Боерык фигыльнең 3 зат формасы.
план-конспект урока по теме

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Боерык фигыльнең 3 зат формасы.Рус мәктәбенең 4 нче сыйныф татар төркеме өчен

 

Электронный педагогический журнал МАГАРИФ.РФ  №34 — 2015

.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Максат: 1. Укыту-өйрәтү максатлары:

                       -боерык  фигыль турында алган белемнәрне искә төшерү;

                       -3 зат боерык фигыльнең берлек һәм күплек саны, ясалышы турында мәгълүмат бирү.

2. Белем-күнекмәләрне үстерү-камилләштерү максатлары:

                       -   укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү;

                       -  балаларны татарча аралашуга  омтылышын арттыру.

                 3. Тәрбияви  максатлар:

                      -    укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт, бер- берсенә карата уңай киңәшләрбирү ярдәмендә уңай  сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: Ф.Ф. Харисов, М. Харисов “Татар теле” 4 нче сыйныф, презентация.

Дәрес барышы.

I.Дәрескә уңай мотивация тудыру.

Исәнмесез, балалар!

 Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез!

Булыгыз сез әдәпле,

Күркәм, матур гадәтле.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик,

Хәлләрегез ничек, менә шундый күтәренке  кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.

Тактада язылган шигъри юллар буенча эш.

             Киңәш.

Дәфтәрләрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын.

Ачып җибәргәндә син,

                    Үзлегеннән укылсын!

                                     Шәйхи Маннур.

-Укучылар,  әлеге шигырь  нәрсә турында ? ( киңәш, теләкләр турында)

-Ничек уйлыйсыз, бу кинәшләр, теләкләр кемгә әйтелгән?( укучыга)

-Әйтегез әле, сезгә дә әти- әниләрегез, дусларыгыз, я үзегезнең кемгә дә булса киңәшләр биргәнегез яки  берәр кешегә теләкләр теләгәнегез булдымы?

-Матур киңәшләр бирергә, теләкләр теләргә  өйрәнәсегез киләме?

-Без бүген дәрестә дусларга киңәшләр бирергә, матур теләкләр теләргә өйрәнербез, дәрес ахырында дустыгызга  үзегезнең киңәшләрегезне биреп карарсыз.

2.Тактадагы рәсем буенча эш.

-Әйдәгез,  әлеге рәсемгә карыйбыз, балаларның исемнәрен искә төшерик (Алсу, Булат- дәреслек геройлары) сез ничек уйлыйсыз, бу балалар тәртиплеме, әнисен тыңлыйлармы ,  малай  дәрескә әзерме? ( юк, ул мәктәпкә әзер түгел, сумкасын тутырмаган, дәрескә соңга калган, битен юмаган).

-Сезнеңчә болай эшләргә ярыймы? (юк)

-Алсу белән Булатка сез нәрсә әйтерсез?

Укучылар: Булат, тизрәк  киен, Алсу озак сөйләшмә !

Балалар, әниегезне тыңлагыз,мәктәпкә соңга калмагыз!

-Киен,  сөйләшмә, нинди сорауга җавап бирә?  ( Нишлә? Нишләмә?)

-Тыңлагыз, калмагыз ниндисорауга җавап бирә?  ( Нишләгез? Нишләмәгез?)

-Нишлә, нишләмә, нишләгез, нишләмәгез  ничәнче затта? (2)

-Бу фигыльләр ничек атала? ( боерык фигыль)

-Ә  рус телендә  мондый фигыль бармы, ничек атала? (повелительное накл)

II .Белемнәрне актуальләштерү  һәм авырыксыну очрагын билгеләү.

-Укучылар,әле сез турыдан- туры киңәшләр әйттегез, ә минем бу малайга русча киңәш бирәсем килә. Ә сез тәрҗемә итәргә булышырсыз дип уйлыйм.

 Пусть он  хорошо учится!

-Ничек тәрҗемә итәрбез, кем дә булса тәрҗемә итә аламы?

III . Авыр очракның урынын сәбәбен билгеләү.

-Әлеге боерыкны кем үтәргә тиеш ?( ул).

-Ул ничәнче зат? (3).

-Әлеге җөмләне тәрҗемә итәр өчен  безгә нәрсәне белергә кирәк? ( 3 зат  боерык фигыльләрне).

-Димәк, дәресебезнең темасы ничек аталыр? ( 3 заттагы боерык фигыльләр) .

- Дәрескә нинди максат куярбыз? Сезнеңчә нәрсәгә өйрәнербез? ( 3 зат боерык фигыльнеөйрәнүне һәм  киңәшләрдә дөрес  куллануны)

-Бәлки кем дә булса әйтеп карар  пусть он хорошо учится …( укысын!), пусть Алсу помогает, пусть Булат не смотрит

-Укысын фигыле ничек ясалган? (укы! дигән 2 зат боерык фигыль тамырына – сын/сен кушымчасы ялганып), китсен  нинди сорауга җавап бирә?

( Нишләсен?)

-Әйдәгез укысын, китсен фигыльләрен күплек санга куеп карыйк, вариантларыгызны әйтеп карагыз. (укысыннар, китсеннәр) Нинди сорауга җавап бирәләр? ( Нишләсеннәр?) Нинди кушымча белән ясала? ( - сыннар/-сеннәр)

IV. Авырлыктан чыгуның проектын төзү

Тактадагы сүзләр ярдәмендә эш.

Юын-сын  карамасын бел-сен сөйләмәсен    тыңла-сын-нар бармасыннар  белсеннәр эчмәсеннәр бу сүзләр ошаганмы? Нинди охшашлык бар?( барысы да командалар )

-Димәк, бу фигыльләр ничек атала? (боерык фигыльләр)

-Беренче рәттәге фигыльләр нинди сорауларга җавап бирәләр (Нишләсен, Нишләмәсен?)

