А. Алишның "Куян кызы" әкияте буенча сценарий
материал по музыке (подготовительная группа) по теме

Шафигуллина Ландыш Расиховна

Абдулла Алиш "Куян кызы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kuyan_kyzy.doc213.5 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче   372 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Куян кызы »

АБДУЛЛА  АЛИШ

 Уртанчылар төркеме

. 

Рамазанова Э.Т.

Мәзитова З.С.

Зарипова Д.М.

Шафигуллина Л.Р.

        

Казан

2014 – 2015

Катнашалар. Куян, куян кызы, тиен, доктор Айболит.

Кирәкле материаллар. Йорт, агачлар, җәнлекләргә киемнәр, куян кзына яраклы киез итек.

Урман аланы.Өй каршында куян кызы уенчыклар белән уйнап утыра.

Куян кызы. Әй, әни бигрәк озак торды инде. (Шул вакыт әнисе кайтып керә, кулында итекләр.)

Куян кызы.  Әнием, бигрәк озак тордың. Сине сагынып беттем. Кайда йөрдең? Кайда булдың?

Куян.  Кызым – аппагым, мин дә сине сагындым. Мин сиңа бүләк эзләдем. Күр, нинди матур итекләр алып кайттым мин сиңа. Ки. Аякларың туңмасын, сызламасын.

Куян кызы. Рәхмәт, әнием! Нинди матур, җылы итекләр. Мин анны хәзер киям дә урманга йөгерәм. (Әнисе өйгә креп китә)

Куян кызы урман буйлап йөгерә, уйный, ләкин итекләр җайсыз торалар.

Куян кызы.  Әй, бигрәк җайсыз бу итекләр. (Салып ыргыта) Кимим. Әни күргәнче яшереп куйыйм әле. (итексез йөгерә, уйный )

Куян. Кызым, балам, итекләрең кая? Ах, син наян, яшердеңме? ( табып алып киертә дә кереп китә)

Куян кызы. Әй, барыбер кимим!

Бер көн яланаяк йөгерә куян кызы, ике көн йөгерә, өченче көнне елый- елый әнисе янына килә.

Куян кызы. Әни,әни! (әнисе өйдән чыга)

Куян.  Нәрсә булды кызым?

Куян кызы.  Әнием, минем аягым авырта!

Куян.  Кызым –йолдызым, син менә мине тыңламадың, яланаяк йөрдең, менә аягың шешкән. Инде хәзер нишләргә?

Якында гына тиен яши  икән, ул ярдәмгә килә.

Тиен  Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, Доктор Айболит янына барырга кирәк. Ул кызыңның аягын бик тиз дәвалар, үзенеңә киңәшен бирер.

Куян.  Мин бит аның кайда яшәгәнен белмим.

Тиен. Әйдәгез, юлны үзем күрсәтәм, ул балаларны чиратсыз кабул итә.

Урман аланында доктор Айболит йорты. Анда җәнлекләр.

Куян, Куян кызы.  (бергә)  Исәнме, доктор, Айболит.

Айболит.  Исәнмесез, хәлләрегез ничек? Кай җирең авырта?

Куян. Менә кызымның аяклары шешкән, йөри алмый.

Айболит   Кая карыйк әле. Синең аякларың салкыннан туңып шешкәннәр.

Менә мин хәзер аякларыңа бик шәп май сөртәм. Итегеңне салма, әни сүзен тыңла. Аннан соң минем киңшләрне тотсаң,  бер өч көннән аякларың төзәлер. Итекләреңне гел киеп йөрсәң,  бервакытта да авырмассың.

Куян. Куян кызы. ( бергә)  Рәхмәт сиңа, доктор Айболит. Сау бул!

Шул вакыттан соң, Куян кызы бервакытта да итекләрен салмаган, гел киеп йөргән, шуңа күрә бер дә авырмаган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү.

А.Алиш "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү....

Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру”

Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру&rdquo...

Сценария: "Әкият “Серле урман” (Г.Тукай әкиятләре буенча)"

Г.Тукай әкиятләре белән таныштыру. Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү....

"Чуртан кушуы буенча..." сценарий новогоднего праздника

Материал содержит текст театрального представления  по сказке "По щучьему велению" на татарском языке и в измененном варианте. Весь сценарий сопровождается стихами, песнями (полные текс...

"Чуртан кушуы буенча" яңа елга сценарий

quot;Чуртан кушуы буенча" яңа елга сценарий...