"Яңгыр ява, тып-тып" 1 нче кечкенәләр төркемендә интегральләштереп үткәрелгән рәсем эшчәнлеге
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа) на тему

Султанова Гульшат Гаптельхаевна

"Яңгыр ява, тып-тып" 1 нче кечкенәләр төркемендә  интегральләштереп үткәрелгән рәсем эшчәнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_31.docx696.01 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче кечкенәләр төркемендә  интегральләштереп үткәрелгән рәсем эшчәнлеге

                                                 

                                                           Сабаның №2 нче”Әллүки”

                                                            балалар бакчасы тәрбиячесе

                                                            Солтанова Гөлшат Гаптелхай      

                                                             кызы.

2014


Максат:            -Балаларда тирә –юндә аралашырга үзеңнең эшеңә,аның

                          нәтиҗәсенә уңай караш тәрбияләү;

                          -мамыклы таякчык   белән эшләгәндә төгәллек тәрбияләү;

                          -балаларда яхшы кәеф булдыру;

Үстерешле: -Балаларда табигатьтәге үзгәрешләргә кызыксыну уяту;

                       -Җәнлекләрне һәм хайваннарны кайгырту;

                       -Фикерләү .күзәтүчәнлекне үстерү;

                       -Иҗади эшчәнлекне һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү;

Белем бирү:   -Яңгырны сүрәтләргә өйрәтү;

                           -мамыклы таякчыкның очы белән эшләү ясарга өйрәтү;

                           -төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү;

Алымнар: Әңгәмә,шигырь уку;

Сүзлек өстендә эш: Яңгыр,болыт,тып -тып.

Алдан эшләнгән эш:  -Көз турында сөйләшү,прогулкада  һава торышын    күзәтү

Күргәзмә әсбаплар: Урман күренеше,зонтик,урман  җәнлекләре, корзинда

                         яфраклар,яңгырдан курыккан эт,көзге яңгыр сүрәтлән-  рәсем;

Тарату материаллары: балалар санынча кәгазь бите,зәңгәр төстә су белән

                                           әзерләнгән гуашь.  мамыклы таякчык,чүпрәк.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче балаларга тәрәзәдән агачларны күзәтеп шигырь сөйли:

Көз килде .Үләннәр саргайды,шиңде.

Сап –сары яфраклар  җиргә сибелде.

Тәрбияче:Балалар менә көз килеп җитте яңгырлар ява,җил исә,агачта яфраклар коела,алар кыштыр-кыштыр киләләр. Яфраклар  ничек тавыш чыгаралар (кыштыр-кыштыр киләләр). Әйдәгез, балалар, без сезнең белән урманга барабыз.Кулга –кул тотынып басабыз.

Тәрбияче: Менә без урманга килеп җиттек. Нәрсәләр күрәбез?Агачлар күрәбез,коелган яфраклар,яфракларның төсләре нинди?(Кызыл –сары ,яшел)

Балалар, без урманда нинди җәнлекләр күрәбез?Аю!(ул ничек йөри?йөреп күрсәтәбез).Тагын кемнәрне күрәбез? Төлке ничек йөри? Керпене күзәтәбез,керпенең нәрсәсе бар?(энәләре,ул чәнчи).   Агачта кемне күрәбез? (тиен)тиен нәрсә ярата? (чикләвек)

Тәрбияче: Балалар, урман җәнлекләре кыш  көне кайда һәм ничек яшиләр соң? Әйдәгез, җәнлекләргә булышабыз! Өй ясыйбыз! Агачтан коелган яфракларны обруч эченә җыябыз һәм җәнлекләрне яшерәбез. Яфраклар белән каплыйбыз.

 

Тәрбияче: Алар ял итсеннәр,без сезнең белән бакчабызга  кайтабыз!.

Тәрбияче: Балалар безнең каршыбызга кем килә ? Кемне күрәсез?(Эт)

Эт:Һау-Һау! Балалар, мин урамга чыккан идем, яңгыр ява башлады, юешләндем, нишләргә белмим, миңа ярдәм итегез!

Тәрбияче:Балалар, эткә булышабызмы?Әйе без аңа ярдәм итәргә тиешбез! Безнең зонтигыбыз икәү, берсен эткә бирәбезме?(әйе)

Эт:Рәхмәт, балалар , сез бик акыллы икәнсез,миңа яңгыр хәзер тимәс, мин өйгә  кайтып җитәрмен.(тәрбияче  су тамчыларын сибә.яңгыр яудыра)

Тәрбияче:Менә безнең өстебезгә дә яңгыр ява.Килегез ,минем яныма,качабыз.

Тәрбияче:Балалар менә без кайтып җиттек.сезнең белән рәсемнән күзәтәбез

 Сез рәсемдә нәрсә күрәсез?(болыт)Болыт нинди төстә ?(Зәңгәр)Балалар, менә шушы болыттан яңгыр тамчылар төшә,күп сызыклар    булып  яңыр ява.

  Өстәл янына утырабыз,без рәсемдә яңгырның ничек яуганын ясыйбыз.

Башта  тәрбияче апаны карап торабыз,игтибар белән тыңлыйбыз.Гүзәл,кулга алабыз нинди төсне?(Зәңгәр)   Найлә ,кәгаз битенә нәрсә ябыштырылган?

(Болыт)Балалар, болыт сүзен бергә кабатлыйбыз.

Тәрбияче:Мин кулыма мамыклы таякчык алам .Аның очын буяуга тидерәм. Һәм болыттан яңгыр яудырам,кәгаз битендә ясыйм.Балалар, алга карап утырабыз,сезнең алдыгызда .Болыт ясалган кәгаз,буяу,  мамыклы таякчык,пычырангач сөртергә чүпрәк.Мамыклы таякчыкны кулга алабыз,баш очында кулларны югары күтәреп   яңгыр яуган хәрәкәтләрне ясыйбыз.Кәгаз битендә эшлибез.Мамыклы таякчыкны зәңгәр төскә тидерәбез һәм болыттан яңгыр яудырабыз,  таякчыкның очы белән сызыклар сызабыз. Кечкенә нокталар куябыз.Балалар безнең эшләгән эшләребез кибә торсын яңгырның ничек яуганын кул бармаклары белән күрсәтәбез.Яңгыр тиз явамы ,әллә әкеренме? Яңгыр тиз – тиз ява башлады,менә шулай.(тиз)Яңгыр әкрен ява башлады.(Балалар  яңгырның яуганын тәрбияче белән билгелиләр)Тып –тып сүзен бергәләп  кабатлыйбыз.

  Тәрбияче:Балалар,без бүген    табигатне күзәттек, урмандагы җәнлекләргә булыштык,яңгырның ничек яуганын  күзәттек һәм рәсемдә ясадык,  урамда  яңгырда калган эткә  ярдәм иттек. Балалар, булдырдыгыз!Рәхмәт сезгә!Эшчәнлек шуның белән тәмам.    

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлеге "Куян".

II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлегенеңконспекты..Максат: балаларны берничә өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, уч төбендә түгәрәк әвәләү ысулларын камилләштерү, б...

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...

“Шаккатмалы һава” Зурлар “а” төркемендә үткәрелгән эксперименталь танып белү эшчәнлеге

Әлеге эксперименталь эшчәнлектә зурлар төркеме балаларының «һава» турындагы белемнәре системалаштырылды, камилләштерелде, уйлау-фикерләү сәләтләре үсте....

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге...

1 нче кечкенәләр төркемендә “Көзге урман аланында” темасына белем бирү эшчәнлеге

ldquo;Көзге урман аланында” танып белү һәм нәфис-эстетик үсеше өлкәсе (тирә-юнь белән танышу һәм әвәләү) буенча интеграль оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты...