Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше
план-конспект урока (6 класс) по теме

6 нчы сыйныфта боерык фигыль темасын аңлату. Дәрес барышында белемнәрне проектр ярдәмендә мисаллар белән ныгыту. Укучыларга дәрес материалын үз белемнәре нигезендә ачтыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon boeryk_figyl.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Галиева Ленара Рафаиль кызы Актаныш мунципаль районы

Актаныш 1 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

6 сыйныф

Тема: Боерык фигыль

Максат: Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.

                Укучыларның уйлау сәләтен, фикерләү активлыгын, сөйләм

                телен үстерү.  Патриотик хис һәм табигатькә сакчыл караш

                тәрбияләү.

Җиһазлау : Мультимедиа проекторы, слайдлар, тест, таблица,

                    А.Алиш, И.Юзеев, М.Җәлилнең  шигырьләре, “Хикмәтле

                    дә бизәкле дә туган тел” (Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов), боерык      

                    фигыльләр кергән мәкаль һәм әйтемнәр.

Дәрес тибы. Яңа тема аңлату дәресе.

Укыту методы:  Аңлату, әңгәмә;

Укыту алымнары., Дәреслек белән  эш,   таблица белән эшләү, сөйләм  

                                   үстерү,  күнегүләр    эшләү,  мөстәкыйль эш.

Дәрес планы

I. Оештыру Уңай  психологик  халәт  тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар.  Татар теле дәресен башлыйбыз. Алдагы дәрестә без бергәләп фигыль төркемчәләрен өйрәнә башладык. Ә менә бүген затланышлы фигыльләрнең берсе - боерык фигыль турында сүз алып барырбыз. Боерык фигыльләрнең нинди мәгънә белдерүләрен, төрләнешен, гомумән, аларны гамәли куллана белергә белергә өйрәнү ─ безнең төп максатыбыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү. Алда үтелгән дәресләрне искә төшерү. Төркемнәр арасында  капма –каршы сорауларга җаваплар бирү.

Нинди сүз төркеме фигыль дип атала? (Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли, нишләр, нишлә кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме фигыль дип атала.)

Фигыльләр нәрсә белән төрләнә, нинди фигыльләрне затланышлы диләр?( Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне затланышлы диләр.)

Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?( Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.)

III. Яңа тема.

.(I cлайд) Экранда шигырьләр.

Бирем. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Фигыльләрне табарга, сорау куярга.

Барыгыз болынга балалар, балалар!

Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!

Елмайсын күреп шат аналар,

Юансын боеккан күңелегез...

                                            (М.Җәлил)

Көтмә инде, көтмә, изге карчык,

Җир куенында ята кулларың.

                                            (А. Алиш)

Оч син,  кошчык, көчле җырым булып,

Шушы сиңа соңгы теләгем,

Тәнем калсын монда, (Нәрсә ул тән?)

Барсын илгә минем йөрәгем.

                                            (М.Җәлил)

Көлгәндә дә, чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча, тыйнак көлегез,

Тәнгә-җанга сихәт, дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

Үтсен сезнең һәрбер көнегез,

Күпме сәхра сусыз кибә, сула, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

                                           (И.Юзеев)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Табигатькә сакчыл караш турында эңгәмә кору, М.Җәлил шигырьләре аша укучыларда патриотик хис тәрбияләү. Туган илнең , табигатьнең кеше тормышында мөһим роль уйнаганлыгын азсызыклау. Авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклау.

Укытучы. Шигырьдә сезгә таныш нинди фигыльләр  бар?

Биргән, кибә, сула.

Укытучы. Болар нинди фигыльләр?

Укучы. Хикәя фигыльләр.

Укытучы. Исбатлап күрсәтегез.

Укучы. Алар эш-хәлне белдерәләр, III затта, барлыкта. Җөмләдә хәбәр булып килгәннәр.

Укытучы. Сезгә таныш булмаган нинди фигыльләрне таптыгыз?

Укучылар: Барыгыз, йөгерегез, уйнагыз, көлегез,  елмайсын, юансын, оч, калсын, барсын.

Укытучы: Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә. Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә, боеру мәгънәсе йомшартылып, киңәш итү, үтенү, сорау, ялвару кебек төсмерләр белдерелергә мөмкин. Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була.

( II cлайд)

Боерык фигыльне мисаллар белән ныгыту.

Курыкма,  балам, хәзер... хәзер бетә. Йом күзеңне, күзең күрмәсен. (М.Җәлил.)

2. Таблица белән эш  

Таблицага нигезләнеп, боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегз.

                                  I вариант – бар, кал, сук

                                  II вариант –так, кил, сип

III cлайд

Экранда боерык  фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Берлек                                                         Күплек

I бар-ыйм                                           I бар-ыйк

II бар                                                      II бар-ыгыз

III бар-сын                                          III бар-сыннар

Юклыкта

I барма

II бармасын

III бармагыз

IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1. Күнегүләр эшләү. Дәреслектәге күнегүне телдән башкару.

2. язмача күнегү эшләү, боерык фигыльләрне табарга, нинди мәгънә белдерелүен аңлатырга һәм боерык фигыльләрнең астына сызарга.

IVслайд. Мәкаль һәм әйтемнәрдән фигыльләрне табарга, төркемчәсен билгеләргә.

Намусыңны яшьтән сакла.

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

Мал белән бай булма, күңелең белән бай бул.

Кеше сүзең тыңла, үз акылың тот.

Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә.

Укытучы.  Мәкаль һәм әйтемнәр аша   халык ни әйтергә теләгән?

Укучы. Әдәпле, тәүфыйклы, миһербанлы булырга кирәклекне.

Физкультминут.

3. V слайд. Мөстәкыйль эш. (Тест башкару).

           1. Боерык фигыль

а) затланышлы               б) затланышсыз.

2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?

Һич күләгә төшермә син җаныңдагы

Туган илең, Туган җирең яктысына.

а) хәл фигыль          б) хикәя фигыль              в) боерык фигыль              

3. Кайсы раслау дөрес?

а) Боерык фигыль заман белән төрләнә.

б) Боерык фигыль заман белән төрләнми.

4. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?

а) эш кушу, боеруны       б) киңәш бирүне        в) үтенүне

5.Дифтонгка тәмамланган боерык фигыльгә ( сау, яу) зат-сан белән төрләнгәндә, ике сузык арасына

а) у хәрефе языла                           б) хәрефе языла

Экрандагы   дөрес җавапларны күзәтеп, укучылар бер-берсенең җавапларын тикшереп билге куя.

VI слайд

Дөрес җаваплар.

  1. а , 2. в, 3. б, 4. б, 5.б

VII слайд.

Боерык фигыльгә морфологик анализ ясау тәртибе

  1. Фигыль төркемчәсе
  2. Затланышлы булу –булмавы
  3. Юнәлеше
  4. Барлык-юклык төре
  5. Зат-сан формасы
  6. Сүз төзелеше буенча төре
  7. Җөмләдәге вазифасы

Иң дөресе: бу тормышта Гаделһәм ачык яшә!

Яшә- боерык фигыль, затланышлы, төп юнәлештә, барлыкта, II зат берлек санда, җөмләдә хәбәр булып килә., ясалма фигыль (яшь)-ә

V. Өй эше бирү.

1.  Боерык фигыльләр кергән 5 мәкаль яки әйтем табарга.

2.  150 нче күнегү

VI . Йомгаклау.

·        Без бүген фигыльнең нинди төркемчәсен өйрәндек?

·        Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

·        Ул җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?

 Белемнәрне бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

Боерык фигыльнең юклык төре

Бу тема 5 сыйныфта татар төркемендә өйрәнелә. Мондагы материал боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта төрләнүен, төрле кушымчалар алуын, җөмләдә кулланылышын тирәнтен һәм мәгънәле итеп аңларга ярдәм ит...

Боерык фигыльнең 3 зат формасы.

Боерык фигыльнең 3 зат формасы.Рус мәктәбенең 4 нче сыйныф татар төркеме өчен Электронный педагогический журнал МАГАРИФ.РФ  №34 — 2015....

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Видео урок "Боерык фигыльнең зат-санда төрләнеше (күплек сан)"

Боерык фигыльнең зат санда төрләнешеВидео урок по ссылке https://drive.google.com/open?id=0B6iQdCriOpqdeGdWU0RSaUZfV3M...