"Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?"
консультация (подготовительная группа) по теме

Гильмутдинова Гузелия Хусаиновна

         Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?

                           Әти – әниләргә   киңәшләр.

1.   Әдәплелек - кешенең эчке культурасын билгели торган эшләрнең суммасы ул. Баланы кечкенәдән үк үз-үзен әдәпле тоту күнекмәләренә гадәтләндерү   мөһим. Аны миһербанлы булырга, кылган эшләренең асылына төшендерә, «яхшыны яманнан аера белергә» өйрәтергә кирәк.

           - Яхшы бул! Кешенең шатлыгын да, кайгысын да күрә бел, ярдәм итә улыр идебел, -дип  өйрәтәбез.

          -Намуслы бул! Битеңә оят китерерлек эшләр кылмаска тырыш, - дибез.

           -Хезмәт итәргә өйрән. Бөтен уеңны, түземлегеңне, тырышлыгыңны һәм йөрәгеңне биреп эшләгән эш рухи яктан баета, аңыңны ача, - дибез.

           -Горур булып, мөстәкыйльлеккә омтылып үс. Хисләрең якты, теләкләрең изге булсын,- дибез.

 2.      Өйдә «Иң игътибарлы» уенын оештырырга.

            -Баланың елмаюына игътибар итегез. Чөнки баланың барлык эчке кичерешләре йөзендә чагыла. Димәк, бала үзен бәхетле хис итә икән, ул елмая, көлә. Ә йөзендә елмаю булган бала миһербанлы, ягымлы, нәзакатле, инсафлы була. Баланың инсафлыгы үзен дөрес тота, әдәп кагыйдәләрен үти белүендә, аның тышкы кыяфәтендә, сөйләшүендә чагыла. Өлкәннәр бу сыйфатларны балаларда үз урнәкләрендә һәм һәр кылган уңай эшләре белән, сабыйга, дусларча, мактау – хуплау сүзләре әйтеп тәрбиялиләр. Нәниләргә карата тәлапчәнлекне киметмичә, назга саранланмаска кирәк. Әгәр өлкәннәр балага ягымлы мөнәсәбәттә булсалар, балада уңай тойгы барлыкка килә.

3.      Өйдә ял көнендә «Кем күбрәк «тәмле  сүз»  әйтә?» уенын уйнарга.

          - Әти - әниләр балаларның һәрвакытта да үзләреннән үрнәк алып үсүләрен онытмасыннар иде. Шуңа күрә урамда барганда, очраган танышлары белән, күршеләре белән, шифаханәдә табиб белән тәрбияче һ.б. белән һәрвакыт итәгатьле итеп  исәнләшергә, саубуллашырга кирәк.  Гаиләдә иртән «хәерле иртә», ә кич белән «тәмле йокы»  теләргә гадәтләндерү  яхшы булыр иде. Әгәр бала нинди дә булса сәбәп аркасында исәнләшергә теләми икән, аны мәҗбүр итәргә ярамый. Соңыннан үзе белән аерым гына сәбәбен ачыкларга һәм ни өчен шулай эшләргә ярамаганын аңлатырга кирәк.

4.       Ял, бәйрәм көннәрендә балалар белән бергәләп музейга, театрга барырга.

           - Балаларны  җәмгыять урыннарында тотанаклы булырга, кешенең игътибарын үзеңә артык җәлеп итмәскә, кычкырып сөйләшмәскә, тәртип  һәм чисталык сакларга өйрәтү турында әңгәмә.

5.        «Ышаныч күрсәтеп тәрбияләү»

          - Тәрбияле әти һәм әни беркайчан да баланың кешелек дәрәҗәсен төшерергә тырышмый. Беркайчан да балага кычкырмый. Тәрбия чарасы итеп, бервакытта да тән җәзасын кулланмый.

          - Әдәпле ата – аналар  балаларына юкка -  барга кисәтү  ясамыйлар. Мөмкин булган һәр очракта балаларның мөстәкыйльлеген хуплап торалар.

          - Ата – аналарның балаларына куйган таләпләре  бердәм булырга тиеш.

          - Балага куясы таләпләрне ата – аналар иң элек үзләренә куеп карасыннар. Шуңа күрә үз балаларына карата алар да әдәпле, игътибарлы булырга тиеш. Улыңа яки кызыңа «хәерле иртә», «тыныч йокы», «рәхмәт» кебек сүзләрне ешрак әйтергә, шулай ук аны эшләгән эше яки игътибары өчен мактарга онытмаска кирәк.

6.      – Табын янына беркайчан да баш киемендә утырырга ярамый.

         - Ризык капкан килеш сөйләшү – әдәпсезлек.

         - Балалар табын янында матурлыкка һәм тәртипкә күнексен өчен, савыт -  саба чиста һәм зәвыклы булырга тиеш.

        - Тәлинкәгә ашап бетерерлек кенә ризык салырга кирәк.

        - Ашны кашык белән ашыйлар. Сул кул  тез өстенә түгел, ә өстәлгә куела.

Ашны ашап бетергәндә, тәлинкәне табын ягына янтайталар.

        - Турап пешерелгән итне, яшелчә, бәрәңге, макарон ризыкларын чәнечке белән ашыйлар.

        - Кәгазь салфеткаларны махсус  савытка, материядән тегелгән салфеткаларны тәлинкә янына куялар.

       - Ашап бетергәч, чәнечке белән кашыкны икесен янәшә, тәлинкәгә куялар.

        - Торт, пирожный яки башка кремлы камыр ашларын кечкенә кашык белән ашыйлар.

       - Табын янында үзеңне матур, әдәпле тоту кагыйдәләре белән балаларны даими рәвештә таныштырып торырга кирәк. Моны артык нечкәләнмичә һәм йөдәтмичә эшләргә кирәк. Ата – ананың  үз – үзен яхшы тотуы – бала өчен иң яхшы үрнәк.

7.    – Өйдә ватык уенчыклар, ертык китаплар сакларга ярамый. Балалар шуңа ияләнеп үссеннәр.

        - Уенчыкларның матурлыгы белән бергә, төрлелегенә дә игътибар итәргә кирәк. Уенчык балада матурлык хисе тәрбияләү, аның аң – зиһенен үстерү, бармакларны эшләтү, әйләнә – тирә белән танышу өчен кирәк.

        - Яңа уенчык өчен бала шатлана, куана, ләкин аңа очраган һәр уенчыкны сатып алырга ярамый.

        - Алган уенчыкларны сакларга өйрәтергә кирәк. Бала уйнаганнан соң, уенчыкларын үзе җыеп куярга гадәтләнсен.

        - Китапларны рәсеменә карап кына алмаска, ә эчтәлеге  буенча тупларга кирәк.

        - Почта аша бик күп төрле газета – журналларга язылырга мөмкин.

8.      Балаларны кечкенәдән үк мөстәкыйльлеккә  өйрәтергә кирәк.  Алар үзләре киенеп –  чишенергә, киемнәрен билгеле бер урынга урнаштырырга, бүлмәне тәртиптә тотарга өйрәнсеннәр.

              Шулай ук тузан сөртү, савыт –  саба җыештыру, үзенең аяк киемнәрен чистарту кебек эшләрне эшләргә гадәтләнсен өчен тиешенчә җитдилек белән таләпчәнлек күрсәтергә кирәк.      

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dplelek.docx23.72 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

Юлларыгыз һәрчак имин булсын

Юлларыгыз һәрчак имин булсын темасына презентация...

Котлы булсын Яңа ел!

Сценария для новогоднего утренника....

Туган көнең котлы булсын!

Өлкәннәр төркемендә туган көн кичәсе....

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

"Нәүрүз котлы булсын!"

Татар халкының иң яраткан бәйрәме....

Сценарий: “Котлы булсын Әниләр бәйрәме ”

Алып баручы . Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдыз...