"Сузык аваз хәрефләре"
план-конспект урока (5 класс) по теме

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

Сузык авазлар темасына дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suzyk_avaz_hereflre.docx17.86 КБ

Предварительный просмотр:

5 нчы сыйныф  өчен татар теленнән дәрес планы (татар мәктәбе).

Ачык дəрес

Дәреснең темасы:  Сузык аваз хəрефлəре.

Дәрес тибы: яңа теманы аӊлату.

Дәрес максатлары:

  1. Белем бирү максаты:
  •  Сузык аваз хəрефлəре турында мəгълүмат бирү, аныӊ үзенчəлеклəрен аӊлату;
  • Сузык аваз хəрефлəрен сузык авазлардан аера белү күнекмəлəре булдыру;
  1. Үстерү максаты:
  • Логик фикерлəү сəлəтен үстерү, бəйлəнешле сɵйлəм телен, дɵрес язу күнекмəлəрен булдыру;
  1. Тәрбия бирү максаты:

- укучыларда табигатькə сакчыл караш, игътибарлылык тəрбиялəү.

Җиһазлау: дәреслек (Ч. М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов), презентация, карточкалар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.
  1. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.
  • Хәерле иртә, укучылар!
  • Кәефләрегез ничек?
  • Бер-берегезгә карашып, елмаеп, яхшы кәеф теләгез!
  1. Кизү торучы укучыны тыңлау.
  1. Актуальләштерү. (Мотивация -Укытучы хəрефлəр ябыштырылган футболка алып керə).
  • Укучылар,  экранга карыйк әле. Слайдта ике тɵрле А бирелгəн: а, [а] . Болар арасында нинди аерма бар?  
  • Беренчесен язабыз, ə икенчесен əйтəбез.
  • Без аларны ничек атыйбыз?
  • Хəрефлəр һəм авазлар.

Хəзер ɵй эшен тикшерəбез. Биремне искə тɵшерик.

- Күп нокталар урынына тиешле хəрефлəрне куярга. (укучылардын укыту)

  1. Уку мәсьәләсен кую.
  • Укучылар, 2 слайдка игътибар итик. 2 варианттагы сүзлəр белəн танышып чыгыйк əле. 1 вариант - ” урман”, “чисталык”, “булырга тиеш”, 2 вариант -  “үсемлек”; “дɵньясы”, “борчылу”, “килəчəк”сүзлəре язылган. Сузык хəрефлəрне бер-берегезне кабатламыйча санап чыгыгыз əле.
  • 1 вариант - “а”, “у”, “ы”, “и”, “е”
  • 2 вариант - “ү”, “ɵ”, “о”, “ə”.
  • Укучылар, хəзер мин дəрес барышында алып кергəн Футболканыӊ ни ɵчен икəнен аӊладыгызмы? Нинди тема ɵйрəнəбез?

+ Сузык аваз хəрефлəре.

  • Ә үзегезгә нинди максатлар куярсыз?

+  Сузык аваз хəрефлəрен авазлардан аера белергə, сɵйлəмдə куллана белергə тиеш.

Ял вакыты.”Тэйк оф  - тач даун” (Сингапур).

Мин сезгә карточкалар күрсəтəм: аваз булса – утырабыз, хəреф булса – басабыз.

ə, [ɵ], [у], ы, и, [ү], [а]

  1. Уку мәсьәләсен чишү. Алган белемнәрне беренчел куллану.

Дəреслек белəн эш. Кагыйдə уку. Парларда эш. (Сыйныф белəн тикшерү).

  • Сузык аваз хəрефлəре ?
  • Аларны санап чыгыгыз.
  • Бирелгəн сүзлəрдəге сузык хəрефлəрне санагыз. ( күзəнəк, чишмə, сулыклар).
  1.  Алган белемнәрне мөстәкыйль куллану, үзбәя.

Карточкалар белән эш. (Балаларга сүзлəрнең транскрипциясе бирелə. Алар язылышын күрсəтəлəр. Эшләп бетергәннән соң, экранда дөрес җаваплар күрсәтелә. Шуңа карап, үз эшләренә бәя бирәләр).

  1. Алган белемнәрне ныгыту. (Төркемнәрдә эш).

Иҗади эш. Экранда 4 рәсем бирелә. Укучылар шул рәсемнәргә туры китереп, сүзлəр язалар, кабат  җөмлә төзилəр.

Эшлəр тикшерелə, бəя бирелə.

  1. Рефлексия.
  1. Ике вариантка бирем әйтелә. Парларда эш.

1 вариант – Сузык аваз хəрефлəре турында нəрсə əйтə аласыз?

2 вариант – Хəрефлəр авазлардан ничек аерыла?

Белемнәрне бәяләү.

  1. Өй эше.
  1. 209 нчы күнегү.
  2. 210 нчы күнегү.
  3. Барлык сузык аваз хəрефлəрен кертеп, 10 сүз ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сузык [у], [ү] авазлары, У, у, Ү, ү хәрефләре" .

рус мәктәпләренең рус төркемендә 1нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе һәм презентация....

"Сузык аваз хәрефләре"

Татар мәктәпләрендә  5 нче сыйныфта сузык аваз хәрефләрен өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе....

5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе. Сузык аваз хәрефләре. Сингапур буенча укыту структурасын кулланып төзелгән.

Дәрес эшкәртмәсе. "Сузык аваз хәрефләре" темасы буенча рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теле дәресе. Сингапурча укыту структураларын кулланып төзелгән...

Тартык аваз хәрефләре

"Тартык аваз хәрефләре" темасы буенча 5нче сыйныфның татар төркемендә уздырылган ачык дәрес эшкәртмәсе...

Тема: Сузык аваз хәрефләре

5 нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресенең технологик картасыСузык аваз хәрефләре белән таныштыру Хәреф һәм аваз төшенчәсен аера белү.Бердәмлек, дуслык, хезмәттәшлек булдыру.Җиһазлау: ...

Сузык аваз хәрефләре

Татарстан Республикасы “Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем  учреждениесендә уку-укыту эшләре буенча директор урын...

Тема: Сузык аваз хәрефләре.

Сузык аваз хәрефләре. 5 сыйныф...