5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе. Сузык аваз хәрефләре. Сингапур буенча укыту структурасын кулланып төзелгән.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Фассахова Айгюль Азатовна

Дәрес эшкәртмәсе. "Сузык аваз хәрефләре" темасы буенча рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теле дәресе. Сингапурча укыту структураларын кулланып төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре

муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе-

“5 нче гимназиясе”нең

I квалификацион категорияле

татар теле һәм  әдәбияты укытучысы

Фассахова Айгөл Азат кызы

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән

 татар теленнән дәрес конспекты

Сыйныф: 5

Төркем: татар төркеме

         Дәреслек: Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова; -Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.-159б. Татарстан Республикасы Мәгариф һәа фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.

  Тема: Сузык аваз хәрефләре.

Максат: 1. Укучыларны сузык аваз хәрефләре белән таныштыру;

 2. Сузык авазлар турында булган белемнәрне  камилләштерү;  

 3. Бер- береңә ярдәмләшү  кебек уңай сыфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:        

                    1. Компьютер, кулланма материаллар;

              2. Презентация

Материал: дәреслек, 71,72 бит. Рус мәктәпләрендә татар балаларына ана теле укыту: Укытучылар өчен методик кулланма: 5 нче сыйныф/ Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова.- Казан: Мәгариф, 2007.-72б.

Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш

Кулланылган структуралар: МЭНЭНДЖ МЭН

                                                     ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН(белемнәрне системага салу)

                                                     МИКС-ФРИЗ-ГРУП (ял минутында)

Дәрес төре: катнаш

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I Оештыру моменты

Укучыларның дәрескә хәзерлеге тикшерелә.

Укытучы өчен максат:

балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укучылар өчен максат:

дәрестә игътибар булдыру.

а) Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнләшү.

-Кояшны, көнне, дусларны сәламләү

- Артикуляцион гимнастика. (Сузык авазларны әйттерү)

II Өй эшен тикшерү

Укытучы өчен максат:

үткән теманы аңлау дәрәҗәсен ачыклау.

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.

- Бүген 17 нчы декябрь. Сишәмбе көн. Өй эше “Фонетика” бүлеген кабатлап бер-береңә сораулар бирергә әзерләнергә иде.

Укучылар алдында кәгазь битләре.

- Шулай итеп, укучылар, без үткән дәресләрдә тел белеменең нинди бүлеген өйрәндек?

- Фонетика.

- Авазларны язуда ничек белдерәбез?

- Хәрефләр белән.

III Яңа теманы аңлату

Укытучы өчен максат:

Хәрефләр турында укучыларның белемнәрен тикшерү;

Укучылар өчен максат:

Хәрефләр турында белемнәрен куллану

- Әйдәгез, хәрефләр турында белгәннәребезне искә төшерик.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН- “уйла-язып куй-төркемдә фикер алыш”

Җавапларын башта язалар, төркемдә фикер алышып укытучы сораган укучы җавап бирә.

- Мин сезгә сораулар бирәм. Бергә уйлашып җавап бирегез.

Слайд 1.

- Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)

- Кайсы хәрефләр татар телендә генә кулланыла?(ә, җ, ң, ө, ү, һ)

- Кайсы хәрефләр аваз белдерми?(ъ,ь)

- Кайсы хәрефләр ике авазга билге булып йөри? (г, к, в)

- 2 хәреф ярдәмендә кайсы аваз белдерелә? (һәмзә)

- Сузык авазларны белдерә торган хәрефләрне әйтегез.

- Укучылар, без бүген сузык аваз хәрефләре турында тагын да күбрәк белербез. Сузык авазларны белдерергә ничә хәреф кирәклеген белербез.

Слайд 2.

- Мин сезгә тактада шигырь юллары әзерләдем. Алар сезнең алдыгызда да бар.

ГӨМБӘЛӘР

Көне буе бүген елый болыт,

Кояш та йөзен чыткан,

Көзге яңгырдан сакланып,

Гөмбәләр зонтик тоткан.

-Һәр төркемгә берәр юл. Шушы юлга транскрипция ясарга кирәк.

Тактага чыгып язалар.

- Хәзер сузык аваз хәрефләре астына сызыгыз.

- Үзебезнең төп сорауга җавап эзлик. Сузык авазларын белдерү өчен ничә хәреф кирәк. (10)

- Кайсы хәрефләр ике аваз кушылмасын белдерә?

- Транскрипциягә игътибар белән карагыз. Ирен гармониясе булган сүзләрне табыгыз. (көне, болыт, йөзен, көзге)

- Язган вакытта без нинди кагыйдәне истә тотарга тиеш?

- О, Ө хәрефләре бер тамырлы сүзләрдә беренче иҗектә генә языла.

- Алынма сүзне табыгыз. (зонт) Рус теле аша кергән немец сүзе.

- Беренче иҗектә  [a] авазы ничек укыла?

IVНыгыту

Укытучы өчен максат:

яңа теманы аңлап үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучылар өчен максат:

яңа белемнәрне кулланып күнегүләр эшләү

Ял минуты

МИКС-ФРИЗ-ГРУП (сорауга җавапбулган санга берләшеп басарга)

- Татар телендә ничә калын (нечкә) сузык аваз бар? Ничә ел фасылы бар? Т.т. ничә килеш бар? Ничә хәреф аваз белдерми? Э авазын белдерү өчен ничә хәреф кирәк? Бер атнада ничә көн?

а) дәреслек буенча эш. 71б. 143к. телдән

-Нәтиҗә ясагыз.

б) 75б. 153к. язмача дәфтәрләрдә.

V Өй эше бирү

Укытучы өчен максат:

яңа материалны ныгыту.

Укучылар өчен максат:

Алган белемнәрне мөстәкыйль куллана алу.

Билгеләр кую.

- Өй эше бирү. 71б. 144к. (яз),73б. 150к. телдән укырга

- Без бүген нәрсә өйрәндек?

- Сузык аваз хәрефләре турында нәрсәләр белеп калдыгыз?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сузык аваз хәрефләре"

Татар мәктәпләрендә  5 нче сыйныфта сузык аваз хәрефләрен өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе....

Тема: Сузык аваз хәрефләре

5 нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресенең технологик картасыСузык аваз хәрефләре белән таныштыру Хәреф һәм аваз төшенчәсен аера белү.Бердәмлек, дуслык, хезмәттәшлек булдыру.Җиһазлау: ...

"Сузык аваз хәрефләре"

Сузык авазлар темасына дәрес эшкәртмәсе...

Сингапур алымы буенча укыту өчен карточка

Бу картада укучыларның номерлары һәм партнерлары күрсәтелә....

"Сертотмас үрдәк",Абдулла Алиш.Сингапур алымнары кулланып төзелгән, 5 сыйныф өчен, әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе.

Эчтәлек аркылы балаларга тәрбия бирү, әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләрен өйрәтү;телебезнең камиллегенә ирешү, коллективизм сыйфатын тәрбияләү, логик фикерләү, уйлау сәләтен, диалог...

Сузык аваз хәрефләре

Татарстан Республикасы “Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем  учреждениесендә уку-укыту эшләре буенча директор урын...

Тема: Сузык аваз хәрефләре.

Сузык аваз хәрефләре. 5 сыйныф...


 

Комментарии

Хайруллина Рамзия Миргазияновна

Дәрес эшкәртмәгез игътибарга лаек! Бу система белән эшләүдә уңышлар юлдаш булсын!