Тема: Булыйк һәрчак әдәпле!
план-конспект урока на тему

Петрова  Гүзәлия Рүзәл кызы

з сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bulyyk_hrchak_dple.docx27.61 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 33 нче гомуми белем мәктәбе

Тема:      Булыйк һәрчак әдәпле

(3нче сыйныф татар төркемендә татар теленнән Сингапур укыту алымнарын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Петрова Гүзәлия Рүзәл кызы

Казан 2014 ел

Максат: 

 Сыйфат турында алган белемнәрне гомумиләштерү, системага салу;

 сөйләм телен, белем алуга омтылышны үстерү;

  балаларда әдәплелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

                                Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше. Исәнләшү.
  2. Сәлам дустым!

Хәлләрең ничек?

Кайларда булдың?

Мин сине бик сагындым!

 Син килдең!

 Мин бик шат!

  1. Актуальләштерү. Төркемнәрдә эш.Укучылар, сезнең өстәлләрегездә төрле сүзләр язылган карточкалар ята.Сез шул сүзләрдән җөмлә төзеп карагыз әле. Нинди җөмлә килеп чыгар икән.( 4 өстәлгә  ике төрле җөмлә төзергә бирелә. Укучылар җөмләләрне укыйлар.) Ачык йөзле, татлы сүзле, холкың яхшы булса, дустың күп булыр. Олыларны олы ит, кечеләргә шәфкатьле бул.-дигән җөмләләр килеп чыга.Укучылар, әлеге киңәшләрне безгә күренекле галим, педагог, мәгърифәтче,энциклопедист Каюм Насыйри язып калдырган.  Башта

К. Насыйриның үзе турында берничә сүз: К. Насыйри бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, фольклорын, тарихын өйрәнгән, бик күп китаплар язган.(Слайдта).” Ачык йөзле, татлы сүзле, холкың яхшы булса, дустың күп булыр. Олылырны олы ит, кечеләргә шәфкатьле бул.” (Сүзлек эше: каты сүзле, ачы телле, ачык йөзле, холкың).

Моннан 200 ел элек яшәсә дә язучының әлеге сүзләре бүген дә популяр.Әлеге җөмләләрне укыгач сездә нинди фикерләр туа? Бу сүзләр безне нинди булырга өйрәтә?Төркемнәрдә эш. (1 нче номерлы укучының җавабы тыңлана).

Димәк, К. Насыйриның әлеге киңәшләре безне әдәпле, кешелекле,тәртипле булырга өйрәтә.Әдәплелек- кеше белән дөрес аралаша белү, кешегә игътибарлы, инсафлы булу дигән сүз.

Ә хәзер, әлеге җөмләләрдән нинди соравына җавап бирүче сүзләрне табыгыз.Парларда эш.(Релли Робин структурасы кулланыла). Бер укучы сүзләрне укып чыга, сорау куя. Әлеге сүзләр ничек аталалар?

- Сыйфатлар.

-Сыйфатлар. Димәк без бүген сезнең белән әдәплелек һәм әлеге темага караган сыйфатлар турында сөйләшербез.

                        Теманы ныгыту.

Микс Пе Ше структурасы. Урыннардан торабыз, пар табабыз.Әлеге сүзләр турында без  нәрсәләр беләбез, иптәшебезгә сөйлибез. (Берничә укучының җавабы тыңлана).

Сыйфат ачыклап килгән сүз сыйфатланмыш дип атала, дидек. Карточкаларда  мәкаль һәм әйтемнәр язылган. Сез аларны матур итеп укырга, сыйфатларны һәм сыйфатланмышларны табарга тиеш буласыз.

Әдәп, әдәпнең төбе яхшы гадәт.

Яңа дустым булды дип, иске дусны ташлама.

Яхшы сүз йорт салып бирә, яман сүз аны җимерә.

Җылы сүздән таш та йомшара.

  Слайдка карап тикшерәбез. Индивидуаль эш.

 Татар теленең тел байлыгы чиксез. Шуны тагын бер кат дәлилләп, карточкада бирелгән сыйфатларның синоним һәм антоним  парларын  да табып китик. Искә төшерәбез. Нинди сүзләр алар? ( Раунд Робин структурасы кулланыла). Башта һәр кеше 15 секунд уйлый, һәр кешегә сөйләр өчен 30 секунд вакыт бирелә. 3 нче номерлар җавап бирә. Хәзер сезгә карточкада бирелгән сүзләрне синоним парлары белән алыштырып язарга кирәк.Дәфтәрләрдә эшлибез. Берничә укучы укып күрсәтә. 

Әйбәт гадәт, эшчән кеше, сөйкемле йөз, тәрбияле укучы, сабыр бала, укымышлы кеше, татлы бал.

( матур, тәртипле, түземле, галим, тәмле, тырыш, яхшы)

                                                 Физкультминутка.

Хәзер антоним сыйфатларга күчәбез. Әлеге сыйфатларның антоним парларын әйтеп чыгыгыз. Парларда сөйләшәбез.Релли Робин структурасы.

 Тест эшләү.

 1.Сыйфат нәрсәне  белдерә?

 а) предметның билгесен                  

 б) предметны                          

 в) предметның хәрәкәтен  

2.Сыйфатның сораулары:

 а) нинди, кайсы;              б) нишли;                    в) нәрсә.

3.Сыйфатны ачыклаган исем ул:

 а) алмашлык             б) исем                     в) сыйфатланмыш

4.Охшаш мәгънәле сыйфатлар  ничек   атала?  

 а) синоним                       б) антоним                            в) омоним

5.Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар  ничек  атала?

 а)омоним                       б) антоним                               в) синоним

6.Сыйфат  рус телендә  ничек  атала?

а) имя числительное

б) имя прилагательное

 в) имя существительное

7.Тәртипле, әдәпле, тәрбияле сүзләре:

а) антоним сыйфатлар

б) омонимнар

 в) синоним сыйфатлар

 Рәсемнәр буенча эш. Сезнең каршыгызда төрле әкият геройлары рәсемнәре. Аларның кайсы әкиятләрдән икәннәрен искә төшереп китик әле. Айболит, Иванушка һәм Чукмар белән Тукмар.Әйдәгез,аларга хас сыйфатларны санап чыгабыз. Төркемнәрдә эш.

 Укучылар, әйдәгез кабат тәрбия темасына әйләнеп кайтыйк әле.”Яна дустым булды дип, иске дусны ташлама”, “Дустың үзеңнән яхшырак булсын” дигән мәкальләрне беләсез инде. Сезнең һәрберегезнең дә якын дусты бар. Бүген сөйләшкән сыйфатларны кулланып дустыгыз турында кечкенә генә хикәя төзеп сөйләгез.

Минем бик якын дустым бар. Аның исеме Айгөл. Ул бик әйбәт кыз. Аның уңай сыйфатлары күп.Иң әһәмиятлесе- ул бик тыныч холыклы. Аделина кешеләргә ихтирамлы, гадел, сабыр, түземле. Авыр вакытларда һәрвакытта ярдәм итә. Без бергәләп уйнарга яратабыз. Аделина – чын дус.

Ә хәзер сыйфатлардан тәрбия баскычы дигән схема төзеп карыйк. Бирелгән сыйфатлардан кайсысын беренче куяр идегез. Белемле, юмарт, мактанчык, тыйнак, тәрбияле, тырыш.Парларда сөйләшү.

Ни өчен сез әлеге сыйфатны сайладыгыз, җавапларыгызны дәлилләгез.(Слайд буенча тикшерү.)

“Тәрбия баскычы”

Тәрбияле

Белемле

Тырыш

Тыйнак

Юмарт.

Булдырдыгыз укучылар! Дәрестә бик актив катнаштыгыз.

Йомгаклау.

Бүген без дәрестән үзебез өчен иң кирәкле нинди сыйфатларны сайлыйбыз? Ниндиләрен сайламыйбыз? Төркемнәрдә эш.

 Өй эше. Әдәплелек турында шигырьләр язып алып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәрхәмәтле булыйк

Шәфкатьлелек бизи кешене  !                                            ...

Конспекты по экологии с контрольными вопросами по темам: Тема № 4: « Понятие мониторинга окружающей среды». Тема № 5: Источники загрязнения и основные группы загрязняющих веществ в природных средах. Тема урока № 6: Организация рационального природопо

Конспекты по экологии по темам:4.Понятие мониторинга окружающей среды,5. Источники загрязнения и основные группы загрязняющих веществ в природных средах, 6.Организация рационального природопользования...

Контрольный диктант по теме "Глагол"-5кл,К.Р.для 5кл. по теме "Прилагательное".К.Р.для 5кл. по теме"Существительное"К.Р.для 5кл. по теме"Фонетика"К.Р. для 7 кл. за 1 и 2 полугодие.

Контрольный диктант по русскому языку 7 класс по теме "Глагол" помогает проверить качество усвоения основных орфограмм по теме, разработан в соответствии стандарта ФГОСДанная конторльная работа по рус...

Сыйныф сәгате "Иманлы һәм тәрбияле булыйк!"

Максат: Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерү, сөйләмнәрен үстерү; өйдә, җәмагать урыннарында  әдәпле  булу теләге уяту; аларны мәдәниятле шәхесләр итеп тәрбияләү.Укучыларның...

Сыйныф сәгате “Батырлыкка һәрчак урын бар” (Афган сугышы ветераны белән очрашу)

Максат:  батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны  дәлилли белүләренә ирешү.Бурычлар: 1. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгы...

Класс сәгате "Бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булыйк"

Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру...

"Әдәпле булыйк". 4нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.

quot;Әдәпле булыйк". 4нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе...