«Куянның туган көне»
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Занятие по татарскому языку для подготовительной к школе группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_ood_kuyannyn_tugan_kone.docx22.75 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕНЫҢ “ГОМУМИ ҮСТЕРЕЛЕШЛЕ 74 НЧЫ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

                                               «Куянның туган көне»

“Без инде хәзер зурлар-мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча №9 нчы мәктәпкә хәзерлек төркемендә татар теленнән йомгаклау

эшчәнлегенең конспекты

Татар теле тәрбиячесе

Ахметшина Р.Г.

Түбән Кама шәһәре

2015 нче ел

Тема: «Куянның туган көне»

Максат:  Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертүне ныгыту.

Бурычлар: 

1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтүне дәвам итү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерүне дәвам итү.

Җиһазлар: сюжетлы рәсемнәр; уен почмагы “Урман кафесы”, уен почмагы “Ашамлыклар кибете”, җәнлек битлекләре, аудио язма №24(23а); ике телефон; билетлар.

1. Кереш өлеш.

Исәнләшү.

Куянан кигән хатны уку.

2.Төп өлеш

Уен ситуациясе “Ашамлыклар кибете”

Уен ситуациясе “Автобуска билетлар алу”

Уен ситуациясе “Автобуска утыру”

Уен ситуациясе “Куянга бүләкләр тапшыру”

Уен ситуациясе “Кунакларны сыйлау”

Уен ситуациясе “Телефоннан сөйләшү”

Уен ситуациясе “Фотосүрәтләр карау”

3.Йомгаклау өлеше

Эшчәнлек барышы:

Исәнләшү.

Тәрбияче:

- Исәнмесез балалар.(Исәнмесез, хәерле көн!)

 -Хәлләр ничек? (әйбәт, яхшы.)

Куянан кигән хатны уку

Тәрбияче:

- Ребята, я сегодня уторм получила письмо от зайца, он приглашает нас к себе на день рождения, поедем? А нас есть гостинце? (нет)

Уен ситуациясе “Ашамлыклар кибете”

Ике бала чыга берсе- сатучы, икенчесе- алучы.

  • Исәнме, Ангелина.
  • Исәнме, Билал.
  • Билал, хәлләр ничек?
  • Әйбәт, рәхмәт.
  • Нәрсә кирәк?
  • Кишер кирәк.
  • Нинди кишер?
  • Зур, чиста, тәмле, баллы.
  • Ничә кишер?
  • Ике кишер.
  • Мә, ике кишер.
  • Рәхмәт, саубулыгыз.

Тәрбияче: А на чем можно доехать до леса? (Ответы детей)

А я предлагаю поехать на автобусе, для этого что нам нужно? (купить билеты)

Уен ситуациясе “Автобуска билетлар алу”

Балалар чиратка баса, бер бала билет сатучы була.

Балалар арасында диолог:

  • Нәрсә кирәк?
  • Билет кирәк.
  • Кая барасың?
  • Урманга барам.

Уен ситуациясе “Автобуска утыру”

Билет алган балалар контролер (бала) янына киләләр, ул билетларны тикшерә. (билетларда төрле күләмдә төрле рәсемнәр ясалга)

-Контролер:

- Бу нәрсә, ничә?

- Бу китап, биш китап. Һ.б.

Балалар автобуска утырып беткәч җырлап урманга киләләр:

Барабыз, барабыз

Без урмага барабыз...

Уен ситуациясе “Куянга бүләкләр тапшыру” (Экранда эш)

Балалар кәрзиндәге бүләкләрне Куянга тапшыралар.

  • Куян, мә кишер, аша!
  • Куян, мә китап, укы!  Һ.б.

Ял минуты җырлы биюле уен “Әйдәгез, биибез”

1) Бар монда зур төлке.

Зур төлке, матур төлке. (2 тапкыр)

Төлке, төлке кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

2) Бар монда зур аю,

Зур аю, матур аю. (2 тапкыр)

Аю, аю кил әле,

Биеп-биеп кит эле (2 тапкыр)

3) Бар кечкенә куян,

Кечкенә, матур куян. (2 тапкыр)

Куян, куян кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

4) Бар кечкенә керпе,

Кечкенә, матур керпе. (2 тапкыр)

Керпе, керпе кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)


Уен ситуациясе “Кунакларны сыйлау”

Бер бала куян маскасы кия һәм балаларны өстәл янына чакыра. Нәрсә кирәклеген сорый һәм тәкъдим итә.

Куян:

-Вадим, нәрсә кирәк?

-Өчпочмак кирәк.

-Мә, өчпочмак, аша.

-Өчпочмак тәмле.

Уен ситуациясе “Телефоннан сөйләшү”

Тәрбияче төркем тәрбиячесенә телефоннан шалтыратырга тәкъдим итә.

Бала:

-Исәнмесез, Марина Васильевна.

-Исәнмесез, син кем?

-Мин, Наил. Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт, әйбәт. Синең хәлләр ничек?

-Рәхмәт, әйбәт. Марина Васильевна, нишлисез?

-Мин китап укыйм, син нишлисең?

-Мин алма ашыйм.

Сау булыгыз, Марина Васильевна.

Сау бул, Наил.

Уен ситуациясе “Фотосүрәтләр карау”

Тәрбияче балаларга куянның дуслары төшкән фотосүрәтләр карарга тәкъдим итә. Балалар бер-берләренә сорау бирәләр.

-Бу нәрсә?

-Төлке.

-Төлке нишли?

-Төлке бии. Һ.б.

Тәрбияче:Ребята, поблагодарим Зайца и прощаемся с ним.

Дети: Сау бул, Куян. Рәхмәт!

Воспитатель: Сау булыгыз, балалар!

Дети: Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Куянның туган көне”

План - конспект нод в старшей группе....

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

Куянның туган көне

Шөгыйль эшкәрмәсе...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...