Нишли белә?/ белми? грамматик структурасының зат - санда төрләнеше
план-конспект урока (5 класс) по теме

Зарипова Алинә Әнис кызы

Нигъматуллина методикасы буенча 5нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_uroka.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Нишли белә / белми грамматик структурасының зат – санда төрләнеше

Максат: 1. Нишли белә / белми грамматик структурасы белән таныштыру,        зат – сан    белән төрләндерү.

               2. Нишли белә / белми структурасын сөйләмгә кертү, күнегүләр ярдәмендә ныгыту, сөйләм  телен үстерү, сүзлек запасын баету.

               3. Милләтләр арасында дуслык  хисләре, үзара татулык, ярдәмчеллек тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслек, эш дәфтәрләре, электрон презентация, интерактив такта, мобиль класс комплекты, Мy Texst программасында төзелгән тестлар.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

1.Укучылар белән исәнләшү.

            - Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә! Кәефләрегез ничек?

            - Кояшлы иртә кебек.

            - Татар телен, Тукай телен.

            - өйрәнергә, дип килдек

  - Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүген дәрестә кем дежур?

2.Дежур укучы белән әңгәмә.

            - Бүген ничәнче число?

            - Атнаның ничәнче көне?

            - Бүген нинди көн?

            - Дәрестә кем юк?

            - Өй эше ничәнче күнегү?

            - Син әниеңә булышасынмы? Нәрсәләр эшлисең?

            II.Актуальләштерү.

  1. Шигырь тыңлау

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

           -Әни нәрсә пешерә? (пәрәмәч)

           -Сез тагын нинди татар халык ашларын беләсез?

  1. Өй эшләрен тикшерү.

                 - Сез дә бүгенге дәрескә үзегез яраткан татар халык ашлары рәсемен ясап килергә тиеш идегез. Хәзер сезне тыңлап китәбез. (берничә укучыдан сөйләтү)

  1. edu.tatar.ru сайты аша лексиканы кабатлау һәм уеннар уйнау.

- Укучылар, хәзер белемнәребезне ныгытып алыйк. Моның өчен безгә компьютерларыбыз ярдәм итәр. Һәрберегезнең нетбугында үз бите ачылган булырга тиеш. Хәзер минем арттан гамәлләрне (действия) кабатлагыз

Укучылар (ученику) дигән сүзгә басалар, татар теле фәнен (татарский язык) сайлыйлар, ЦОР га басалар һәм «Ашамлык Милли ашамлыклар» («Еда. Национальные блюда») темасын сайлыйлар. Лексика бүлеген ачалар.

  1. Рәсем буенча сораулар.

               - Рәсемдә нәрсә күрәсез? (өстәл, аш өстәле, табын)

               - Табында нәрсәләр бар? (савыт – саба, ашамлыклар, …)

               - Бу табындагы татар халык ашларын әйтегез (чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый.)

               2) 8 күнегүне эшләү.

               - Укучылар, хәзер бергәләп 8 күнегүне эшләп карарбыз. Сүзләрне оныткан кешеләргә 1,5, 7 нче күнегүләр ярдәм итәр. Сезгә хәзер бирелгән сүзләрне 2 төркемгә бүләргә кирәк, кайсы сүз савыт – сабаны, ә кайсылары ашамлыкларны белдерә?

Еда. Национальные блюда. http://tol.edu.tatar.ru/lesson/view/11

Упражнение     http://tol.edu.tatar.ru/index.php?/lesson/view/11

  1. Фонетик күнегү. Тактада татар халык ашлары рәсемнәре.
  • Укучылар, тактада нинди ризыкларны күрәсез? (татар халык ашларын)
  • Дөрес. Болар – татар халык ашлары. Шуңа күрә, гадәттә, бу ашларны  татар гаиләләрендә пешерәләр. Ләкин рус гаиләләрендә дә татар халык ашларын яраталар. Хәзер шушы яраткан ашларыбызны татарча дөрес итеп әйтергә өйрәник.

Гөбәдия-[гөбәдийә]

Чәкчәк - [чәкчәк]

Өчпочмак - [өчпочмакъ]

Пәрәмәч -  [пәрәмәч]

Кыстыбый -  [къыстыбый]

Бәлеш - [бәлэш]

Укучылар укытучы артыннан кабатлыйлар.

III. Төп өлеш.

- Укучылар, без бүгенге дәрестә күнегүләр эшләрбез, тәрҗемә итәрбез, яңа җөмлә структурасы белән танышырбыз һәм татар халык ашлары турында да сөйләшербез.

  1. Сүзлек өстендә эш.

- Дәресебезне алга таба дәвам итәр өчен, безгә яңа сүзләр белән танышырга кирәк.

Камыр –тесто

Әрчи-чистит

Турый – нарезает

Җәй - ?

 Балалардан әлеге сүзнең тәрҗемәсен әйттерү (җәй - лето, җәй - стели)

2. Омоним төшенчәсен искә төшерү һәм җәй сүзенең төрле мәгънәләре белән танышу

Күңелле җәй.                              Постели постель.

Урын җәй.                                   Весёлое лето.

Камыр  җәй.                                Раскатай тесто.

Укучылар интерактив тактада сүзләрне парлары белән тоташтыралар.

            - Җөмләләрне татарча – русча парлап әйтегез.

            - Җәй сүзенең ничә мәгънәсе бар?

- Язылышлары бер, мәгънәләре төрле булган сүзләр ничек дип атала? (омонимнар)

3.  Сүзләрне һәм җөмләләрне татар теленә тәрҗемә итү.

Расскатывает тесто.

Нарезает мясо.

Чистит картошку.

Чистит лук.

4. 3 нче күнегү. Рәсем буенча сөйләү.  

-Бу гаилә турында рәсемгә карап нәрсә әйтә аласыз?

-Бу гаилә дусмы?

-Балалар әниләренә булышалармы?

-Кем нишли?

-Алар нәрсә пешерәләр?

- Әнигә кемнәр булыша?

  1. Русча әйтегез.

 Җәй! Ул җәя. Кем камыр җәя? Кем камыр җәя ала? Әни камыр җәя ала.

 Әрче! Ул әрчи.  Кем бәрәңге әрчи? Апа бәрәңге әрчи ала.

 Тура!  Ул турый. Кем ит турый? Әти ит турый аламы?

 6.  Нишли белә? структурасы белән таныштыру.

Нишли?-           Өчпочмак ясый                

Нишли ала? –   Өчпочмак ясый ала.      

Нишли белә? – Өчпочмак ясый белә.      

  • Укучылар, тактада  нинди яңа җөмлә структурасы бар? (Нишли белә?)
  • Русчага тәрҗемә итеп карагыз әле? (укучыларның җаваплары)

Нишли белә? – Что умеет делать?

7. Рәсем буенча кем нишли белә? Соравына җавап бирү.

            -Баларның әниләре нишли белә? (Әниләре камыр җәя белә)

            -Әтиләре нишли белә? (Ит турый белә.)

            -Кызлары нишли белә? (бәрәңге әрчи белә.)

            -Малайлары нишли белә? (Суган әрчи белә.)

            - Тагын кем суган әрчи белә? (Әни, әти, кыз)

            -Сезнеңчә, бу гаиләдә кемнәр камыр җәя белми? (балалар)

            - Бу гаиләдә нәрсә пешерә беләләр? (Өчпочмак пешерә беләләр)

8. Эш дәфтәрләрендә язу.37бит, 1 күнегү

9. Физкультминутка «Без инде хәзер зурлар»

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар:

Без тузан да сөртәбез,

Гөлләргә су сибәбез,

 Ашарга пешерәбез,

Идән юа беләбез.

Савыт – саба юабыз,

Әнигә булышабыз.

Менә нинди зурлар без!

10. Нишли белә? структурасын зат-санда төрләндерү

Мин пилмән ясый беләм.

Син пилмән ясый беләсең.

Ул пилмән ясый белә.

Без пилмән ясый беләбез.

Сез пилмән ясый беләсез.

Алар пилмән ясый беләләр.

- Ясый белә русча ничек була? (умеет делать)

- Ә ясый белми? (не умеет делать)

- Хәзер бу җөмләләрне юклык формасында укып карыйк.

11. 8 нче күнегү. Күп нокталар урынына тиешле сүзләр куеп әйтү.

Ул бәрәңге әрчи ... , камыр ...  белми.

Без бәрәңге ... беләбез, камыр җәя... .

Сез бәрәңге ... ... , камыр җәя белмисез .  

Алар бәрәңге әрчи ... , камыр ...  ... .

- Укучылар. Бу җөмләләрдә кайбер сүзләр төшеп калган. Безгә аларны дөрес итеп укырга кирәк( 1 җөмләне 1 укучы укый)

12. Эш дәфтәрләрендә язу. 38бит, 3нче күнегү.

13. 9 нчы күнегү. Парлап эш. Рәсем буенча сораулар бирү.

- Син өчпочмак ясый беләсеңме?

- Әлбәттә, .../ Юк шул, ...

IV.Йомгаклау.

- Бүген без дәрестә татар халык ашлары турында сөйләштек. Ә хәзер белемнәрне тикшереп карыйк

1.Тест биремнәрен үтәү

- Укучылар, белемнәребезне тикшерер өчен мин сезгә 2 тест тәкъдим итәм Кемнәр теманы бик яхшы аңладым дип саный, алар 2нче тестны эшләсен. Ә кем әле аңлап җиткермәде, алар 1нче тестны эшли алалар. Барыгыз да нетбукларны алыгыз һәм үзегез теләгән тестны ачыгыз. Яшел өчпочмакка басып (зелёный триугольник) тестны башлыйбыз. Исем, фамилиягезне, сыйныфыгызны язып куегыз. Хәзер сезнең өчен тест биремнәре ачылды. Уңышлар сезгә.

Тест биремнәре “My Texst” программасында  әзерләнде. Биремнәрне үтәп бетергән һәр балага нетбукта билге куела, ничә дөрес җавап, ничә хата икәнлеге күрсәтелә.

3. Өй  эше бирү.

    59бит, 11 күнегү.

  1. Укучыларга билгеләр кую.

Тест билгеләре яхшы булган укучыларга тест өчен билге, кем тестны үти алмый.  аларга дәрестәге җаваплары өчен билге куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Организмда кан әйләнеше. Кан әйләнеше органнары

Бу дәрес укыту программасы буенча билгеләнгән дәресләрнең берсе....

Ачык дәрес Тема: “Нишләр?” соравына җавап бирүче сүзләр

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак-мәктәбе       Ачык дәресТема:  “Нишләр?” соравына җавап бирү...

5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе. Сузык аваз хәрефләре. Сингапур буенча укыту структурасын кулланып төзелгән.

Дәрес эшкәртмәсе. "Сузык аваз хәрефләре" темасы буенча рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теле дәресе. Сингапурча укыту структураларын кулланып төзелгән...

Исемнәрнең I,II,III затларда берлек санда тартым белән төрләнүе

Дәрес план-конспекты Дәрес темасы: Исемнәрнең I,II,III затларда берлек санда тартым белән төрләнүеМаксатлар:Фәнни максат (Кабатлау дәресе): Укучыларның исемнәрнең I,II,III затларда берлек с...

Видео урок "Боерык фигыльнең зат-санда төрләнеше (күплек сан)"

Боерык фигыльнең зат санда төрләнешеВидео урок по ссылке https://drive.google.com/open?id=0B6iQdCriOpqdeGdWU0RSaUZfV3M...