Сценария: "Әкият “Серле урман” (Г.Тукай әкиятләре буенча)"
классный час (старшая группа)

Г.Тукай әкиятләре белән таныштыру. Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon serle_urman.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әкият “Серле урман” (Г.Тукай әкиятләре буенча)

Өлкән яшьтеге балалар өчен (5 – 6 яшь)

Максат: Г.Тукай әкиятләре белән таныштыру.

Тәрбия бурычы: Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Әкиятләр ярдәмендә балаларда матурлыкны күрү, яхшылыкка  өйрәнү, шәфкатьле, гадел, кыю булу күнекмәләре үстерү.

Белем бирү бурычы: Балаларның сүзлеген баету, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: Урман күренешләре ясап бизәлгән ширма; ширма каршына агачлар, бүрәнә, елга күренеше, төрле җәнлекләр; Һәр күренеш музыка ярдәмендә уза.

Катнашалар: 1. Зөһрә кыз

2. Күбәләк

3. Бәрән

4. Кәҗә

5. Шүрәле

6. Батыр

7. Малай

8. Су анасы

9. Балыклар

Әкиятче:

- Борын-борын заманда яшәгән Зөһрә кыз. Зөһрә кызны әнисе урманга җиләккә җибәргән.

(Зөһрә кыз керә. Кулында кәрҗин. Урманга соклана, кошлар тавышын тыңлый, елга янына килә. Аланга чыга. Күбәләк очып керә. Кыз әйләнәсендә оча. Кыз күбәләкне мактый, тотарга тели.)

Зөһрә кыз:

  • Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп.

Җыр “Бала белән күбәләк” З.Хабибуллин көе, Г.Тукай шигыре.

Әйт әле, күбәләк

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп

Табаламсың ризык?

Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

(Күбәләк очып чыгып китә. Ерактан кәҗә белән бәрән кычкырган тавыш ишетелә.)

Зөһрә кыз:

  • Кемдер килә монда?

(Кыз агач артына барып утыра. Кәҗә белән Бәрән керәләр. Җырлыйлар.)

Кәҗә белән Бәрән:

Туннарга киендерә

Җылыта, сөендерә.

Тоягы аның ярык

Исеме аның сарык

(“Кәҗә белән Бәрән ” әкиятеннән өзек.)

Кәҗә белән Бәрән:

Икебезгә бер зур гына капчык тегеп

Киттек икәү кырга таба юлга чыгып.

(Бүре башын күрәләр.)

Кәҗә: - Нәрсә соң бу? Бүре башы! Әй мин куркам!

Бәрән: - Мин дә куркам, тотарга бит, мин дә куркам!

Кәҗә: - Сарык абзый, син батыррак, син көчлерәк!

Сарык: - Син Сакалбай, хәйләкәрерәк, гайрәтлерәк!

Кәҗә белән Бәрән: Алайса икәү тотыйк,

Башны капчыкка салыйк

Һәм тагын юлга чыгыйк!

(Бүре башын капчыкка салып, кычкыра-кычкыра чыгып китәләр. “Бе-ее, Ме-ее”. Зөһрә кыз керә, җиләк җыя.)

Җиләк җыям как коям

Дәү әнигә бүләккә

Монда җиләк күп икән

Аю, бүре юк икән.

(Шүрәле кычкырган тавыш була. “Шүрәле” балетыннан көй уйнала. Ф.Яруллин көе.)

Зөһрә кыз:- Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра!

(Бии-бии шүрәле керә.)

Шүрәле: - Әй, сылу кыз, кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет. Килче  икәү уйнык бераз кети-кети.

Зөһрә кыз:- Әйдә соң уйныйк бераз, кети-кети.

(Батыр керә).

Батыр: - Кем монда тавышлана?

Шүрәле: -Син кем? Синең исемең ничек?

Батыр: - Мин Былтыр!

Шүрәле: - Әйдә келт-келт уйнык.

Батыр: - Элек агачны арбага салырга булыш, аннары уйнарбыз.

Шүрәле: - Былтыр кысты, Былтыр кысты!

(Шүрәле кычкырып чыгып китә.)

Зөһрә кыз: - рәхмәт Батыр.

Батыр: - Сау бул, Зөһрә кыз!

Зөһрә кыз: - Сау бул!

Зөһрә кыз: - Нинди матур урман,саф һава, кошлар сайрый, тәмле җиләкләр үсә.

(Агач төбенә барып утыра. Елга янына бии-бии балыклар һәм су анасы чыга. Бииләр. Су анасы елга янында утырып кала. Кулында алтын тарак. Балыклар чыгып китәләр. Су анасы утырып чәчләрен тарый. Елга янына малай килә.)

Малай: Җәй көнне эссе һавада, мин суда коенам йөзәм!

Чәчрәтеп, уйным, чумам, башым белән суны сөзәм.

Бервакыт, китәм дигәндә, тоште күзем басмагыө

Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый, кулындагы алтын тарак

Шул тарак белән утыра тузгыган чәчен тарап

Чәчләрен үргәч торып сикерде, түште сугша ул

Чумды да китте, тәмам юк булды, күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага

Җен оныткан ахрысы, калган тарагы басмада.

(Малай таракны алып йөгерә, артына карый)

           - Аһ, харап эш, Су анасы да минем арттан чаба!

Су анасы: - Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!

(Су анасы малай артыннан чаба. Зөһрә кыз аланга чыга.)

Зөһрә кыз: - Урман бик серле икән! Җиләкләремне алыймда өйгә ашыгыйм. әнием мине көтәдер.

(Артистлар чыгалар, бергә җырлыйлар, бииләр.)

Җырладыкта, уйныдыкта,

Күңелле булды безгә

Зур рәхмәт, хәерле юл

Телибез хәзер сезгә.

Тәмам.

Әдәбият: Г.Тукай әкиятләре: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән бәрән турында әкият”; Г.Тукай “Шигырьләр!.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай әкиятләреннән салат

Тема:“Яшәсен лә безнең чын дуслык”.Г.Тукай әкиятләреннән салат.Максат:vбалаларның рольләрне башкару осталыкларын үстерү, vсәнгатьле сөйләмгә өйрәнү; vдуслык төшенчәсен ныгыту;vГ.Тукайның и...

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

Комплексное занятие по обучению татарскому языку "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ "

Конспект комплексного занятия по татарскому языку для русскоязычных детей 6 - 7 лет....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасыназурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Сценарий спектакля по сказкам Г.Тукая "Серле урман"

Сценарий спектакля по сказкам Г.Тукая "Серле урман"...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...