Балаларга...

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

Балаларга багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stihi.doc21 КБ

Предварительный просмотр:

Каз үстерәм, чигү чигәм,
Эшне өзелеп яратам
Энием дә мактап дәшә:
“Уңган кызым, Эльмирам”
Сөлгеләрем бигрәк матур,
Сабантуй батырына
Мендәрләрем бигрәк йомшак
Яңа туган сабыйга.

Безнең гаилә - тату гаилә,
Күпләр сокланып карый.
Бездә бар да хезмәт сөя,
Өебез тыштан балкый
Мин Рамильисемле малай
Эшсез һич тора алмыйм,
Өйдә эш бетә калса,
Күршеләргә кергәлим.

Гөлия мин, гөлләр сөям
Тәрәз саен гөлләрем
Беленне дә тәмле пешерәм,
Бик еш мактый әбием,
Гөлләр яраткан кешенең
Олы диләр йөрәге
Ярдәм итәм кешеләргә,
Сөенсен күңелләре

Безнең гаилә кунак сөя,
Әни тәмле пешерә.
Алар килгәч, һәр табынга
Тәмле бал да кертелә
Мин Гомәр булам, дусларым
Балны бик – бик яратам
Шуңа күрә әтиемә
Бал кортларын карашам

Гөлнәфис булсам да үзем
Спортны бик яратам
“Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”
Икәненә ышанам.
Кышын чаңгыда шуам мин,
Җәен йөзәм суларда
Әнигә дә ярдәм итәм
Әйбәт укыйм мәктәптә