Ялгыз ана

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

Ялгыз анага багышлана

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yalgyz__ana.doc24 КБ

Предварительный просмотр:

                                       Ялгыз  ана...

Ялгыз ана...

Нәрсә булган бүген аңа?

Тәрәзәдән күзен алмый, карый тышка,

Зәңгәрләнеп торган болытларга, йолдызларга.

Һәр тавышка колак сала, тынып кала,

Кошлар сайравын да тыныч тыңлый алмый

Әйтерсең лә, аның улы шулай моңлы җырлый.

Нәрсә булды бүген аңа?

Ул бакчага бүген чыгып, каеннарны кочты,

Аларны бит нәни кулы белән ул утыртты.

Алмагачлар инде күптән алма бирә,

Карлыганнар һәр җәй саен мул өлгерә.

Син казыган коедан әниең сулар ала,

Син утырткан чәчәкләрне карап, ул юана.

Нәрсә булды бүген аңа?

Ялгыз ана әкрен генә салмак җырын суза,

Күзләреннән кайнар яшьләр булып моңнар тама.

Ул баласын бүген төшләрендә күрде, кочып сөйде,

“Бик сагындым, балам, тизрәк кайтчы” – диде.

 Бала эндәшмәде, елмайды да, югалды ул томан эчендә

Калды бары әнисенә, балакаен төштә күрергә.

Ялгыз ана...

Нәрсә булган бүген аңа?

Ул баласын югалтканга, айлар түгел, еллар үтте,

Ана башындагы җирән чәчне кайгы – хәсрәт ап – ак итте.

Кешеләрнең балалары кайтып:”Әнием, җаным,” – диеп дәшкәндә,

Ташланасы килә упкыннарга, сикерәсе килә диңгезгә.

Ялгыз ана...

Нәрсә булган дисезме сез?

Бүген туган көне баланың,

Ничә еллар буе саклый һаман йөрәк түрләрендә.

Шул елларның бәхет – шатлыгын.

Исенә төшерә бишек җырларын ул, исен төшерә матур көлүне,

Оныта алмый ана, оныта алмый,

Ходай биргән татлы җимешне.