Сыйныф сәгате "Иманлы һәм тәрбияле булыйк!"
классный час ( класс) на тему

Талибуллина

Максат: Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерү, сөйләмнәрен үстерү; өйдә, җәмагать урыннарында  әдәпле  булу теләге уяту; аларны мәдәниятле шәхесләр итеп тәрбияләү.

Укучыларның кызыксынуларын тагын да арттыру һәм аларны тормышта  үзләренең кылган эшләренә анализ ясарга өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл imanly_hm_trbiyale_bulyyk_syynyf_sgate.docx47.97 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгате барышы.

Максат: Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерү, сөйләмнәрен үстерү; өйдә, җәмагать урыннарында  әдәпле  булу теләге уяту; аларны мәдәниятле шәхесләр итеп тәрбияләү.

Укучыларның кызыксынуларын тагын да арттыру һәм аларны тормышта  үзләренең кылган эшләренә анализ ясарга өйрәтү.

-Кадерле укучылар! Бүгенге сыйныф сәгатен  “Иманлы һәм тәрбияле булыйк?” дигән темага уздырырбыз. Менә бу портреттагы кешене  сез таныйсызмы? Кем икән ул?  ( Интерактив тактада  портрет  күрсәтелә)

Әйе. Бу- тарихчы, дин галиме, журналист, педагог  һәм әдип  Ризаэтдин  Фәхретдиннең портреты.

Өй эше итеп сезгә  “Ризаэтдин  Фәхретдин. Фәнни-биографик җыентык” һәм “Балаларга үгет-нәсыйхәт” исемле китапларын укып килергә кушылган иде. Сез бүгенге сыйныф сәгатенә  яхшы  әзерләнгәнсездер дип уйлыйм.  Сыйныф сәгатебез эшлекле үтәр дип ышанам.

-Укучылар!  Мин сезне  кызыклы сәяхәткә чакырам. Сәяхәтебезне  Ризаэтдин Фәхретдиннең кыскача тормыш  һәм иҗаты юлы белән танышуга багышланган 1 нче тукталыштан башлыйк . Ул  “Бөек шәхес” дип атала.

Сезнең алдыгызда тест язылган кәгазь битләре ята. Караган материалга, укыган

әсәрләрегезгә, ишеткәннәрегезгә таянып, тестка дөрес җаваплар табарга  тырышып карагыз. Җавапларыгызны гадәттәгечә билгеләгез.

(Бер укучы биремнәрне интерактив тактада башкара)

1. Ризаэтдин Фәхретдин кем ул?

а)  Дин белгече, математик, язучы;

б)  Мәгърифәтче, язучы, галим, нашир;

в)  Мәгърифәтче, сәяхәтче, галим;

г)  Нашир, сәяхәтче, галим.

2. Ризаэтдин Фәхретдин кайчан туган ?

а) 1886 елның 26 апрелендә;

б) 1859  елның  17 гыйнварендә;

в) 1901 елның  1гыйнврендә;

г)  1851 елның        8 мартында.

3. Ризаэтдин Фәхретдин кайда туган ?

а)  Чистай районы Яуширмә авылында ;

б)  Арча районы  Кушлавыч авылында ;

в)  Әтнә  районы Ябанчы авылында ;

г)  Әлмәт  районы Кичүчат авылында.

4. Ризаэтдин Фәхретдиннең беренче сабак алган кешесе

а)  Каюм  Насыйри ;

б)  Мотыйгулла  хәзрәт ;

в)  Әнисе  Мәһүбә  абыстай ;

г)  Исмәгыйль Гаспарский.

5. Ризаэтдин Фәхретдин  кайсы шәһәрдә белем ала?

а)  Казанда  Күл буе мәдрәсәсендә;

б) Чистай  шәһәре  мәдрәсәсендә;

в)  Уфада  “Галия” мәдрәсәсендә;

г)  Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә.

6. Ризаэтдин Фәхретдин  Казанга нинди максат белән килә?

а)  Газета чыгару максаты белән;

б)  Университетка керү өчен;

в)  Дәүләт Думасына сайланыр өчен;

г)  Шиһабетдин Мәрҗәнине күрер өчен.

7. Ризаэтдин Фәхретдин  ни өчен Уфага килә?

