Ачык дәрес Тема: “Нишләр?” соравына җавап бирүче сүзләр
методическая разработка на тему

Хасаншина Лейсан Илдусовна

 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак-мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

Ачык дәрес

Тема:  “Нишләр?” соравына җавап бирүче сүзләр

 

 

 

 

 

                                                                                               

 

 

                                                                                               Татар теле һәм

                                                                                                 әдәбияты укытучысы

                                                                                        Хасаншина Л.И.

 

2012-2013 уку елы

 

           5 б кл. Татар теле

           Тема: Нишләр? соравына җавап бирүче сүзләр.

           Максат: 1). Укучыларның фигыль төркемчәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

                             2). Киләчәк заман, кулланылышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү, аларны текстан табарга өйрәтү.

                             3). Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юлы белән сөйләм телен коррекцияләү.

           Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, схемалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
    1. Исәнләшү.
    2. Дежур укучы белән әңгәмә.
  2. Белемнәрне актуальләштерү.
    1. Нинди сүз төркемен өйрәнәбез? (фигыль).
    2. Алар предметның нәрсәсен белдерәләр? (эшен, хәрәкәтен).
    3. Хәрәкәтне белдерүче фигыльләргә мисаллар китерегез: сикерә, оча, бии.
    4. Эшне белдерүче фигыльләр: укый, яза, сөрә, сукалый.
    5. Фигыльләр нинди сорауларга җавап бирәләр?
    6. Фигыль нинди заманнар белән төрләнә?

(хәзерге, үткән).

Хәзерге заман нинди сорауга җавап бирә? (нишли?).

Үткән заман нинди сорауга җавап бирә? (нишләде?)

  1. Өй эшләрен карап чыгу, җыеп алу.

            III. Яңа тема өстендә эш.

  1. Дәреснең темасы, максаты белән танышу.
  2. Бармакларга гимнастика.
  3. Матур язу күнекмәләре.

 

IV.  Схема

                                                         

                                                            Фигыль

 


                         Хәзерге заман       Үткән заман      Киләчәк заман 

                             (нишли?)             (нишләде?)           (нишләр?)

 

           V. Укучыларның игътибары тактадагы теләүләргә юнәлтелә. Нишләр? Нишләрмен? сорауларына җавап   бирүче киләчәк заман фигыльләрен табырга. 

            1. Кояш, чык, чык, чык!

 Майлы кашык бирермен,

 Майлы таба бирермен.

 Симез үгез суярмын,

 Маен сиңа куярмын.

2. Яңгыр яу, яу, яу!

    Тәти кашык бирермен,

    Тәмле ботка бирермен,

    Тәти кашык базарда,

    Майлы ботка казанда.

VI. Ял итү минутлары (2-3 мин.)

      (Күзләргә гимнастика).

VII. Дәреслек белән эш.

92 нче бит, 205 нче күнегү. Фигыльләрне табып, сораулар куярга, күчереп язарга, фигыльнең асларына сызарга.

             VIII. Сүз ясалашы. Фигылнең тамырын табу, кушымчаларын билгеләү.

                       Бир ер мен, гөр ләр, кил ер, күр мәс ләр

  1. Фигыльләрне дөрес кулланып, җөмләләрне күчереп язу.

Тырма белән җир казыйлар.

Көрәк белән кисәләр.

Кайчы белән җир тырмалыйлар.

Кашык белән сөртәләр.

Сөлге белән ашыйлар.

               X. Үз-үзеңне тикшереп  карау өчен мөстәкыйль эш. Һәр укучыга индивидуаль.

               XI. Йомгаклау.

- Бүген дәрестә нинди теманы өйрәнүне дәвам иттек?

- Нинди заман белән таныштык?

               - Ул нинди сорауларга җавап бирде?

               XII. Билгеләр кую.

                       Өйгә эш:

 

 

 

 

 

 

 

        

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  1. Җөмләләрне язып бетерергә.

          Равил кошлар . . . . . . . . . .

          Ул җимлек  . . . . . . . . . . . .

          Кыш көне аларны  . . . . . .

          Алар Равилгә рәхмәт . . . .

         (Ярата, ясый, әйтәләр, ашата).

 

 

       2. Күчереп языгыз. Кайсы заманда килгән билгеләргә.

             Тиздән яз килер,

             Ап-ак кар эрер,

             Тышта балалар

             Күлмәкчән йөрер.

 

      3. Күчереп языгыз. Кайсы заманда килгән билгеләргә.

                  Тиздән елгалар ташыр,

                  Кыр үрдәкләре кайтыр,

                  Кыр казлары кыйгаклар,

          Очарлар акчарлаклар

 

     4. Күп нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп язарга.

         Кичә мин кино . . . . . . . .

         Бүген мин китап . . . . . . .

         Ял көне циркка . . . . . . . .

         Әти машина . . . . . . . . . . .

         (барырмын, карадым, укыйм, буяды).

 

 

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока "Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы"

Разработка урока татарского языка в 1 классе по методике Р.З.Хайдаровой...

Ачык дәрес Тема: Дөрес сөйләргә өйрәтү күнегүләре

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак-мәктәбе       ЧыгышТема:  Дөрес сөйләргә өйрәтү күнегүләре...

Нишли белә?/ белми? грамматик структурасының зат - санда төрләнеше

Нигъматуллина методикасы буенча 5нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен дәрес конспекты...

Ачык дәрес Тема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау.

Ачык дәресТема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау....

Кемне, нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр.

Кемне, нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр. 2 нче сыйныф рус төркеме. И.И. Литвинов дәреслеге буенча....

Кемне , нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр.

Кемне, нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр....