Организмда кан әйләнеше. Кан әйләнеше органнары
методическая разработка по биологии (8 класс) по теме

Бу дәрес укыту программасы буенча билгеләнгән дәресләрнең берсе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Кан әйләнеше органнары34.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: “ОРГАНИЗМДА КАН  ХӘРӘКӘТЕ. КАН ӘЙЛӘНЕШЕ ОРГАННАРЫ”.

8 нче  сыйныфта  биологиядән  үткәрелгән  дәрес планы

   Максат: Кеше организмында  кан әйләнеше  органнарын ,  организмда  кан  хәрәкәтен  өйрәнү, тере  организмнарда  кан  әйләнеш  системасы  эволюциясен  күзаллый белүләре-нә  ирешү; укучыларның фикерләү  сәләтен  үстерү, игътибарлылык  тәрбияләү.

Җиһазлау:

Таблицалар:1.Йөрәк. 2.Кан  әйләнеш  системасы.

3. Кеше  организмының  кан  белән  тәэмин  ителеше. 4. Ароморфозлар.

    Муляж  : йөрәк .  Пиктограммалар: “ Умырткасызларда  кан  әйләнеше “ , Балыкларда, җир – су   хайваннарында, сөйрәлүчеләрдә , кошларда , имезүчеләрдә кан  әйләнеше “. Индивидуаль  эш  өчен  схемалар, тестлар.          

 

      Дәрес барышы.

   

I Кереш. Укытучы :

Ничә  гасыр  буе  хирурглар

Аңлар  өчен  кеше  йөрәген

Тырышканнар... ләкин  йөрәк  кенә

Яшереп  килгән  үзенең  серләрен

Һәм  ниһаять , егерменче  гасыр

Якынайтып  изге  теләкне-

Кыюларның  кулына  ачкыч  бирде

Ачып  карар  өчен  йөрәкне.

Хирурглар , сезнең  кулыгызда

Күпме  корал, күпме  көч!

Сезнең  өчен  йөрәкләрнең  хәзер

Калмагандыр  инде  сере  һич.

Гиппократ , 2500 ел  элек  яшәгән  Аристотель  организмда  кан  әйләнеше  белән  кызыксынганнар.1628 нче  елда  В. Гарвей  күп  ачышлар  ясый.

Ә  хәзер  йөрәккә  катлаулы  операцияләр  ясыйлар.  Хәтта  йөрәк  күчерү  очракларын  да  беләбез . Милләттәшебез  Ренат  Акчурин  1995--нче  елда  РФ. Призиденты  Б. Н. Ельцин  йөрәгенә  операция  ясады .Ул коронар  микрохирургия  мәктәбенә  нигез  салучы.

                                                   “Юлдаш” газетасы  материалы  күрсәтелә. 2002ел,                              

                                                                                                                                ноябрь.

--- II. Үткәннәрне  кабатау.    

__Әйдәгез, 7 нче  сыйныфта  өйрәнгән  белемнәрне  искә  төшерик.Эшне  түбәндәге  эзлеклелектә  алып  барырбыз:

1. Боҗралы  суалчаннар  

2. Моллюсклар.

3. Бунтыгаяклылар .(кысласыманнар, үрмәкүчсыманнар, бөҗәкләр)

4. Ланцетник

5. Балыклар.

6. Җир-су  хайваннары.

7. Сөйрәлүчеләр.

8. Кошлар.

9.Имезүчеләр.

Укучылар  аларның  кан  әйләнеш  системасына  кыска  характеристека  бирәләр.

Укытучы:  Канның  кислород  сыйдырышлылыгы  арта, гемоглабин  (су-

лау  пигменты ---аксым , металл)  арта.

 

III.Яңа  материал.  Ә  хәзер  кеше  организмында  кан  әйләнеш  системасы  турында  өйрәнербез.

  1. Кан  әйләнешенең  төп  органы---йөрәк.  Таблица  һәм  …  ярдәмендә  кеше  йөрәге  төзелеше  белән  танышырбыз.Алдагы  дәрестә  өстәмә  эш  итеп  бирелә.

    Укытучы :Йөрәк  зур  эш  башкара.  Бу  аның  катлаулы  төзелешле  булуын  күрсәтә.

А.Бүлге—уң  һәм  сул  яртыларга  бүлә.

Б.Карынчыкларның  стенасы  калынрак, ә  сул  карычыкныкы  тагын  да  калынрак.

В.Сул  карынчык  белән  сул  йөрәгалды  арасында  2 капкачлы , ә  уң  карынчык  белән  йөрәгалды  арасында  3 капкачлы , аорта  белән  үпкә

артерияләре  арасында  ярымайсыман  клапаннар  була.3әр.

 

   2. Кан  тамырлары: Артерия  йөрәктән  органнарга  илтә. Стенасы  шома  мускуллы , тыгыз . эластик. 3 катлам  күзәнәкләрдән  тора.  Дәреслектәге  рәсем  буенча.  а) тыгыз  тоташтыргыч  тукыма, б) шома  мускулларның  калын  катлавы,эластик  җепселләр,  в) күзәнәкләрнең эчке  катлавы  (эчке ,урта, тышкы) .

Вена.  Органнардан  йөрәккә  илтә.   Стенкасы  артериянекеннән  юка-

рак ,йомшаграк , 3  катлам , урта  катлам  юкарак . Клапаннар  канны  кирегә  агызмый .

     Капиллярлар --- иң  вак  кан  тамырлары , 1 катлау  яссы  күзәнәкләрдән  торалар . Алар  аша  матдәләр  һәм  газлар  алмашы  бара. 150  миллиард  капилляр  бар.  Экваторны  25  тапкыр  әйләнергә  җитә.

    Аорта --- иң  эре  кан  тамыры.

 

IV .Ныгыту.  Схемалар  бирелә. Дәфтәргә  схемадагы  санның  нәрсә  күрсәтүен  язалар .Парлы  эш.  Укып  тикшерелә. (кан  әйләнеш  системасы ).

Алар  әшләгәндә  тест  өләшенә. Өй  эшенә  бирелә.

V.ЙОМГАКЛАУ. Компьютердагы  материал  күрсәтелә.Сезгә  бирелгән   тестлар  шул   материалдан  алынды.

Өстәмә  эш : Йөрәк  авырулары, аларны  кисәтү  юллары  турында  өстәмә  материаллар  тупларга.    

         

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кан әйләнеше түгәрәкләре

Укучыларга йөрәк һәм кан тамырлары катнашында бара торган катлаулы процесс – кан әйләнешен, кан әйләнешенең кечкенә һәм зур түгәрәкләрен аңлату.Төп төшенчәләргә аңлатма бирү.Кан әйләнеше органнарының ...

Хайваннарның органнары һәм органнар системасы

Хайваннарның органнар системасын өйрәнү....

"Чәчәкле үсемлекләрнең органнары. Чәчәк."

План-конспект открытого урока по биологии для 6 класса...

Ашкайнату органнары гигиенасы. Ашказаны – эчәк инфекцияләрен кисәтү.

"Ашкайнату органнары гигиенасы". Урок повторение по теме"Органы пищеварения" .                 ...

Конспект урока "Сулыш органнары"

На этом уроке учащиеся знакомятся с органами дыхания и  функцией. Узнают о эволюции дыхательных органов  у животных....

Хаайваннарның үрчү органнары

Хайваннарның үрчү органнары...