а)  Дәрдемәнд белән очрашу өчен ;

б)  Мәдрәсәгә укырга бара;

в)  Диния хәзрәтенә казый итеп сайлана;

г)  Китап бастырыр өчен.

Укучыларга үзбәя бирү максатыннан чыгып, җаваплар күрсәтелә.Бу төр эш укучыларның кызыксынуларын тагын да арттыра төшә һәм алар тормышта да үзләренең кылган эшләренә анализ ясарга өйрәнәләр.

-Ярый, хәзер инде җавапларыгызны такта яктыртылган җаваплар белән чагыштырып карагыз.

 (Интерактив  тактаның  пәрдәсе  ачыла һәм укучыларга  җаваплар тәкъдим ителә, тактада эшләгән укучының җаваплары бәяләнә)

- Инде икенче тукталышка килеп җиттек. Ул  Ризаээтдин  Фәхретдиннең  балаларга  киңәшләренә  багышланыр. Тукталыш  ”Тәрбияле бала “ дип  атала.

-Тактага  эленгән  слайдка игътибар итеп, эчтән генә шул сүзләрне укыгыз.

Слайд: “Алтыннан  бәһале, оҗмах  нигъмәтләреннән  кадерле  булган  нәрсә, тәрбияле  баладыр .”

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Ризаэтдин Фәхретдин ни өчен  тәрбияле баланы алтыннан да кыйммәтрәк, иң тәмле ризыклардан да  татлырак, ди?

( - Тәрбияле бала  яхшы була. Тәрбияле балаларны бөтен кеше  ярата, ул яхшы укый, олыларның сүзен тыңлый...һ.б. Һәр сораудан соң укучыларның фикерләре  тыңланыла, аннан соң  интерактив  тактаның пәрдәсе  ачылып Р.Фәхретдин әсәреннән цитаталар яктыртыла)

         -Хәзер инде галимнең  үз  сүзләрен  белән танышып үтик.Кайбер укучылар  берничә киңәшне сөйләп китәләр.

Тәрбияле бала”эшеннән

- Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер.

- Тәрбияле баланы һәркем яратыр, әмма тәрбиясез баланы беркем дә яратмас, бәлки хурларлар вә кимсетерләр.

- Тәрбияле бала булу нинди зур хәзинә булса да, аңа ирешү бик җиңел. Атам, анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар дигән һәрбер баланың тәрбияле бала булырга көче җитә.

-Тәрбияле бала әллә кайдан күренеп тора, чонки аның сөйләгән сүзләре, эшләгән эшләре аның тәрбияле бала икәнлеген күрсәтеп торалар.

- Тәрбияле бала иң беренче шушы рәвештә булыр: ул иртән йокысыннан олы кешеләр белән бергә торыр. Алардан элек тә тормас, шулай ук соңга да калмас. Кешеләр торып беткәннән соң йоклап яткан балага ялкау, йокы чүлмәге диярләр. Йокысыннан торгач та ул хаҗәтханәгә барып килер һәм салкынчарак су белән тәһарәт алыр. Тәрбияле баланың үзенә аерым бит, кул сөртә торган сөлгесе, шулай  ук  тарагы булыр.   Үзенең  сөлгесенә  генә сөртенер һәм үз тарагы белән генә чәчен тарар.

- Тәрбияле бала үзенә әзерләнгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар. Аяк өсте ашап йөргән кешенең икмәк валчыклары җиргә төшәр, һәм алар аяк белән тапталыр да гөнаһ булыр. Шуның өчен тәрбияле бала һичбер вакытта аяк өстендә ашап йөрмәс.

- Тәрбияле бала көндезге киемнәрен үзе урыныннан алып кияр, пычракларын үзе чистартыр. Әгәр үзенең  генә көче җитмәслек эшләре булса, олыларга әйтер. Чәйдән соң вакыт булса, мәктәпкә барганчы бер читкә утырып, үзенең дәресләрен карар. Сабагын аңлап, күңеленә салыр.

- Тәрбияле бала мәктәпкә барырга чыккач та әдәп, инсаф белән йөрер. Каршы очраган кешеләргә сәлам бирер.

- Тәрбиясез балалар кебек эт, мәчеләргә таш яки башка нәрсәләр атмас. Җыелып торган сулар эченнән чәчрәтеп йөрмәс, мәктәп балалары белән яман сүзләр әйтешеп, сүгенеп йөрмәс.

