшерәм яулык, яшерәм яулык.

Яшел каен астына.

Сиздермичә салып китәм,

Бер иптәшем кулына.

Музыка  туктауга бала бер баланын кулына салып китә. Балалар бер –берсен карый башлыйлар.

Алып баручы:  -Балалар  безнең яулык кемдә калды?

Балалар: -Ниязда.

Алып баручы:  -Ә хәзер Нияз яулык салучы була. Уен шулай дәвам итә.

А 5  группа вместе с воспитателем  подготовили марийскую народную игру «Мундыраш чумырген» («Клубочек»)

♫ 13.1 Мари халык  уены.” ЙОМГАК”(  № 4 – ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ)

Игра «Клубочек» («мундыраш чумырген»)

Цель: игра для развития коммуникативных умений. Дети садятся в круг, ведущий, держа в руках клубочек, обматывает конец нитки вокруг пальца, задает вопрос, сидящему рядом участнику игры (что ты любишь? и т. д.) и передает ему клубок. Ребенок берет клубочек, обматывает нитку вокруг пальца, отвечает на вопрос, а затем задает свой вопрос следующему игроку, и передает клубок ему. Таким образом, в конце игры клубочек возвращается к ведущему, и все видят нити, связывающие участников игры в одно целое.

Правила игры. Мяч надо катить, а не бросать в ямку. Нельзя заступать за черту, от которой катят мяч.

♫20. Керәшен жырына (Старшая или средняя группа)

Алып баручы: Балалар нинди матур көй ишетелә.  Кемнәр килә икән анда, карыйк әле.

КЕРӘШЕН ҖЫРЫ  ( ике бала музыка астында  кашыклар кагып җырлыйлар.)

♫21. Фоновая для слов.Мордовская

Т.Балаева. «Мордовия моя» шигыре.(№2 мәктәпкә әзерлек төркеме)

И где бы я не жил бы, не был
От мест родимых далеко,
Лишь только здесь такое небо,
Где сердцу дышится легко.

Мой край лесов, лугов и Солнца,
Умытый ласковым дождём!
Мой край - Мордовией зовётся
И я горжусь что здесь рождён!

♫24. Фон татлы сузгэ

Алып баручы: Бик күңелле булды. Сез бик күп сүзләр беләсез икән.Тик мине хаман бер сорау борчый. Нинди сүз тәмле була икән? Ул бит конфет та, прәнник тә түгел. Сүзләр күп була инде ул, тик әби әйткән тәмле сүз нинди икән? Балалар, бәлки, сез беләсездер?

              (3 зурлар төркеме)  

        Мин беләм, иң тәмле сүз ул – туган тел!

             Туган тел – иң татлы тел,

             Туган тел – иң тәмле тел.

             Тәмле дип, телең йотма –

             Туган телне онытма!

           

             Мин дә әйтим әле.

             Һәммәбезгә иң кирәкле

             Олы сүз ул,

             Күңелләргә нур бөркүче

             Җылы сүз ул.

             Әйтергә дә шулкадәрле

             Рәхәт сүз ул!...

             Сез ничектер, яратам мин

             “Рәхмәт” сүзен!

             Иртән әни уята:

             - Улым, хәерле иртә! –

             Шул тылсымлы (матур) сүз мине

             Көне буе саклап йөртә.

            Әбием бакчага озата:

             - Улым, дип, хәерле юл!-

             Әбием изге күңелле,

             Гел хәерле була юл.

             Бакчага килеп кергәч тә

             Телимен: “Хәерле көн!”

             Әллә шуңа әйбәт кенә

             Хәерле уза бу көн.

♫24.1 КОНЦОВКА- фоновая туган тел

А.Б: Бик күп икән тәмле, ягымлы сүзләр, рәхмәт дусларым!

                      (4 зурлар төркеме)

            Дөньяда иң – иң матур ил

            Ул – минем Туган илем.

            Дөньяда иң – иң матур тел

            Ул – минем туган телем.

           Яратам мин туган төбәгемне,

             Яратам мин әти - әниемне.

             Яратам мин Идел – йортыбызны,

             Төрле милләттәге дусларымны!

           Туган телемдә сөйләшеп

             Яшим мин Туган илдә.

             “Туган ил” дигән сүзне

             Әйтәм мин туган телдә.

(Мәктәпкә әзерлек  төркеме балалары башкара).

Газиз илем Татарстан –

Нәселемнең туган җире.

Җиде буын бабамнарның

Гомер иткән, торган җире.

25 .Тынычлык жыры

Фотосүрәткә төшү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сүзләр иле”ндә кунакта (Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

(Шәүкәт Галиев иҗатына багышланганәдәби-музыкаль кичә)...

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган музыкаль кичэ.

Балалар бакчасында балаларны Габдулла Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре һәм шигырьләре белән таныштыру. Аларга кызыксыну уяту....

Халыкара туган тел көне

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бүген дөнья халыклары алты мең телдә сөйләшә. Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора....

“Тукай безнең күңелләрдә” (Г. Тукайның туган коненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Г. Тукайның туган коненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.Проект посвященный ко дню рождения писателя Габдуллы Тукая.По ссылке “Тукай безнең күңелләрдә” находится видеоматериал....

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...