-Икенче рәттәге фигыльләр нинди сорауларга җавап бирәләр (Нишләсеннәр? Нишләмәсеннәр?)

 -Сезнеңчә беренче рәттәге фигыльләр нинди санда? (1)

-Икенче  рәттәге боерыкларнынинди санда?  ( күплек)

-Сезнеңчә беренче рәттәге фигыльләрне кем үтәргә тиеш (ул)

-Икенче  рәттәге боерыкларны кемнәр үтәргә тиеш.  ( алар)

-Ул, алар ничәнче зат дип атала? (3)

V. Авырлыктан чыгуның проектын төзү

-Димәк, нинди кагыйдә чыгарабыз. (Боерык фигыль 3 затта берлек санда

Нишләсен, нишләмәсен, күплек санда нишләсеннәр, нишләмәсеннәр соравына җавап бирәләр).

Берлек санУл

Күплек сан  Алар

3 зат

Нишләсен? (-сен, -сын)

Нишләмәсен? (-мәсен, -масын)

Нишләсеннәр?

 (-сеннәр,-- сыннар) Нишләмәсеннәр?

 (-мәсеннәр,- масыннар)

-Әйдәгез, хәзер безнең җавапларыбыз дөрес булдымы  икән, дәреслекләрнең 79 нчы битен ачыйк һәм кагыйдәне укыйк.

-Укучылар, димәк  Пусть он хорошо учится! җөмләсен хәзер кем дөрес итеп кабат  тәрҗемә итә? ( Ул яхшы укысын!)

-Хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны язабыз һәм әлеге  теләкне дәфтәрләргә матур язабыз.

VI. Ял минуты.(Физкульминутка)

Менә сиңа су (кулларын алга сузалар).

Бит-кулыңны ю! (бит- кул юалар).

Йомшак су, йөгерек су (кулларны йозакка куеп дулкын ясыйлар)

Сине мине чиста ю! (кулларны алга сузалар, як- якка күрсәтәләр).

Бер тап та калмасын! (бер бармак күрсәтәләр).

Битләрем аллансын. (битләрен сыпыралар).

Кулларым агарсын. (кулларын уалар).

Тешләрем тазарсын (теш чистарту хәрәкәте ясыйлар)

VII. Әйтеп эшләү, беренчел ныгыту.

-Утырыгыз. Дәвам итәбез. Алган белемнәребезне ныгыту өчен, күнегүләр өстендә эшлибез.

Тактада сезгә теләкләр, киңәшләр бирелгән, кушымчаларны дөрес куярга кирәк. Нинди кушымча куелуын аңлатыгыз.

Укучы матур яз... !Алсу белән Булат өйне җыештыр..! Малай дәрескә соңга кал..! Алсу дәресен әзерлә..!Укучылар өй эшен эшлә...!

-Бик яхшы.

VII.Эталон буенча мөстәкыйль эшләү.

-Укучылар,  куымчаларны дөрес куясыз. Бик яхшы.  Боерык фигыльләр буенча алган белемнәрне ныгытуны дәвам итәбез, хәзер дәреслекләрдәге 208 нче күнегүне үзегез мөстәкыйль эшләп карагыз.

208 нче күнегү (язмача)

а ) биремне уку;

б ) беренче куплетын мөст.эшләү;

в ) дөреслеген тикшерү.

 VIII. Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу.

-Хәзер, бер- беребезгә матур теләкләр теләргә, киңәшләр бирергә белемнәрегез җитәрлекме икән. Кабат тактадагы теләкләрне укып чыгыйк әле. Ә сез бер- берегезгә нинди теләк- киңәшләр әйтерсез...

Киңәшләр бирү

а ) әзерләнү;

б ) сайлап тикшерү.

IX. Рефлексия.

-Укучылар, дәрескә нинди максат куйган идек, нәрсәгә өйрәнергә тиеш идек? ( 3 зат боерык фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллана белү)

Дәрестә , нәрсәгә өйрәндек? ( 3 зат боерык фигыльләрне сөйләмдә дөрес кулланырга)

-Әлеге төр боерык фигыльләрне кайларда кулланырга яки очратырга була?. (ашханәдә “Ашыгыз тәмле булсын!”, юллардагы такталарда “Юлларда исән- сау йөрсенәр!”)

-Ә хәзер үз эшчәнлегегезгә бәя бирегез! Кем әлеге белемнәрне аңлап башкалар алдында куллана ала, иң югары баскычка “Елмай”ны куя.

Кем боерык фигыльләр турында аңлады, ләкин әле кулланырга авырыксына, икенче баскычка куя.

Кемгә кабат аңлау кирәк, бемнәрне бөтенләй куллана алмыйм дип саный, түбән баскычка куя.

  • Укчылар, мин сезгә бары тик иң матур теләкләремне генә телим, әйдәгез бергә кигән кунакларга үзебезне теләгебезне җиткерик “Көнегез матур үтсен!”

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинатовна

89179182213, 5026000105@edu.tatar.ru

ramzilya.akhmadullina@mail.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше

6 нчы сыйныфта боерык фигыль темасын аңлату. Дәрес барышында белемнәрне проектр ярдәмендә мисаллар белән ныгыту. Укучыларга дәрес материалын үз белемнәре нигезендә ачтыру....

Боерык фигыльнең юклык төре

Бу тема 5 сыйныфта татар төркемендә өйрәнелә. Мондагы материал боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта төрләнүен, төрле кушымчалар алуын, җөмләдә кулланылышын тирәнтен һәм мәгънәле итеп аңларга ярдәм ит...

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Боерык фигыльнең 3 зат формасы.

Боерык фигыльнең 3 зат формасы....