«Куян кызы » АБДУЛЛА АЛИШ
план-конспект занятия по музыке (подготовительная группа) на тему

Мязитова Зульфия Саитовна

«Куян кызы » АБДУЛЛА  АЛИШ,  Воспитатели Мязитова З.С., Зарипова Д.М., Шафигуллина Л.Р. , музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kuyan_kyzy.doc661.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче   372 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Куян кызы »

АБДУЛЛА  АЛИШ

 Уртанчылар төркеме

. 

Рамазанова Э.Т.

Мәзитова З.С.

Зарипова Д.М.

Шафигуллина Л.Р.

        

Казан

2014 – 2015

Катнашалар. Куян, куян кызы, тиен, доктор Айболит.

Кирәкле материаллар. Йорт, агачлар, җәнлекләргә киемнәр, куян кзына яраклы киез итек.

Урман аланы.Өй каршында куян кызы уенчыклар белән уйнап утыра.

Куян кызы. Әй, әни бигрәк озак торды инде. (Шул вакыт әнисе кайтып керә, кулында итекләр.)

Куян кызы.  Әнием, бигрәк озак тордыӊ. Сине сагынып беттем. Кайда йөрдеӊ? Кайда булдыӊ?

Куян.  Кызым – аппагым, мин дә сине сагындым. Мин сиӊа бүләк эзләдем. Күр, нинди матур итекләр алып кайттым мин сиӊа. Ки. Аякларыӊ туӊмасын, сызламасын.

Куян кызы. Рәхмәт, әнием! Нинди матур, җылы итекләр. Мин анны хәзер киям дә урманга йөгерәм. (Әнисе өйгә креп китә)

Куян кызы урман буйлап йөгерә, уйный, ләкин итекләр җайсыз толалар.

Куян кызы.  Әй, бигрәк җайсыз бу итекләр. (Салып ыргыта) Кимим. Әни күргәнче яшереп куйим әле. (итексез йөгерә, уйный )

Куян. Кызым, балам, итекләреӊ кая? Ах, син наян, яшердеӊме? ( табып алып киертә дә кереп китә)

Куян кызы. Әй, барыбер кимим!

Бер көн яланаяк йөгерә куян кызы, ике көн йөгерә, өченче көнне елый- елый әнисе янына килә.

Куян кызы. Әни,әни! (әнисе өйдән чыга)

Куян.  Нәрсә булды кызым?

Куян кызы.  Әнием, минем аягым авырта!

Куян.  Кызым –йолдызым, син менә мине тыӊламадыӊ, яланаяк йөрдеӊ, менә аягыӊ шешкән. Инде хәзер нишләргә?

Якында гына тиен яши  икән ул ярдәмгә килә.

Тиен  Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, Доктор Айболит янына барырга кирәк. Ул кызыӊныӊ аягын бик тиз дәвалар, үзенеӊ киӊәшен бирер.

Куян.  Мин бит аныӊ кайда яшәгәнен белмим.

Тиен. Әйдәгез, юлны үзем күрсәтәм, ул балаларны чиратсыз кабул итә.

Урман аланында доктор Айболит йорты. Анда җәнлекләр.

Куян, Куян кызы.  (бергә)  Исәнме, доктор, Айболит.

Айболит   Исәнмесез, хәлләрегез ничек? Кай җиреӊ авырта?

Куян. Менә кызымныӊ аяклары шешкән, йөри алмый.

Айболит   Кая карыйк әле. Синеӊ аякларыӊ салкыннан туӊып шешкәннәр.

Менә мин хәзер аякларыӊа бик шәп май сөртәм. Итегеӊне салма, әни сүзен тыӊла. Аннан соӊ минем киӊәшләрне тотсаӊ,  бер өч көннән аякларыӊ төзәлер. Итекләреӊне гел киеп йөрсәӊ бервакытта да авырмассыӊ.

Куян. Куян кызы. ( бергә)  Рәхмәт сиӊа, доктор Айболит. Сау бул!

Шул вакыттан соӊ, Куян кызы бервакытта да итекләрен салмаган, гел киеп йөргән, шуӊа күрә Бер дә авырмаган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Куян кызы

Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды). Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру,...

Куян кызы

Театрализованная деятельность в средней группе....

Куян кызы

Абдулла Алишнын «Куян кызы» экияте буенча сценарий....

Презентация : А.Алиш "Куян кызы"

В презентации заданы разные задания для детей, С помощью этих заданий легко запомнить сказку....

А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү.

А.Алиш "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү....