“Куянның туган көне”
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Кашапова Гузель Нургалеевна

План - конспект нод в старшей группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyannyn_tugan_kone.docx12.79 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Куянның туган көне”.

Максат: Уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар: Сүз байлыгын булдыру.Гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиhен үстерү. Татар теленә кызыксыну уяту.

Җиhазлау: Уенчыклар: куян, аю, эт, песи,курчак, төрле  зурлыктагы hәм төстәге туплар. Ашамлыклар: сөт, ипи, алма, аш, ботка, чәй, кишер.

                                                        Эшчәнлек барышы.

-Исәнмесез, балалар.

Исәнмесез.

-Хәлләрегез ничек?

-Яхшы. Рәхмәт.

-Әйдәгез, бер- беребезгә хәерле көн телик.

-Хәерле көн, Оля.

- Хәерле көн, Коля.

(Рәр бала бер- берсенә хәерле көн тели).

Кемдер ишек шакый.Балалар сорый.

-Кем анда?

-Мин Хат ташучы.

-Керегез.

-Мин сезгә хат китердем .

-Рәхмәт сезгә.(Чыгып китә).

-Балалар, хатта ниләр язылды икән,  укып карыйм әле.

Минем яраткан дусларым! Сезне бүген үземә туган көн бәйрәменә чакырам. Килми калмагыз.Куян.(Рус телендә укысаң да була).

-Балалар, куянга туган көнгә барабызмы?

-Әйе.

-Туган көнгә буш кул белән барырга ярамый.Әйдәгез бүләкләр алабыз.

1.Сюңетлы- ролле уен: “Кибеттә”.

(Тәрбияче сатучы ролендә. Балалар үзләренә теләгән уенчыкны алалар).

-Исәнмесез.

-Исәнмесез.

-Нәрсә кирәк?

-Туп кирәк.

-Нинди туп?

-Зур, яшел туп.

Ничә туп?

-Бер туп.

-Мә, бер туп.

-Рәхмәт. Сау булыгыз.

Барлык балалар шул рәвешле үзләренә уенчыклар алалар.Юлда җырлап баралар.

Мин барам, барам, барам,

Кунакк  барам, барам, барам.

Әйе шул, әйе шул,

Кунакка барам, барам.

-Исәнме куян!

-Исәнмесез. Узыгыз.

-Рәхмәт.

2. Уен ситуасиясе: “Бүләк бирү”

-Балалар, әйдәгез, куянны котлап, бүләкләребезне бирәбез.

-Мә, куян, зур ,матур аю.

-Рәхмәт.

 -Мә, куян, зур , зәңгәр туп.

-Рәхмәт.

Уен барлык бүләкләрне биргәнче дәвам итә.

-Балалар, әйдәгез , куянны уртага алып , “Ак ипи “ уены уйныйбыз.

3.Җырлы – биюле уен: “Ак ипи”.

Куянның туган көненә

Без пешердек ак ипи.

Менә шундый ипи зур,

Менә шундый кечкенә,

Менә шундый тәмле,

 Менә шундый баллы.

Әйе шул, әйе шул,

Әйе шул ипи тәмле.

4.Уен ситуасиясе: “Кунакны сыйла”

Куян барлык балаларны өстәл янына чакыра.

-Утыр, Оля.

-Рәхмәт.

 -Утыр, Коля.

-Рәхмәт.

-Мә, Оля, ипи аша.

-Рәхмәт.  Ипи тәмле.

-Мә, Коля, аш аша.

-Рәхмәт.Аш тәмле.

(Куян барлык балаларны сыйлап чыга).

5.Аудиоязмага кушылып җырлау.

-Балалар, без бик тәмләп сыйландык .Әйдәгез җырлап алабыз.

Без ашыйбыз тәмле аш,

Тәмле аш, тәмле аш.

Без ашыйбыз тәмле ботка,

Тәмле ботка, тәмле ботка.

-Әйдәгез, балалар, куянга рәхмәт әйтәбез.

-Рәхмәт, куян.

6.Үстерелешле уен: “Кем тотты?”

-Балалар, килегез әле монда.Куянның уенчыклары бик күп икән.

-Бу нәрсә?

-Туп.

-Нинди туп?

-Зәңгәр туп.

Матур бит туп, күр әле,

Коля, мә тупны тот әле

Балалар, тупны кем тотты

(Туп Коляга бирелә, аның  исемен әйтәләр)

Кабат миңа ыргытты?

7.Хәрәкәтле уен:”Туп” Аудиоязмага кушылып җырлау.

Туп, туп, матур туп,

Сикер, сикер, матур туп.

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун.

Сикер , сикер,матур туп.

-Балалар, куянда сыйландык, төрле уеннар уйнадык .Төркемгә кайтырга да вакыт җитте.Рәхмәт әйтеп куян белән саубуллашыйк.

-Сау бул ,куян.

-Сау булыгыз , балалар.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

«Куянның туган көне»

Занятие по татарскому языку для подготовительной к школе группы...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

Куянның туган көне

Шөгыйль эшкәрмәсе...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...