Боерык фигыльнең юклык төре
план-конспект урока (5 класс) по теме

Гильфанетдинова Лейсан Растямовна

Бу тема 5 сыйныфта татар төркемендә өйрәнелә. Мондагы материал боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта төрләнүен, төрле кушымчалар алуын, җөмләдә кулланылышын тирәнтен һәм мәгънәле итеп аңларга ярдәм итә. Балалар узган материалны актуальләштерергә, яңасын кабул итәргә, киләчәктә кулланырга өйрәнәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon boeryk_figylnen_yuklyk_tore.enzhe_.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

            Дәреснең темасы: Боерык фигыль. ( 1нче слайд )

            Максаты:  1) Укучыларны боерык фигыль һәм аның юклык төре белән                        таныштыру; аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

                                 2) Боерык фигыль турында алган белем һәм күнекмәләрне

                                 камилләштерү, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

                                 3) Укучыларда китапка карата сакчыл караш тәрбияләү,

                                  китап укуга кызыксыну уяту.

           Җиһазлау: интерактив такта, китаплар, портретлар, буклетлар һ.б.

           Дәреснең тибы: катнаш дәрес.

        Дәреснең барышы.

           I. Оештыру өлеше.

           1. Исәнләшү.

           2. Укучыларның әзерлеген тикшерү.        

           3. Тапкырҗанның хаты белән таныштыру ( 2нче слайд )

Фигыль  төшенчәсен кабатлау.

- Фигыль нәрсәне белдерә?

- Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?

          III.  Яңа дәрес материалын аңлату.

         1. Сорауларга җавап бирү ( 3 - 4нче слайдлар )

           - Бу шигырь юллары сезгә танышмы?

            (“Акбай”, “Эшкә өндәү”.)

  • Аларның авторы кем ?

            ( Г.Тукай. )

  • Г.Тукай Акбайны,сабыйларны нәрсәгә өнди ?

             ( Эшкә, ... )

  • Нинди сүзләр эшкә өндәүне,боеруны белдерә?

             ( Өйрән, тор, аума, утыр, эшләгез )

  • Мондый фигыльләр - боерык фигыльләр дип атала.

            Боерык фигыльләр нәрсәне белдерәләр?

           

          2. Матур язу өчен күнегү ( 5нче слайд )

           - Хәзер укучылар бу өзекләрнең берсен дәфтәрләргә дөрес һәм матур итеп язып куябыз.

          3. Мәкальләрнең ахырын тап! ( 6нчы слайд )

             - Бу мәкальләрне беләсезме, ахырын әйтегез!

             - Боерык фигыльләрне табыгыз!

             - Алар нинди сорауга җавап бирәләр?

             - Боерык фигыльнең юклык төре нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган?

             - Бу очракта басым кая төшә?

          4. Кагыйдә белән танышу ( 7нче слайд )

            -Боерык фигыль.

            -Басымы.

          IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

          1. Китап буенча эш ( 8 - 9 нчы слайдлар )

              245 нче күнегү.

  • Сүзләрне юклыкта язабыз, басымын билгеләп барабыз, дөрес итеп укыйбыз.

           2. Ял итеп алу  (күзләрне һәм гәүдәне ял иттерү) ( 10 - 15 нче слайдлар )

           3. Рәсем буенча эш (ситуатив бирем) ( 16нчы слайд )

           (Әниләр һәм олылар сүзен тыңларга кирәк.)

           4. Рәсем буенча киңәшләр чыгару ( 17нче слайд )

           5. Китап буенча эш ( 18нче слайд )

- Китапларның почмакларын  бөкләмә!

-  Битләрен ертма!

- Пычрак кулларың белән  тотма!

            -  Ашаганда китап укыма!

            -  Китапларыңны тышла!

-  Кадерлә!

 -  Сакла!

 -  Яратып укы!

             

        251нче күнегү.

             1) Хәсән Шабановның “ Анам сүзләре ” шигырен уку. Ни өчен шигырь “Анам сүзләре” дип атала?Ничек уйлыйсыз?

              2) Боерык фигыльләрнең барлык төрен беренче баганага,юклык төрен

                икенче баганага языгыз (тактада 2 укучы эшли )

                 кадерлә                      бөкләмә

                 укы                             ертма

                 бул                             тотма

  IV. Йомгаклау өлеше.

           Мин белми идем, белдем:

  1. Фигыльнең юклык төрен, боерык фигыльләрдә басымның урынын.

             Барлыкта килгәндә басым сүзнең башында, ә юклыкта килгәндә юклык

             кушымчалары алдында куела ( 19нчы слайд )

          2. Билгеләр кую. (Буклетларны тарату)

          3. Милли китапханәгә чакыру ( 20нче слайд )

             Китапның белмәгәне юк, диләр.

             Белемле, зирәк, тапкыр, әдәпле булам дисәң китап укы !

         4. Өй эше.

  1. Боерык фигыльне   кулланып, китапханәдә “үз – үзеңне тоту” кагыйдәләрен язып килегез.
  2. Күп нокталар урынына боерык фигыльләрне  куеп языгыз.
  3. Бирелгән фигыльләрдән боерык фигыльнең юклык формасын ясап языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....

Ачык дәрес"Фигыльнең юклык формасы"

Л е к с и к-с е м а н т и к яктан фигыль э ш яки х ә л­ н е үтәлү процессында белдерә. Эш, көрәш, йокы ди­гәндә дә асылда эш-хәл белдерелә, ләкин бу очракта без аларны предмет яки күренеш буларак атап...

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. МАКСАТЛАР:1.        Белем бирү максаты – Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең юклык  формасын, кушымчаларын, сорав...