Татар теле рус балаларына

6 сообщений / 0 новое
Последнее сообщение
Татар теле рус балаларына

Быел мин беренче тапкыр  рус телле балаларына, башлангыч сыйныфларда татар телен укыта башладым. Нинди кызыклы эш формаларны кулланып була? Һәм 1нче сыйныфта уку программасын ничек дөрес төзергә?

Рус балаларына татар теле
Без укуга дәреслек буенча хикәяләр, текстлар, шигырьләрне аерып алабыз.
Туған тел рус балаларына
Мин рус мәктәбендә башҡорт теле уҡытам.1-се класта уйын формаларын(шулай уҡ халыҡ уйындарын да) күп ҡулланырға тырышам.Үҙем компьютерҙа төрлө рәсемле карточкалар эшләйем.Балалар ҡыҙыҡһынып өйрәнә.Уңыштар теләйем.
рус балаларына татар теле

Мин дә рус балаларына татар теле укытам .Без Роза Зәкиевна Хәйдәрова программасы һәм дәреслеге белән эшлибез.Ул программа балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып төзелгән,үзенең мультфильм геройлары белән зшләнгән видео материалы,ата-аналар өчен ярдәмлек китабы бар.Бер авыз сүз белмәгән ата-ана да аның ярдәмендә баласына булыша ала.

рус балаларына татар теле

Мин 9 ел рус балаларына татар телен укытам.Башкортстанда татар мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен программа бар, ә менә шәһәрдә укыган балалар өчен юк.Шуңа күрә без Татарстанда чыккан программага таянып укытабыз.

Мин 16 ел рус балаларын татар

Мин 16 ел рус балаларын татар теленә өйрәтәм.Ләкин 1 нче сыйныфларны үткән уку елында биргәннәр иде.Дәрестә төрле уен формаларын кулландым.