Нəүрүз бəйрəме: «Нəүрүз мөбәрак булсын!»
материал

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

 

(уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары өчен)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz_byrme.docx20.52 КБ

Предварительный просмотр:

Нəүрүз бəйрəме: «Нəүрүз мөбәрак булсын!»

(уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары өчен)

Максат: Татар халкының милли бəйрəме «Нəүрүз» бəйрəме турында балаларның белемнəрен киңəйтү. Милли горурлык хислəре тəрбиялəү.

Бурычлар:

•  бəйрəмдə катнашасы килү телəге булдыру, иптəшлəренең чыгышларын

дикъкать белəн карарга һəм тыңларга өйрəтү;

•  бəйрəм мөхите булдыру, балаларда күтəренке кəеф тудыру;

•  матур əдəбият һəм фольклор əсəрлəрен сəнгатьле итеп башкарырга

өйрəтү.

Җиһазлар: уеннар өчен кирəк- яраклар, кулъяулык, ачкыч.

Алдан əзерлек эше: Җырлар, шигырьлəр, мəкальлəр өйрəнү.

Бəйрəм барышы:

 Зал язгы табигатьне чагылдырып бизəлгəн: ясалма агачлар, чəчəклəр, кояш. Плакат эленгəн: «Яз килә – Нәүрүз килә».

Алып  баручы:  Хəерле  көн,  балалар,  кунаклар.  Сезнең  барыгызны  да  язгы

зур  бəйрəм  –  Нəүрүз  бəйрəме  белəн  котлыйбыз.  Бу  бəйрəмне  безгə  борынгы

бабаларыбыз биреп калдырган. Кешелəр бу бəйрəмне кыш үтеп, табигать яңара

башлагач,  көннең  төн  белəн  тигезлəшкəн  мəлендə  билгелəп  үткəннəр.  Нəүрүз

иң  шатлыклы  яз  бəйрəме -  өмет  бəйрəме  булып  безнең  көннəргə  кадəр  килеп

җиткəн.  Таң  ату  белəн  кешелəр  учак  кабызганнар,  аш-су  пешереп  бер-берсен

сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Без дə бүген уйнап, җырлап

ярышып Нəүрүзбикəне каршы алырбыз.

1 бала: Əйдə, кояш, сип нурыңны,

Кызганма бер дə,

Зур бəйрəм, күңелле бəйрəм

Яз бүген бездə.

2 бала: Тизрэк кил безгə, жылы яз,

Тизрəк-тизрəк кил!

Куяннар тунып беткəндер,

Иссен җылы җил.

3 бала: Урманда бит җылы өйдə,

Җылы мич тə юк.

Куяннарның əбилəре

Бəйлəми оек.

4бала: Тизрəк кил безгə, җылы яз,

Тизрəк-тизрəк кил!

Кошчыкларга җырлар өйрəт,

Уйна, сайра, көл.

5 бала: Урманда бит пешермилəр

Түгəрəк калач.

Песнəклəрнең туннары юк,

Тамаклары ач.

6 бала:Тизрəк кил безгə, җылы яз,

Тизрəк-тизрəк кил!

Балыкларны коткар берүк,

-Боз астында күл.

7 бала: Чəчəклəр белəн күмелсен

Без яшəгəн ил.

Тизрəк кил безгə, жылы яз,

Тизрəк-тизрəк кил!

Җыр «Яз  җитə»

(Убырлы карчык керə.Җеп белəн урап бəйлəнгəн Нəүрүзбикəне алып килə)

Убырлы карчык: Килми генə торсын əле яз! Менə Нəүрүзбикəне алып

китеп үземнең өемə биклəп куям. Миңа да бəйрəм кирəк. Минем өемə яз китерсен,

матурлык китерсен!

Нəүрүзбикə: Юк – юк, җибəр мине, Убырлы, мин биклəнеп яши алмыйм.

Мин кешелəрне бик, бик яратам. Балаларга яз китерəсем, шатлык өлəшəсем бар.

Убырлы карчык: Ə – ə – ə, балаларны яратасың, ə мине яратмыйсыңмы?

Нəүрүзбикə: Əйбəт  булсаң,  явызлыклар  кылмасаң,  сине  дə  яратырмын,

сиңа да җылы, якты, кояшлы көннəр алып килермен.

Убырлы  карчык: Җылы,  якты,  кояшлы  көннəр  алып  килерсеңме?  Андый

рəхəтлеклəрне башкалар белəн бүлешеп булмый инде. Əйдə, үземə генə алып килерсең  андый көннəрне. Менə мин сине шушы ачкыч белəн өемдə биклəп тотармын (ачкыч  күрсəтə). Кулъяулыгыма  яхшылап  төенлəп  куйыйм  əле (ачкычны  кулъяулыкка төенлəп, кесəсенə салганда төенле кулъяулык төшеп кала. Убырлы Нəүрүзбикəне алып чыгып китə).

Алып баручы: Балалар, нишлибез инде? Нəүрүзбикəдəн башка язда килми,

кояш та чыкмый бит. (Аптырап йөргəндə төенлəнгəн кулъяулыкны табып ала.

Чишеп ачкычын алмакчы була, чишелми. Кулъяулык сөйлəшə).

Кулъяулык (аудио  язма):  Юк,  мин  гади  яулык  түгел,  бик  тиз  генə

чишелмим.  Мине  чишəсегез  килсə,  җырлап  –  биеп,  уйнап  көлеп  күңелемне

күрегез. Шартымны үтəсəгез, бəлки чишелермен – ачкычлы булырсыз.

Алып баручы: Кулъяулыкның да шарты бар икəн, Убырлы карчыкныкы

шул  ул!  Балалар,  без  бу  шартны  үти  алабыз  бит.  Əйдəгез  əле,  уйнап  җырлап,

биеп алыйк!

1. Уен «Капкалы» “Там, там, тамчы там” уены.

(чишеп карый, чишелми)

2. Җыр «Яз килə»

(чишеп карый, чишелми)

3. Шигырлəр сөйлəү

(чишеп карый, чишелми)

4. Аерым җыр «Солдатлар»

(чишеп карый, чишелми)

Алып баручы: Балалар, чишелми бит əле бу яулык һаман, Нишлəргə инде!? Татар халкы элек-электəн укымышлы, зыялы халык булган, мəкальлəр, əйтемнəр уйлап чыгарган.  Əллə без дə мəкаллəр əйтеп карыйкмы икəн?

5. Барлык балалар белəн уен: «Төенлəнгəн кулъяулык»

(мəкальнең башын алып баручы əйтə, азагын кулъяулык бирелгəн бала əйтеп

бетерə).

Алып баручы: (уен беткəч) Əйдəгез инде кулъяулыкның төенен чишеп карыйк

(яулык чишелə ачкычны алалар).

(Убырлы карчык керə)

Убырлы карчык: Кая югалттым соң шул кулъяулыгымны? Сез күрмəдегезме?

Алып баручы: Күрдек тə, таптык та, инде. Ачкычны да кулга төшердек. Менə!

(Күрсəтə)

Убырлы карчык: Минем ачкыч бит ул, бирегез!

Алып баручы: Бирми генə торыйк əле. Менə безнең балалар белəн ярышып

кара, җиңə алсаң, карап – карарбыз.

Ярышлар:

1. «Кашыкка күкəй куеп ярышу» (Убырлы җиңелə)

2. «Капчык киеп узышу». (Убырлы җиңелə)

Алып  баручы: Менə,  Убырлы  карчык  җиңелдең!  Нəүрүзбикəне  алып кил  безгә.

Убырлы  карчык: (еламсырап) Ярар, Нəүрүзбикəне алып килермен.

Алып  баручы: Ышанып  җибəрəбезме,  балалар?  (Əйе).  Ярый  инде,  бар алып кил  Нəүрүзбикəне. (Ачкычны бирə. Убырлы чыгып Нəүрүзбикəне алып керə).

Убырлы карчык: Менə алып килдем- сүземдə тордым (үзе китə).

Нəүрүзбикə: Рəхмəт, сез мине явыз карчыктан коткардыгыз.

Агымсулар кичтем мин,

Биектаулар үттем мин.

Сезне сагынып килдем мин

-Нəүрүз котлы булсын!

Алып баручы: Балалар, Нəүрүзбикəне уртага алып аңа матур җырыбызны

җырлыйк əле. Килегез!

“Там, там, тамчы там” җырлы уены.

Нəүрүзбикə: Рəхмəт,  балалар,  матур  җырыгыз  өчен.  Мин  дə  буш  килмəдем-

сезгə  язгы  матур,  җылы  көннəр,  шифалы  яңгырлар  алып  килдем.  Язгы  кояш

һəр көнегезне шатлыкка, бəхеткə күмсен.

Сыерчык сайрап үтте.

Һавалар зыңлап китте.

Шатлатланып каршы алыгыз,

Яз җитте бит, яз җитте!

Бəйрəм тəмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

Юлларыгыз һәрчак имин булсын

Юлларыгыз һәрчак имин булсын темасына презентация...

Котлы булсын Яңа ел!

Сценария для новогоднего утренника....

Туган көнең котлы булсын!

Өлкәннәр төркемендә туган көн кичәсе....

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

"Нәүрүз котлы булсын!"

Татар халкының иң яраткан бәйрәме....

"Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?"

Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?         ...