- Мәктәпкә кергәннән соң аяк киемен билгеле урынына куяр һәм үз эше белән мәшгуль булыр.

- Мәктәптә балалар өчен ял итәргә һәм уйнарга да бераз вакыт була. Шул вакытта балалар укытучыларның рөхсәте белән уйнарлар, ял итәрләр. Ләкин тәрбияле балалар тиешсез нәрсәләр белән уйнамаслар. Уйнаган вакытларында иптәшләрен рәнҗетмәсләр.

- Тәрбияле бала ручка-каләм, төрле буяулар кебек буяла торган нәрсәләр белән уйнамас. Шулай ук шырпы, пычак, без, кадак, урак, чалгы, пәке кебек    нәрсәләр   белән,    пыяла   һәм    таш    савыт кисәкләре, тузан-туфрак һәм балчык белән һичкайчан уйнамас. Бакчаларда булган агачларны сындырмас, гөлләрне йолкымас, чәчәкләрне өзеп ташламас.

- Тәрбияле бала иптәшләренең сумкаларын, китап, дәфтәрләрен актармас, ертмас. Аларның да һәм үзенең әйберләрен дә пычратмас, югалтмас.

-Балаларның барлык эшләрен укытучылары һәрвакыт белеп, күзәтеп торалар.Шуның өчен тәрбияле бала үзенең иптәшләренең гаепләрен белсе дә, укытучыларга әйтмәс. Бәлки һәрвакытта үз эше белән генә шөгыльләнер, башкалар эшенә катышмас.

-Мәктәптән кайтканда да әдәп белән генә кайтыр. Кайтып кергәч тә ата-анасы һәм башка туганнары белән исәнләшер, дәресләрен тыңлатыр, ата-анасын куандырыр һәм аларның хәер-дога һәм рәхмәтләрен алыр.

- Тәрбияле баланың китап, дәфтәр һәм каләм куя торган билгеле урыны булыр, ул аларны дәрестән кайткач шунда куяр һәм кирәк булганда шунан алыр. «Китапларым, каләмнәрем кайда?» - дип башкалардан кычкырып сорап йөрмәс.

-Дәресләрен  әзерләп   бетергәннән   соң  балаларның буш вакытлары да була. Шул вакытта, әгәр йорт эчендә хезмәт булса, зурлар кушканны эш әрләр. Әгәр эш булмаса бакчаларда, ишек алларында  иптәшләре яки дуслары белән уйнарлар.

-Тәрбияле баланың яхшы холкы зурлар һәм кечкенәләр белән аралашуында күренә. Мәсәлән, ул үзеннән кечкенәләргә карата миһербанлы була, аларга һәрвакыт туганым, кардәшем дип кенә эндәшә шулай ук үзеннән зурларга, ата-анасына, укытучы һәм остазларына, үзенең тәрбиячеләренә, һәм үзеннән олы яшьтәгеләрнең барчасына да һәрвакыт хөрмәт күрсәтә, аларның хәтерләрен калдырмаска тырыша.

-Тәрбияле бала, ата-анасының күңелләрен калдырырлык һичбер эшне эшләмәс, ата-анасы «ул эшне мин яратмыйм» дисә, тәрбияле бала ул эшне эшләү түгел күңеленә дә китермәс. Йомыш булган чагында, торган җиреннән кычкырмый гына яннарына барып ачык кына итеп сорар. Аларның кушкан йомышларын теләп башкарыр. Әгәр үзеннән берәр нәрсә сорасалар, ачык йөз белән җавап бирер. Йорт эчендә кунак булса, ата-анасы кушканча кунакка хезмәт һәм хөрмәт күрсәтер. Йорт эчендә кунак балалары булса, алар белән бергә булыр, алар белән шауламый, кычкырышмый, бәлки бертуганнар кебек уйнар.

-Баланың тәрбияле икәнлеге ашарга утырганда бик беленә. Ул зурлар күрсәткән урынга гына утырыр, терсәкләре белән таянмас, ашарга бирелгәнен сабырлык белән көтәр. Нәрсә бүлеп бирсәләр шуны ашар, кирәк булса яхшы гына итеп сорар, кирәк булмаса комсызланып янә салдырмас. Аз-аз гына кабып, яхшы чәйнәп ашар. Олыларның сүзләренә үзлегеннән катышмас.

-Тәрбияле бала ашаганда һич ашыкмас. Икмәк валчыкларын коймас. Ашны ашъяулыгына да, үзенең киемнәренә дә түкмәс.

- Әгәр кешеләр белән бер табактан ашарга туры килсә, ул вакытта кулын үз алдына гына сузар, кеше алдына сузылмас, акрын гына ашар. Мондый балаларны һәркем яратыр һәм мактап сөйләр.

-Тәрбияле бала аш яныннан торгач майлы кулы белән бернәрсә дә тотмас, кулын киемнәренә дә   сөртмәс.   Бәлки   яхшылап   сабын   белән   юар, авызын чайкар. Олылар бар вакытта аларның юынып  бетергәннәрен көтәр, үзенә чират җиткәч юар.

-Аш ашагач тәрбияле бала зурлар янында утырмас. Бәлки бераз үзенең дәресләрен карап утырыр.

- Ятарга рөхсәт бирелгәч тәрбияле бала олыларга хәерле төн теләп, йокларга әзерләнер. Хаҗәтханәгә барып килер. Көндезге киемнәрен салып, барысын да бик яхшы итеп төрер дә билгеле урынга куяр. Әгәр киемнәре арасында юеш һәм пычранганнары булса, аларын башка нәрсәләр арасына ташламас. Чөнки юеш һәм пычрак киемнәр бергә куелса, башкалары да кадерсезләнер. Шуның өчен юешләрен кибәр өчен асып куяр, ә пычракларын селкеп яки юып чистартыр. Соңыннан урынына барып ятар.

-Тәрбияле бала ялгышлык белән тиешсез бер эш кылган булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз карашларыннан ук белеп алыр. Әгәр берәрсе үзенә нәсыйхәт итсә, аңар һич тә каршы әйтмәс, бәлки нәсыйхәт итүчегә: «Бу эшем тиешсез икәнлеген үзем дә аңладым, моннан соң икенче мәртәбә эшләмәм, рәхмәт сезгә! Сездән Аллаһ разый булсын!» - дияр. Тәрбиясез бала исә, үзенең хатасын аңламас, кимчелекләрен төзәтү түгел, хәтта үзенә нәсыйхәт бирүчегә каршы яман сүзләр белән җавап бирер.

    - Тәрбия, әдәп кебек кешеләргә сөекле күренгөн нәрсә дөньяда юктыр. Шулай ук тәрбиясезлек, әдәпсезлек кадәр дошман күренгән нәрсә дә юктыр. Тәрбияле бала никадәр ямьсез булса да, тәрбияле булганга күрә аны һәркем яратыр һәм хөрмөт итәр. Әмма тәрбиясез бала никадәр матур булса да, аны беркем дә яратмас, ул үзенең киеме яки матурлыгы белән генә кешеләрнең игътибарын яулый алмас. Тәрбияле баланың үскән саен игътибары һәм хөрмәте арта гына барыр, ә тәрбиясез бала никадәр зур үссә дә, кадер-хөрмәте булмас, бәхетсезлеге көннән-көн арта гына барыр.

-Бу урынга кадәр язылганнар, ир һәм кыз балаларның барысы өчен дә иде. Әмма кыз балаларның үзләренә генә аерым әдәпләре дә бар. Хәзер шуларга күчәбез:

-Тәрбияле һәм әдәпле булу ир балалар өчен никадәр тиеш булса, кыз балалар өчен бигрәк тә тиеш. Чөнки кайбер кимчелекләр ир балаларда булганда бик зур күренмәсә дә, кыз балаларда бик зур гаепкә саналыр. Мәсәлән, кием-салым керле һәм ертык булу, ир балалар өчен дә гаеп эш булса да, кыз балалар өчен бигрәк тә гаеп эш булыр. Шуның өчен пакьлек, чисталык кызларга бигрәк тә тиеш нәрсә. Үзенең өсбашын яхшы карамаган кыз баланы һәркем тәрбиясез дияр.

-Уен уйнау турысында да кыз балаларның ир балалардан аермалары бик зур. Мәсәлән, туп уеннары ир балалар өчен яхшы булса да, кыз балалар өчен бик яхшы түгел.

-Кыз балаларның үзләренә хас булган уеннары: курчак, йорт, бакчалар ясап уйнау, шунда ук аш-су хәзерләү кебек уеннардыр. Аналар үзләренең кызларына энә, җеп һәм ситса кисәкләре бирерләр дә, кызлар үзләренең курчакларына күлмәкләр, калфаклар тегеп кидерерләр.

-Тәрбияле малайлар оятсыз, әдәпсез сүзләрне сөйләмәсләр; әмма кыз балалар андый сүзләрне бигрәк тә сөйләмәсләр. Үзләре сөйләү түгел, тәрбиясез балалардан төрле яман сүз ишетсәләр дә, оялырлар һәм ишетмәс өчен бер читкә китәрләр.

-Кайвакытта кыз балалар үзләренең аналарына ияреп кунакка, мәҗлесләргә баралар. Кыз балаларның тәрбиялесе һәм тәрбиясезе шунда беленә. Тәрбияле кызларның аналары балалары өчен шатланып торырлар, әмма тәрбиясез кызлар башкалар алдында аналарының йөзләрен кызартырлар.

-Тәрбияле кызлар мәҗлесләрдә аналарыннан күмәч, май, ит, бал, җимеш, төш һәм башка нәрсәләрне һич сорап йөдәтмәсләр, чөнки болай сорау гаеп эштер. Әгәр аналары үзләре бирсә, ул вакытта рәхмәт әйтеп алырлар. Майлы нәрсәләр булса, үз киемнәренә дә, кеше киемнәренә дә сөртмәсләр, бәлки су, сабын белән юарлар.

-Ир балалар белән уйнау, сүз әйтешү, йөгерешеп  куышып йөрү кыз балалар өчен килешми, тәрбияле кызлар бу эштән бик сакланырлар.

-Тәрбияле балалар яхшы белән яманны аера белү хакында бик игътибарлы булырлар, яхшы холык һәм яхшы эшләрне белеп аны үзләренә гадәт итәрләр, ә яман холык белән яман эштән ерак булырлар. Чөнки бүген сигез-ун яшендә булган бала җиде-сигез елдан соң зур кеше була. Бала чагында алган тәрбия чәче агарганчы аның үзе белән бергә була. Бала чагында алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да өйрәтә алмас.( Р.Фахретдин)

-Газиз балалар! Әгәр бу нәсыйхәтләрне кабул итсәгез файдасы үзегезгә булыр. Кабул итмәсәгез, зарары  да  үзегезгә  булыр.  Яхшы  нәсыйхәтләрне кабул итмәгән балалар соңыннан үкенерләр. Әмма эш үткәч үкенүдә файда булмас.

- Әгәр әдәп, әхлак орлыкларын бүген ихлас мәхәббәт белән чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен үзегез үк җыеп алырсыз. Халкыбыз: «Ни чәчсәң шуны урырсың», - дип бик дөрес әйтә. (Р.Фахретдин"Балаларга үгет нәсыйхәт")

Слайд: “... Ата –ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда  җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер.”

- Сез шушы фикер белән килешәсезме? (Укучыларның  фикерләре)

-Укучылар, менә бу сорауга да җавап эзләп карагыз әле. Кешеләр тәрбияле  балага нинди  мөнәсәбәттә булалар?

(- Тәрбияле баланы яраталар, аны ачуланмыйлар... һ.б. )

Слайд: “...аны һәркем яратыр вә мактап сөйләрләр, нинди генә йомыш сораса да бирерләр...”

        -Ә сез ничек уйлыйсыз?

-Укучылар,  ә барлык  балалар  да тәрбияле була аламы?

(-Барлык балалар да тәрбияле  була  ала. - Юк, барлык  балалар да тәрбияле була алмый...  һ.б.)

- Шушы сорауга бәйле рәвештә олы шәхесебез менә нинди сүзләр язып калдырган:

Слайд: “...Тәрбияле  бала  булырга  һәр баланың  кулыннан  килер  һәм  көче җитәр... Атам һәм анам  шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар, дигән балаларның барчасы  да тәрбияле була белерләр ” .

