Видео урок "Боерык фигыльнең зат-санда төрләнеше (күплек сан)"
видеоурок (7 класс) по теме

Боерык фигыльнең зат санда төрләнеше

Видео урок по ссылке https://drive.google.com/open?id=0B6iQdCriOpqdeGdWU0RSaUZfV3M 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boeryk_figyl.docx25.99 КБ

Предварительный просмотр:

Темабоерык фигыльнең зат-санда төрләнеше (күплек сан)

Максатлар:  -боерык фигыльнең зат-санда төрләнеше;

                        -укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм   телен үстерү;

                        -патриотик һәм экологик тәрбия бирү.

 

Җиһазлау : проектор, тестлар, карточкалар

 

Укыту методы: аңлату, әңгәмә

 

Укыту алымнары: таблица белән эшләү, дәреслек белән  эш,   сөйләм  

                                   үстерү,  күнегүләр    эшләү,  мөстәкыйль эш (тест)

Дәрес тибы: теманы дәвам итү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Уңай  психологик  халәт  тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Алдагы дәрестә без боерык фигыльне өйрәнә башладык, аның берлек сандагы төрләнешен өйрәндек.

Бүген без боерык фигыльне өйрәнүне  дәвам итәрбез. Аларның зат-санда нинди төрләнеш алуын өйрәнү ─ безнең төп максатыбыз.

 II.Белемнәрне актуальләштерү.

   1.Сораулар.

Укытучы.  Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

Укучы. Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли, нишләр, нишләде кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме фигыль дип атала.

Укытучы. Фигыльләрнең нинди категорияләре бар?

Укытучы. Нинди фигыльләрне затланышлы диләр?

Укучы.  Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне затланышлы диләр.

Укытучы.  Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

Укучы. Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.

Укытучы. Затланышсыз фигыльләрне санагыз.

Укытучы. Инфинитив, сыйфат фигыль, исем фигыль, хәл фигыль.

III. Яңа тема.

Экранда текст.

Укытучы: Ә хәзер әйдәгез экранга карадык. Безнең бурычыбыз: бирелгән шигырьдән  таныш булган фигыльләрне табарга. Башта сәнгатьле итеп укып чыгарга.

“Чишмәләр”                Илдар Юзеев

 

Көлгәндә дә, чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча, тыйнак көлегез,

Тәнгә-җанга сихәт, дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

Үтсен сезнең һәрбер көнегез,

Күпме сәхра сусыз кибә, сула, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Сусыз калсак әгәр, корыячак

Табигатьнең иркә гөле без,

Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Изге чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр җан, корыр телебез,

Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

(Укучыларны темага чыгару)

Тексттан таныш фигыльләрне табыгыз, зат-санын билгеләгез.

Укучы: Иссен, үссен, калсын.

Укытучы: зат-саны нинди?

Укучы: берлек сан 3 нче зат.

Укытучы: рәхмәт. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне атагыз, болар нинди фигыльләр?

Укучы: боерык ф.

Укытучы: нинди сорауга җавап бирә?

Укучы: нишләгез?

Укытучы: дөрес. Димәк, алар кайсы санда?

Укучы: Күплек санда.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. 

Чишмәләрне кадерләп, саклап тоту турында фикер алышу. Авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклау.

Укытучы: Балалар, шигырь нәрсә турында?

Укучы: Чишмәләр турында.

 Укытучы: Автор нәрсәгә чакыра безне, ни ди?

Укучы: Аларны сакларга, пычратмаска, кадерләргә, үзебездән соң да башкалар өчен          калдырырга ди

Укытучы: Чишмәләрнең дәвалау үзлекләре барлыгын белә идегезме? Алар көч һәм    сырхауларга дәва бирә.

  1. Таблица белән эш  

Укытучы: боерык фигыльләрне өйрәнүне дәвам итәбез, таблицага күз салдык (укытучы кычкырып укып чыга, аңлата)

                          

Берлек сан

Күплек сан

Калын төрләнеш

Нечкә төрләнеш

Калын төрләнеш

Нечкә төрләнеш

I зат       Мин бар-ыйм

  кит-им

I зат        Без бар-ыйк,

кит-ик

II зат      Син бар,

кит

II зат       Сез бар-ыгыз,

кит-егез

III зат    Ул бар-сын,

кит-сен

III зат   Алар бар-сыннар

кит-сеннәр

                   

Таблицага нигезләнеп, боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез. Калын һәм нечкә төрләнеш  турында онытмагыз. Эш вариантларда эшләнә. Битләр таратыла. Тактада сүзләр :

                                  I вариант – тап, бел, сук

                                  II вариант –так, кер, сип

5-10 минуттан артык эшләтергә ярамаганлыктан, проектор сүндерелә, дәреслектән карап эшлиләр.

Эшләгәннән соң вариантлар телдән тикшерелә.

IV. Физкультминут.

Укытучы: Ә хәзер ял минуты. Бастык.

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга, 
Аннан артка,
Уңга, сулга борабыз
Аннан карап торабыз.
Җилкәне сикертәбез
Кулларны биетәбез
Бер алга, бер артка сузып
Күңелле ял итәбез.

V. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1. Карточкалар белән эш.

Мәкаль һәм әйтемнәрдән фигыльләрне табарга, төркемчәсен билгеләргә, (Һәрберсенә берешәр мәкаль таратыла)

Фигыльләрне тап, зат-санын билгелә, күплек санга үзгәрт.

1. Аз сөйлә, күп эшлә.

2. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

3. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

4. Уйнавын уйна, эшең турында да уйла.

5. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

6. Мал белән бай булма, күңелең белән бай бул.

7. Кеше сүзен тыңла, үз акылыңны тот.

8. Сүзең белән ашыкма, эшең белән ашык.

Укытучы.  Мәкаль һәм әйтемнәр аша   халык ни әйтергә теләгән?

Укучы. Әдәпле, тәүфыйклы, миһербанлы булырга кирәклекне.

  1. Дәреслектәге күнегүне башкару.

Укытучы: Рәхмәт. Китапларны ачтык, 56 нчы бит, 102 нче күнегү, боерык фигыльләргә морфологик анализ ясыйбыз (тактада балалар эшли, фиг. морф.ан-з ясау тәртибе таратыла), вакытка карап берничә сүз тикшерелә.

  1. Мөстәкыйль эш. (Тест башкару).

Хәзер белемнәрегезне тикшерү максатыннан тема буенча тест эшлибез.

 1. Боерык фигыль

а) затланышлы              

 б) затланышсыз.

2. Боерык фигыль татар телендә

а) фигыльнең нигезенә туры килә;

б) фигыльнең нигезенә туры килми;

в) фигыльнең нигезе дип атала.

3. Кайсы раслау дөрес?

а) Боерык фигыль заман белән төрләнә.

б) Боерык фигыль заман белән төрләнми.

4. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?

а) эш кушу, боеруны      

б) киңәш бирүне       

в) үтенүне

5. Затланышлы фигыльләр барысы да зат-сан белән

а) төрләнә;

б) төрләнми;

в) кайберләре төрләнә

6. Боерык фигыль

а) эшнең үтәүчегә мөнәсәбәтен;

б) эш-хәрәкәтнең шартын;

в) эш кушуны, боеруны белдерә.

7. Боерык фигыльләрне билгеләгез

а) кил, килсен, килегез;

б) килә, килми, килмәде;

в) укыса, укысагыз, укыган.

8. 2 нче зат, күплек санда килгән боерык фигыльләр

а) киләсез, барасыз, ашыйсыз;

б) сөйләгез, утырыгыз, белегез;

в) сайласагыз, эшләсәгез, укысагыз.

9. 3 нче зат, күплек санда килгән боерык фигыльләр

а) эшлиләр, яталар, уйныйлар;

б) белсәләр, алсалар, көлсәләр;

в) карасыннар, япсыннар, чапсыннар.

10. Барлык-юклык эш-хәлнең

а) һәрвакыт үтәлүен;

б) һәрвакыт үтәлмәвен;

в) үтәлү-үтәлмәвен белдерә.

Эшләр җыеп алына.

VII . Йомгаклау.

Өй эше бирү. М.Җәлилнең яки Г.Тукайның шигырьләреннән боерык фигыль кергән 2 строфа язып килергә.

    Рефлексия

-Без бүген фигыльнең нинди төркемчәсен өйрәндек?

 -Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

 -Аның нинди категорияләре бар?       

 -Ул җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?

  Белемнәрне бәяләү.

 -Мин сездән бик канәгать. Рәхмәт, балалар, бик яхшы эшләдегез! Барыгызга да дәрестә

җавап биргәнегез өчен дә, мөстәкыйль эшләр өчен дә билгеләр куям.

-Сау булыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше

6 нчы сыйныфта боерык фигыль темасын аңлату. Дәрес барышында белемнәрне проектр ярдәмендә мисаллар белән ныгыту. Укучыларга дәрес материалын үз белемнәре нигезендә ачтыру....

Нишли белә?/ белми? грамматик структурасының зат - санда төрләнеше

Нигъматуллина методикасы буенча 5нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен дәрес конспекты...

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүләре.

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүләре.МАКСАТ: 1) Исемнең берлек һәм күплектә килүен аңлату, күплек кушымчалары белән таныштыру....

Күплек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

Күплек  сандагы зат  алмашлыкларының  килеш  белән  төрләнеше....