Губайдулина Зульфия Равиловна

Зөлфия Равил кызы сәхифәсе

Эзләгәнне җирдә таба алсаң, шул- яшәүнең бөек сәгадәте. Г.Морат

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Преподавание и обучение

Увлечения: Творческая деятельность, рукоделие, чтение книг

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань, Московский район

Место работы: МБОУ "Гимназия №9" Московского района города Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gubaydulina-zulfiya-ravileva
Укытучы! Синең бурыч - күңелләргә сүзләр язу, язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.
Энҗе Мөэминова

Тормыш фәлсәфәм

Һәркем патша була алмый

Тәхетсез торып була.

Тәхетләргә утырып та

Бәхетсез булып була.

 

Дөнья шулай яратылган

Һәркемнең үз өлеше

Алтыннардан кыйммәт була

Кемнәрнеңдер көмеше.

 

Бәхетне үлчәүче бизмән

Үзебезнең нәфсебез.

Нәфсебез зурайган саен

Кечерәя бәхетебез.

                                   Фәнис Яруллин

О себе

Әйдәгез, танышыйк! Рәхим итеп карагыз һәм тыңлагыз! 
 
 
 
YouTube  Вакытыгызны кызганмыйча, роликны карасагыз һәм тыңласагыз иде! Минем сезгә тормышымның Укытучылары турында сөйлисем килә.
Минем портфолиом
Портфолиом белән танышыгыз. Сылтамага басыгыз.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

1.Мөхәммәт Мәһдиев. "Бәхилләшү".

2.Мөдәррис Әгъләмов. "Иман тәрәз шакый".

3. Газинур Морат. "Кош хокукы".

4. Фәнис Яруллин. Сайланма әсәрләр.

5. Марсель Галиев. "Нигез". 

Бу китаплардан мин тормыш фәлсәфәсен , яшәү мәгънәсен өйрәнәм. Китап укырга, әдәбиятны яратырга өйрәткәннәре өчен әти-әниемә рәхмәтлемен, әдәбияттан ерак һөнәр ияләре - игенчеләр булуга карамастан, алар "Казан утлары" журналын кулларыннан төшермәделәр, минем "Әлифба"дан соңгы китабым - "Казан утлары", беренче телемә кергән шагыйрь - Шәйхи Маннур булды.

Мой взгляд на мир

Тормышка мин зур өметләр, оптимист күңел белән карыйм. Шагыйрь әйткәнчә, бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгелдер.Тирә -якка җылылык таратып , башкалар күңелендә якты эзләр калдырырлык итеп яшик!

Мои достижения

Минем уңышларым - иртән мәктәбемә килеп кергәндә, сөенеп, татарча сәламләп каршы алучы укучыларым, укучыларымның төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә саф татар телендә чыгыш ясап, үзләренең иҗади эшләрен яклау дәрәҗәсенә җитүләре. Рус мәктәбенә француз теле өйрәнү максаты белән килгән балаларның татар телендә фәнни-эзләнү эшләре белән кызыксынып китүләренә, иҗатка тартылуларына сөенеп туя алмыйм.

Моё портфолио

Укучыларым, сезнең өчен! Белемнәрегезне сынап карагыз!
Белемнәрне сынап карау өчен тестлар.
5 нче сыйныфның татар төркеме өчен тест биремнәре (татар теле)
8 нче сыйныфның татар төркеме өчен тест биремнәре (татар теле) 
9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен тест биремнәре ( татар теле)
11 нче сыйныфның татар төркеме өчен тест биремнәре (татар теле)

 

Минем фикер. 

1. Мәкалә."Вәли Хаҗиев - мәгариф йолдызы".

2. Мәкалә. "Галимҗан Ибраһимов иҗатында бүгенге педагогиканың актуаль мәсьәләләрен чишү юллары".

3. Бәян. "Минем күңелемдәге көз".

4. Сценарий." Фатих Кәримнең "Соңгы дәфтәр" факсимиль басмасын тәкъдир итү кичәсе өчен сценарий"

5. Мәкалә. "Каждый урок - шаг к нравственности".

6. Эссе. "Минем педагогик эшчәнлегем".

Әти-әниләр колагына

1. Әти- әниләр өчен файдалы киңәшләр : ссылка

Күңелемдә калган юллар

Күңелемдә калган юллар

"Туган тел" конкурсы өчен материал (2016 - ел)

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: