Куян кызы
материал (развитие речи, средняя группа) на тему

 

Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды).

 

Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру, балаларны уйланырга өйрәтү. 3.Нәниләрдә куңеллелек, соклану, шатлык, көлү, мөлаемлылык, кызгану хисләрен уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon _doc_14868.doc417 КБ

Предварительный просмотр:

Буа шәһәре Татарстан республикасы муниципаль мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмасы “Батыр” балалар бакчасы.

                           Тема:  Куян кызы Елакбикә...

(Уртанчылар төркеме балалары белән үткәрелә)

               

                                   

                                     Эшне башкарды:

                                              I квалификацион категорияле тәрбияче

                                    Хәсәнҗанова Гөлнур Юнис кызы

Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды).

Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру, балаларны уйланырга өйрәтү. 3.Нәниләрдә куңеллелек, соклану, шатлык, көлү, мөлаемлылык, кызгану хисләрен уяту.

                                          Дәрес барышы.

   Магнитофон тасмасында кошлар тавышы. Салмак кына музыка уйный.

   Исәнмесез, балалар! (Балалар исәнләшәләр). Хәерле көн! Исән-сау, килдегезме? Без сезнең белән бүген урманга куян кызы- Елакбикәгә кунакка килдек.

   Менә инде көз житте,

   Сары яфрак коела.

   Көндез көн жылы була,

   Суыта кичкә таба.

   Яфрак коела шып та шып,

   Яңгыр ява чып та чып.

   Без яңгырдан качабыз,

   Көзне бик яратабыз!

   Борын-борын заманда куе урманда яшәгэн ди, бер зур колаклы Әни куян. Аның үзе төсле озын колаклы бер кызы булган. Баласы бик елак булганга, әнисе аңа Елакбикә дип исем кушкан. Әни куян көннәр буе бишек җыры җырлап, кызын юаткан да юаткан:

   Әлли-бәлли ит эле,

   Кызым, йоклап кит әле.

   Сандугачым, былбылым,гүзәлләрнең гүзәле,йөрәгемнең үзәге,

   Әлли-бәлли ит эле,

   Кызым йоклап кит әле…

    (Әни куян кызын бишектә тибрәтә).

   -Йокла, кызым, йокла, тиздән туган көнең. Сиңа да инде, балам, өч яшь тула. Туган көнеңә дип киез итекләр алып кайттым бит мин сиңа. Кая әле алып керим әле мин сиңа аларны.

    (Шул арада балалар елак куянны карап торалар: сөт эчерәләр, уенчыклар бирәләр, памперсын алмаштыралар).

   - Балалар, әйдәгез утырыйк әле урыннарыбызга, хәзер Әни куян кайта. Ул бит Елакбикәгә итекләр алып кайтырга тиеш.

Әни куян:

   - Менә, нәниләр, мин Елакбикәгә итекләр алып кайттым. Әйдэ әле, кызым, тор әле. Туган көнеңә сиңа бүләк, киеп карыйк әле, бәләкәчем.

    (Әни куян кызына итекләрне кигезә).

   Куян кызы:

   -Әй, әнием, сиңа бик зур рәхмәт. Әнием, мин сине бик-бик яратам!!! Мин сиңа биеп тә күрсәтәм әле.

    (Балалар куян белән бергә бииләр. Биегәч, урыннарына утыралар).

   Яңа киез итекләрен киеп, куян кызы арлы-бирле йөргән, тик ул алардан бик тиз туйган: салып ташлаган.

   Елакбикә булсам да мин,

   Итексез дә йөгерәм.

   Куяннарга итек кию-

   Килешми бит,мин беләм!!!

   Әнисе тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әни куян итекләрне эзләп табып кигезә, ә Елакбикә аларны салып ташлый икән.

   Шулай итеп, салкын кыш килеп җиткән. Кар яуган.

   Кар бөртекләре оча,

   Әйләнеп җирне коча.

   Кыш килгәнгә сөенеп,

   Балалар шатланыша.

   Көннәрдән бер көнне куян кызы Елакбикә урамга чыккан. Ул кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк чапкан. Бер көн буе шулай йөгергән, шуган, икенче көнне дә, ә өченче көнне чатанлый-чатанлый әнисе янына килгән:

   -Әни, әнием, минем аягым бик авырта,-дигән.

   Әнисе аның аякларына караган да, аптырап калган.

   -Кызым, якты йолдызым, җимешем, синең аякларың шешкән бит,-дигән.

   -Инде ни эшләргә?-дип уйга баткан Әни куян, бу баланы кая алып барырга?      Ничек терелтергә?

   Шулвакыт урманда нәрсәдер кычкырган. Куян күтәрелеп караган да, анда    Тиен кызы Йомшаккайны күргән. Ул куянга булай дигән:

   -Кайгырма, куянкай, елама син. Кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен сиңа доктор Айболитка барырга кирәк. Әйдәгез мин сезгэ үзем юлны курсәтәм,- дигән Тиен кызы.

    (Әни куян үзенең кызын күтәреп, балалар белән бергә доктор Айболитка юл тота.)

   Барып җитсәләр, доктор Айболитның эше бик күп икән. Анда урманның бөтен җәнлекләре дә килгән. (Чиратта Аю, Куян, Төлке, Бүре…) Кайсының башы, биле бәйләгән, теше сызлый, эче авырта..

   Куян баласы елаган да елаган. Шул тавышка доктор Айболит чыккан.

   Кем елый, кем үкерә,

   Үрле-кырлы сикерә.

   Тиз-тизрәк килегез,

   Чиратсыз да кертегез!?

   -Мин, -дигән Елакбикә,- пәпиләрем бик авырта, доктор абый.

   Аягын караган, дарулар сөрткән, бәйләгән.

   (Балалар шул арада доктор Айболитка булышып торалар).

   Доктор абый Куян кызына болай дигән:

   Менә, куян, белдеңме,

   Хатаңны сизендеңме?

   Итек кию- ул файда,

   Итектә зыян кайда?!

   Балаларга да син әйт,

   Белсеннәр алар әйбәт:

   Кар яугачтан итек кию,

   Булыр барсына бик шәп!!!

   -Аягың төзәлгәч, киез итекләреңне салма, эниеңнен сүзен тынла.

   Өч көн дигәндә Куян баласының аяклары төзәлгән. Ул инде итекләрен бердә салмыйча киеп йөри икән.

   Шулай итеп, Куян кызының пәпиләре төзәлгән. Ул кыш көне итекләрен салмыйча киеп йөри башлаган. Шул шатлыктан, балалар, без дә Куян биюен биеп күрсәтик әле.

    («Курсэт эле, ускэнем  биюе башкарыла.

                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Куян кызы

Театрализованная деятельность в средней группе....

Куян кызы

Абдулла Алишнын «Куян кызы» экияте буенча сценарий....

Презентация : А.Алиш "Куян кызы"

В презентации заданы разные задания для детей, С помощью этих заданий легко запомнить сказку....

«Куян кызы » АБДУЛЛА АЛИШ

«Куян кызы » АБДУЛЛА  АЛИШ,  Воспитатели Мязитова З.С., Зарипова Д.М., Шафигуллина Л.Р. , музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....

А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү.

А.Алиш "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү....