“Серле су асты дөньясы” темасына танып белү үсеше буенча зурлар төркемендә интеграцияләнгән эшчәнлек.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

Максат: традицион булмаган төрле фигуркаларны тамчытерапия ысулы (пипетка белән буяу) техникасына өйрәтү.

 Бурычлар:

 

Тәрбияви бурыч: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, игътибарлылык тәрбияләү, матурлыкка соклану хисе тәрбияләү.

 

Белем бирү бурычы: балаларда  тема эчтәлегенә туры килә торган белем  күнекмәләре булдыру;

Үстерү бурычы: вак моториканы үстерү, күз алдына китерү сәләтен, фикерләү-

ләрен, кызыксынуларын үстерү, фантазияләрен, хыялларын баету.

 

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: “Социаль аралашу”, “Иҗади сәнгать үсеше”, “Физик үсеш”, “Сөйләм үсеше”

Ысуллар һәм алымнар: уен,  практик, сүзле,  күрсәтмә ысуллар;   әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, нәфис сүз, балалар сөйләмен бәяләү.

Җиһазлау: глобус,  аквариум, мультимедиа: проектор, ноутбук,  һәрбер балага  2 шәр пипетка һәм төсле буяулар, салфетка,  бала санынча  су асты итеп җиһазланган  поднослар, хәзинәләр сандыгы, аудиоязмалар: тамчы тавышы, су асты патшасы тавышы, диңгез шавы

Эшчәнлек башланганда балалар тәрбияче тирәсендә ярым түгәрәк ясап басып торалар.

Тәрбияче: Хәерле көн, дусларым!   әйдәгез кулга-кул тотынышып бер-беребезгә хәерле иртә телик әле. Хәзер үзара елмаябыз! Көнебез ямьле булсын!  Эшчәнлек  гөрләп барсын! Мин сезгә яхшы кәеф телим!  Балалар ягез әле, бирегә якынрак килегез, өстәлдә ни бу?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_serle_su_asty.docx53.11 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы”

“Серле су асты дөньясы”  темасына

танып белү үсеше буенча зурлар төркемендә интеграцияләнгән эшчәнлек.

                                                                                           Төзеде: I квалификацион категорияле

                                                                тәрбияче Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

Актаныш 2019

Максат: традицион булмаган төрле фигуркаларны тамчытерапия ысулы (пипетка белән буяу) техникасына өйрәтү.

 Бурычлар:

Тәрбияви бурыч: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, игътибарлылык тәрбияләү, матурлыкка соклану хисе тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: балаларда  тема эчтәлегенә туры килә торган белем  күнекмәләре булдыру;

Үстерү бурычы: вак моториканы үстерү, күз алдына китерү сәләтен, фикерләү-

ләрен, кызыксынуларын үстерү, фантазияләрен, хыялларын баету.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: “Социаль аралашу”, “Иҗади сәнгать үсеше”, “Физик үсеш”, “Сөйләм үсеше”

Ысуллар һәм алымнар: уен,  практик, сүзле,  күрсәтмә ысуллар;   әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, нәфис сүз, балалар сөйләмен бәяләү.

Җиһазлау: глобус,  аквариум, мультимедиа: проектор, ноутбук,  һәрбер балага  2 шәр пипетка һәм төсле буяулар, салфетка,  бала санынча  су асты итеп җиһазланган  поднослар, хәзинәләр сандыгы, аудиоязмалар: тамчы тавышы, су асты патшасы тавышы, диңгез шавы

Эшчәнлек башланганда балалар тәрбияче тирәсендә ярым түгәрәк ясап басып торалар.

Тәрбияче: Хәерле көн, дусларым!   әйдәгез кулга-кул тотынышып бер-беребезгә хәерле иртә телик әле. Хәзер үзара елмаябыз! Көнебез ямьле булсын!  Эшчәнлек  гөрләп барсын! Мин сезгә яхшы кәеф телим!  Балалар ягез әле, бирегә якынрак килегез, өстәлдә ни бу?

-Бу җир шары .Глобус дип тә атыйбыз.

Тәрбияче: Игътибар белән карагыз әле, глобуста нинди төс күбрәк?

-глобуста зәңгәр төс күбрәк.

Тәрбияче: Ә зәңгәр төс белән нәрсә белдерелә?

-Глобусның зәңгәр төсе сулыкларны белдерә.

Тәрбияче: Балалар, планетадагы  барлык тереклекнең яртысыннан артыгы суда яши. Әйтегез әле, нәрсә гомерен гел су астында үткәрә?

-Балыклар, башка су җәнлекләре гел су астында яши.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Юкка гына: “Балык – су баласы” дип әйтмәгәннәр. Балыклар елга суында һәм диңгез, океан суларында яшиләр. Елга суы төче, ә диңгез суы тозлы була. Су астында яшәүче балыклар саны бик күп.

Дусларым,  мин сезне су асты дөньясына сәяхәткә чакырам. Карагыз әле, су астында ничек матур, серле,  

Балаларны электрга тоташтырылган янып, әйләнеп тора торган су асты аквариумы янына чакыра.

-Анда ниләр күрәсез?

  -төрле суүсемнәр, төрледән төрле балыклар,  

-Без белмәгән җан ияләре дә  күренә.

  • Су җәнлекләре, балыклар  нәрсә белән  сулый?
  • Алар бар да саңаклары ярдәмендә сулый.
  • Тәннәре нәрсә белән капланган?
  • Тәңкә белән капланган бар гәүдәләре.
  • Суда алар нәрсәләр ярдәмендә хәрәкәт итәләр?
  • койрык һәм йөзгечләр аларга йөзәргә ярдәм итә.

 Шулвакыт Аквариумның   утлары сүнә. Кинәт усал тавыш ишетелә: Ха-ха-ха, диңгез төбен күзәтәсезмееееее,   бу диңгездә яшәүчеләр минем ачуымны чыгардылар,  мин аларны сихерләп акка әйләндерәм.....ха- ха –ха.....

-Әләй, дусларым, сез дә ишеттегезме бу  ямьсез тавышны,  кем булыр буууу?

-Су асты патшасыдыр бу.

-Карагыз әле аларны  нинди ямьсез һәм төссезгә әйләндерде.

Мультимедиа проеторы экранында  төссезләнгән су асты күрсәтелә.

- Балалар, хәзер нишлибез инде? Алар  һаләкәткә юлыкканнар..  Ә нәрсә булган алар белән? Алар акка әйләнгәннәр. Балалар, ә аларга без ничек ярдәм итә алабыз?

-безгә  аларны буярга кирәк.

 -Хәзер үк Су асты көймәсендә юлга кузгалырга  тәкъдим итәм. Үзегезнең бэйдҗикларыгыздагы  туры килгән рәсем буенча урыннарыгызны алуыгызны сорыйм . Эшчәнлекнең  шушы урыныннан тыныч кына дингез шавы көе яңгырый башлый.

Балалар бейджиктагы  сүрәтләргә карап, (төрле төсле геометрик фигуралар) урын сайлап утыралар.

-Көчле итеп тамчы тамган тавыш ишетелә.

-Балалар ниндидер серле  тавыш ишетелә..

-тамчы тавышы ич бу.

-Ягез әле бергәләп эзлик, каян килә соң бу тавыш?

Бергәләп эзләп, хәзинәләр сандыгы табалар.  Көй. Сандык ачыла.

Балалар карагыз бу тамчылар бик серле, һәркайсында бирем бар.

-Игътибар, беренче бирем: Су ни өчен кирәк?

-(юыныр өчен, эчәр өчен, үсемлекләр үссен өчен,  савыт-сабаларны юар өчен, кер юар өчен)

- Булдырдыгыз балалар. Бу биремне яхшы үтәдегез.

Тапкырларга- табышмак - икенче биремебез:

  1. Ишегалды таш була,

Өйгә керсә, су була. (Боз)

  1. Ак кына, вак кына, ак мамык сымак кына.
    Югала, юк була,  учта тотсаң чак кына
    (КАР)
  2. Башы тауда, аягы диңгездә.(Елга)

4)  Күктән килде, җиргә китте.(Яңгыр).

-Балалар,  болар барысыда нәрсә турында табышмаклар булды? (Су). Шулай балалар юкка гына суны тылсымлы дип әйтмиләр, чөнки су боз да була ала. Кар да, яңгыр тамчысыда була ала.

-  Без утрауга килеп җиттек. Ягез бераз гына күңелле ял итеп алыйк.

Мультзарядка “Су асты дөньясы”

-Дусларым, ягез ярдәмгә ашыгыйк инде!

(Балалар өстәл  янына килеп басалар,  алларында су асты итеп җиһазланган поднос, анда ташлар һәм ап-ак диңгез җәнлекләре ята).

-Дусларым, менә шушы йолдызчыкларга, диңгез атчыкларына безнең ярдәмебез кирәк тә инде, без аларны  пипетка ярдәмендә  тылсымлы буяулар белән буяячакбыз. Бу  рәсемләү  ысулы тамчытерапия дип атала. Әйдәгез бергәләп кабатлыйбыз.(Тамчытерапия). Безнен бармаклар арымасын өчен бармак күнегүләрен ясыйбыз. (Бармак гимнастикасы).  Хәзер игътибар белән мине тынлагыз. Каршыбызда-  тылсымлы буяулар һәм  серле пипетка. Пипетканы өч бармак белән тотып буяуга манып,  җилеменнән  кысабыз һәм әкрен генә җибәрәбез, шулай иткәндә генә  буяу пипеткага эләгә. Күрдегезме балалар? Соңыннан  диңгез җәнлегенә менә шулай тамызабыз. (Бер баладан ясатып карау). Төрле төсләр кулланып буясак  бигрәк матур килеп чыгачак.

(Балалар эшчәнлеге: алар өстәл тирәли тезләнеп басалар, эшкә тотыналар.

-Хәзер балалар безгә дусларыбызны диңгезгә җибәрергә кирәк. (Экранда төсле су асты җәнлекләр күрсәтелә)  Карагыз әле балалар, сезгә алар ошыйлармы? Алар нинди матурлар. Балалар сезгә диңгез җәнлекләре рәхмәт әйтәләр. Хәзер безгә корабльгә утырып кире балалар бакчасына әйләнеп кайтырга кирәк. Менә шундый искиткеч матур, көчле, зур диңгез.( көчле дулкын бәргән тавыш) Ул сокландыра һәм гаҗәпләндерә. (Экранда балалар бакчасы рәсеме)

Рефлексия

-Балалар сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы сон? Әйдәгез әле искә төшереп китик, су кемнәргә  кирәк? (Су һәркемгә кирәк). Без нәрсәләргә ярдәм иттек? Буяуны нәрсә белән тамыздык? (Пипетка белән).  Бу рәсемләү  ысулы ничек дип атала? (Тамчытерапия). Бергәләп кабатлыйбыз.

- Балалар, сез бүгенге сәяхәт турында кич кайткач кемгә сөйлиячәксез?  Миңа сезнең белән эшчәнлек үткәрү бик ошады. Мин сезнең белән аралашудан шатлык хисләре кичерәм. Барыгызга да рәхмәт! Булдырдыгыз балалар бик яхшы шөгылләндек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль

Максат:-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...

Танып- белү үсеше буенча эшчәнлек.

Тема "Йомры икмшк белән сәяхәт."          Танып -белү үсеше буенча , зурлар ...

Зурлар төркемендә интегральләштергән эшчәнлек “Карабүрек, песнәкләр килде безгә кунакка ”

Балалар кошлар турында белемнәрен тулыландыралар. Кошлар белән кызыксынулары арта. Аларның табигатьтәге ролен ачыклыйлар....

“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....

«Җир-безнең уртак йортыбыз!» мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү үсеше буенча интегральләшкән эшчәнлек.

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культурасы нигезләрен формалаштыру.Бурычлар:Тәрбияви бурыч: Табигатькә, аның ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл караш, кешелеклелек, к...