Петрова Гүзәлия Рүзәл кызы

Татар теле укытучысының шәхси сайты

Һәр укучыма, аның нинди булуына карамастан, шәхес итеп карау.

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш.

Увлечения: Китап уку - белемне арттыра, күзаллауны киңәйтә, тормышны танып белергә өйрәтә.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы

Место работы: Казан шәһәре Авиатөзелеш районы “33нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gyuzeliya-petrova
«Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр»
Ризаэтдин Фәхреддин

  1996нчы  елда Арча педагогия көллиятен, 1999нчы елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамладым. Эш стажымны 1996нчы елда Казан шәһәренең 40нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башладым. Бүгенге көндә Авиатөзелеш районының 33нче мәктәбендә хезмәт куям. Әлеге мәктәп “Шатлык мәктәбе” буларак билгеле. Яңа, заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган, искиткеч коллективы булган мәктәптә эшләвемә мин бик шатмын.

 

О себе

Укучыларымда туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Яңалыкка омтылып яшим. Традицион технологияләр белән беррәттән яңа  метод һәм алымнар кулланып укытуга да зур игътибар бирәм. Тәҗрибә алмашырлык материалларым да бар.  Әлеге максатларны күз алдында тотып, интернет челтәре киңлекләренә  аяк  басарга булдым.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Габдрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр" романы, Мөхәммәт Мәһдиев "Фронтовиклар", "Без -41 нче ел балалары" әсәрләре.

Мой взгляд на мир

Укытучы даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. 

Мои достижения

1.Победитель в номинации конкурса мастер-классов "Туган тел"-2013 год..

2.Почетная Грамота за 1 место в номинации "Лучший учитель татарского языка и литературы" районного этапа конкурса "Лучший учитель года города Казани-2015"

3.Диплом лауреату городского конкурса "Лучший учитель города Казани-2015"

4.Почетная Грамота Управления образования Исполнительного комитета г. Казани-2015 год

5.Победитель гранта "Учитель-мастер" 2016 год

6.Почетная Грамота Министерства образования и науки Республики Татарстан-2016 год

Моё портфолио

Күңелемә шундый уйлар килә:”Ә нигә соң әле мин укытучы һөнәрен сайладым? Сайлап ялгышмадыммы? Мин кечкенә чагымда артист булырга хыяллана идем, чөнки җырларга, биергә яратам, гел кеше күзе алдында буласым килә иде. Үсә төшкәч, минем никтер фикерем үзгәрде. Укытучы һөнәренең мин җитдирәк, кызыклырак, алдагы көн өчен кирәклерәк икәнлеген аңладым. Укытучы шул ук артист түгелмени инде ул?! Кирәк вакытта җырлый, бии һәм әле үзе дә укучыларны моңа өйрәтә. Артист кешегә сәхнәгә көн саен чыгарга туры килми, ә мин укучыларым каршында көн саен чыгыш ясыйм. Балаларга белем бирүче, алдагы тормышларына әзерләүче генә түгел, авыр чакларында киңәш бирүче, таяныр кешеләре дә без бит аларның! Тикмәгә генә бу нарасыйлар безне икенче әни дип атамыйлар бит.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: