Бәхетле бала

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

Һәр кеше бәхетне үзенчә аңлый...

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dokument_microsoft_word_6.doc21 КБ

Предварительный просмотр:

Мин бәхетле бала...

Мин бәхетле бала...

Моңнарым бар, сөяр өчен талларым бар.

Җырлар өчен җырларым бар,

Яратырга әнием бар,

Кочар өчен сеңелем бар,

Күрешергә туганнар бар,

Көлешергә дусларым бар,

Кояш нурын күрер өчен

Балкып янган күзләрем бар.

Якыннарны кочар өчен,

Хыялларга очар өчен,

Канатлар бар иңнәремдә,

Йөрәгем бар күкрәгемдә.

Хисләрем бар янар өчен,

Хыяллар бар уйлар өчен,

Саулыгым бар тәннәремдә,

Иманым бар күкрәгемдә.

Миләшем бар өй түрендә,

Тәмле ипи өстәлемдә,

Кайнар  учак җылынырга,

Киләчәгем талпынырга.

Йолдызлар бар үрелергә,

Ялгыз аем серләшергә,

Барсын, барсын өзелеп сөям,

“Мин бәхетле бала”-  диям!