Хайваннарның органнары һәм органнар системасы
методическая разработка (биология) на тему

Хаметшин Марат Зиннурович

Хайваннарның органнар системасын өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Хайваннарның органнары һәм органнар системасы”.

Максат: Хайваннарның төрле органнар системасы белән танышу; органнар системасының төзелеше аларның  функциясенә туры килүен ачыклау; чагыштырырга, анализ ясарга, нәтиҗә чыгарырга өйрәнү, китап белән үзлектән эшләүне дәвам итү.

Дәреснең тибы: комбинированный.

Укыту методы: проблемалы, өлешчә эзләнүле, үзлектән эшләү.

Җиһазлар: дәреслек, таблицалар “Хайваннарның органнар системалары”,скелет.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

      Актуальләштерү.

      Өй эшен тикшерү.

а) укучылар “Чәчәкле үсемлекләрнең органнары” темасы буенча тест эшлиләр.

б) – Нәрсә ул орган?

    -  Үсемлекләрнең нинди органнары бар?

    -  Ничек уйлыйсыз хайваннарның нинди органнары була?

2.  Төп өлеш.  Яңа дәрес.

    Тема, максат һәм бурычларны әйтү.

   

    Проблемалы сорау: Ни өчен организм бербөтен булып эшли?

Хайваннарның органнары системасы.

Тере организмнарның төп билгеләрен искә төшерик:

  1. матдәләр алмашы;
  2. сулау;
  3. туклану;
  4. бүлеп чыгару;
  5. үрчү;
  6. ярсыну;
  7. үсү һәм үсеш.

     Тере организмнарның төп билгеләре берүк булса да төрле организмнарда ул төрлечә башкарыла. Бу аларның туклануына бәйле. Хайваннар әзер азык белән тукланалар. Моның өчен аларның ашкайнату системасы бар.

 

 Әйдәгез ашкайнату системасын бергә карыйк һәм таблица тутырыйк.

Ашкайнату органнары системасы

Ашкайнату системасының өлешләре

Нинди функция башкара

АВЫЗ

Азыкны эләктерә.

ЙОТКЫЛЫК

Азыкны үңәчкә этә.

ҮҢӘЧ

Азыкны бүксәгә илтә.

БҮКСӘ

Азыкны юешләтә.

АШКАЗАНЫ

Азыкны ваклый һәм эшкәртә.

ЭЧӘКЛЕК

Азыкны эшкәртә. Туклыклы матдәләр канга сеңә.

АНАЛЬ АЧЫКЛЫК

Эшкәртелмәгән азык калдыкларын тышка чыгара.

Ә хәзер укучылар инструктив карточка ярдәмендә калган органнар системасын үзлектән өйрәнәбез (инструктив карточка №1, 2, 3).

3.Ныгыту.

- 48, 49 биттәге рәсемнәрне чагыштыру;

- 50,51 биттәге биремнәр һәм тестларны үтәү.

4. Өйгә эш.   

  1. 7 нче бүлекне укырга. Сорауларга җавап әзерләргә.
  2. “Төрле тирәлектә яшәүче хайваннарның органнар системасы” дигән темага чыгыш

      әзерләргә.


Инструктив карточка  №1

Кан әйләнеше системасы.

  1. Кан әйләнеше системасы нинди функция башкара?
  2. Балыкларның кан әйләнеше системасы нинди өлешләрдән тора?

Сулыш органнары системасы.

1. Сулыш органнары системасы нинди функция башкара?

2. Бөҗәкләрнең сулыш органы булып нәрсәләр тора?

3. Балыкларда сулыш органы булып нәрсәләр тора?

4. Имезүчеләрдә сулыш органы булып нәрсәләр тора?

Инструктив карточка  №2

Бүлеп чыгару системасы.

  1. Бүлеп чыгару системасы нинди функция башкара?
  2. Кыслаларның бүлеп чыгару органы булып нәрсә тора?
  3. Бөҗәкләрнең бүлеп чыгару органы булып нәрсә тора?
  4. Умырткалыларның бүлеп чыгару органы булып нәрсә тора?
  5. Умырткалыларның бүлеп чыгару системасына нәрсәләр керә?

Үрчү органнары системасы.

  1. Үрчү органнары системасы нинди функция башкара?
  2. Үрчү органнары системасы нинди өлешләрдән тора?

Инструктив карточка  №3

Терәк-хәрәкәт системасы.

  1. Терәк-хәрәкәт системасы нәрсәләрдән тора?
  2. Терәк-хәрәкәт системасы нинди функция башкара?

Нерв системасы.

  1. Нерв системасы нинди функция башкара?
  2. Нерв системасы беренче булып кемдә барлыкка килә һәм ул нинди?
  3. Яссы суалчаннарда нерв системасы нинди?
  4. Умырткалыларның нерв системасы нәрсәләрдән тора?
  5. Гормоннар организмның эшчәнлеген ничек регуляцияли?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Организмда кан әйләнеше. Кан әйләнеше органнары

Бу дәрес укыту программасы буенча билгеләнгән дәресләрнең берсе....

"Чәчәкле үсемлекләрнең органнары. Чәчәк."

План-конспект открытого урока по биологии для 6 класса...

Ашкайнату органнары гигиенасы. Ашказаны – эчәк инфекцияләрен кисәтү.

"Ашкайнату органнары гигиенасы". Урок повторение по теме"Органы пищеварения" .                 ...

Конспект урока "Сулыш органнары"

На этом уроке учащиеся знакомятся с органами дыхания и  функцией. Узнают о эволюции дыхательных органов  у животных....

Хайваннарның бүлеп чыгару системасы

Хайваннарның бүлеп чыгару органнары...

Хаайваннарның үрчү органнары

Хайваннарның үрчү органнары...