Минем күңел тәлгәшләрем...

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

                                                                                                       Көянтәләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koyantlr.doc22 КБ

Предварительный просмотр:

Әбиемнең зәңгәр көянтәсен,

Бик еш алып карыйм кулыма.

 Ул алып кайта мине кабат,

 Шул елларның матур чагына.

Кызлар көянтәсен иңенә куеп,

Төшеп бара чишмә буена.

Ә авылның батыр егетләре,

Гармун суза кичке уенда.

Чишмәләрдән сулар алган чакта,

Чулпылары китә бәрелеп.

Эх, беләсе иде кемне уйлый икән,

 Кемне сөя икән өзелеп.

Каз өмәсе җиткәч, кабат кызлар,

Каз юарга төшә чишмәгә.

Монда инде бик күп серләр ачыла,

Кем кияүгә чыга, кайчанга?

Тылсымлы  ул безнең чишмә юлы,

Күпләр анда танышып, кавышкан.

Кайберәүләр яшьлекләрен эзләп,

Кайтып килә чишмә юлыннан.

 

                 

,