Галиева Ленара Рафаиловна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Кеше күңелен аңлау өчен, Кешелекле булу кирәк

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Эзләнү- тикшеренү эшләре, иҗат эше.

Увлечения: китап уку, иҗади эшләр

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Актаныш, Актанышскии район

Место работы: Актанышский район, МБОУ "Актанышская средняя общеобразовательная школа №1"

Звание, ученая степень: I квалификационная категория

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/galieva-lenara-rafailovna
Һәркемнең бәхете аның үз кулында


О себе

Мин, Галиева Ленара Рафаиль кызы, Актаныш районы Актаныш 1 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Үз һөнәремне бик яратам. Белемем: югары, I квалификацион категорияле укытучы

Белем күтәрү: "Яңача белем бирү стандартлары кысаларында татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре". Яр Чаллы социаль - педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, 2011 ел

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Китап- белем чишмәсе"-  дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Ул сине үз дөньясына алып кереп китә, шул геройлар язмышына борчылдыра, алар шатлыгына - шатландыра. Сезгә дә берничә үзем өчен иң- иңнәре булганнарын тәкъдим итәм:

Зифа Кадыйрова  "Сагынырсың, мин булмам", Ф.Латыйфи "Хыянәт" , Х.Сарьян "Бер ананың биш улы" һ.б.

Мой взгляд на мир


Мои достижения


Моё портфолио

Бүгенге көндә һәр укытучының электрон портфолиосы булырга тиеш дип саныйм. Укыту эшендә күп төрле яңа технологияләр кертелде, аралашу, мәгълүмат  җыю алымнары күбәйде. Мәгълүм булганча, мәгълүматлаштыру белем бирү процессында елдан -ел тирәнрәк үтеп керә. Уку-укыту эшләрен җайга салырга, , белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә. 

Бөтендөнья белем бирү процессының мөһим һәм тотрыклы тармагы - заманча мәгълүмати технологияләр куллану. Соңгы елларда байтак фәннәрне укытуда, шул рәттән татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер техникасы һәм башка мәгълүмати технологияләр кулланыла башлады.  Башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә дә, компьютер техникасы куллануның роле зур. Шулай ук югары культуралы шәхес тәрбияләүдә;, балаларның фикерләү сәләтен үстерүдә; аларга эстетик тәрбия бирүдә; укытуның сыйфатын күтәрүдә; фәнара бәйләнеш булдыруда; укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда мәгълүмати технологияләрнең йогынтысы бар. 

Эзләнү-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнүче укучылар өй эшләрен үтәгәндә яисә реферат, проект эшләре башкарганда, дәрескә өстәмә материаллар туплаганда компьютердан файдалана. Мондый очракта алар үзләре татар телендәге сайтларга кереп кирәкле материаллар туплый.

Добавить грамоту в портфолио