Ә хәзер ”Иҗади эш” тукталышына җиттек

-Укучылар,  хәзер төркемләп  карточкалар буенча гамәли язма эш эшләп алырбыз.Тәрбияле бала кылган эшләрнең астына кызыл ручка белән, тәрбиясез баланың эшләренә зәңгәр ручка белән сызыгыз.

( Сөйләм теле байлыгына, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып төзелгән биремле карточкалар буенча язма эш үтиләр)

Карточкалардан үрнәкләр:

1-карточка                                                                                               1-вариант

                                       “Бала мәктәпкә барырга чыга”

Хөрмәтле кешеләр очраса, сәлам бирер; як-ягына карана-карана барыр; кибет яки тамаша янында йөрмәс; җыелып, сүз сөйләшеп торган кешеләр янында йөрер; сулар эченә кермәс; балаларга яман сүзләр әйтмәс, сүгенеп йөрмәс.

Бирем. Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан кызыл төстәге ручка белән тәрбияле балага караган сүзләрне, кара төстәге ручка белән тәрбиясез балага караган сүзләрне язып алырга.

2-карточка                                                                                                2-вариант

“Бала дәрестә утыра”

Як-ягында булган балалар белән төртешә; башка балаларның китапларын ала; язуларын карый; партадаш бала белән сөйләшеп утыра; укытучыны игътибар белән тыңлый; тырышып, матур яза; сорауларга җаваплар бирә,

өй эшен көндәлеккә яза.

Бирем. Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан кызыл төстәге ручка белән тәрбияле балага караган сүзләрне, кара төстәге ручка белән тәрбиясез балага караган сүзләрне язып алырга.

3-карточка                                                                                                3-вариант

                                     

“Тәнәфестә”

Иптәшләренә начар сүзләр әйтми; рөхсәт ителмәгән уеннар уйный; дусларын елатмый, үзе дә еламый; сыйныфташын кыйнамый; үзен кыйнаган баланы  атасына, анасына әйтмәскә тырыша, бакчадагы агачларны сындыра.

Бирем. Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан кызыл төстәге ручка белән тәрбияле балага караган сүзләрне, кара төстәге ручка белән тәрбиясез балага караган сүзләрне язып алырга. Тәрбияле һәм тәрбиясез балаларга тагын нинди сыйфатлар хас? Өстәп яз.

4-карточка                                                                                              4-вариант

                         

“Өстәл артында”

Зурлар  күрсәткән урынга гына утырыр; терсәкләренә таянып утырмас;

ашны бүлеп биргәнне түземлелек белән көтәр; күп итеп кабып ашар; кулын киемнәренә сөртер; ипи валчыкларын читкә төшермәс; кулын сабын белән юар.

Бирем. Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан кызыл төстәге ручка белән тәрбияле балага караган сүзләрне, кара төстәге ручка белән тәрбиясез балага караган сүзләрне язып алырга. Тәрбияле һәм тәрбиясез балаларга тагын нинди сыйфатлар хас? Өстәп яз!

-Укучылар, биремнәрне үти алдыгызмы? Дәфтәрләрегезгә карап әйтегез әле, нинди төстәге  җавапларыгыз  күбрәк?  Димәк,  тәрбияле булу өчен  язып алган сыйфатларны  үзегездә булдырыга тырышырга кирәк. Язма эшнең нәтиҗәләре сезнең бу сыйфатларны бик яхшы белүегезне һәм тәрбияле бала булырга омтылуыгызны күрсәтә.

Алда безне “Гаилә-изге урын” тукталышы көтә.Бу тукталышта без “Баса,шул кемнең” дип атала торган уен уйнап китәрбез.

Кемнең бертуган абыйсы бар?

Кемнең бертуган апасы бар.

Кемнең бертуган энесе бар

Кемнең бертуган сеңлесе бар

Кемнең үзләре янында яшәүче әбисе бар?

Кемнең үзләре янында яшәүче бабасы  бар?

Кемнең күршедә яшәүче туганы бар.

Кемнең үз туган авылында яшәүче туганы бар.

Бүгенге заманда һәр кешегә: сезнең кебек укучы балаларга да.әти-әниләргә дә,әби-бабайларга да,хәтта зур урында эшләүче түрәләргә дә кайтып егылырлык җылы учак,сыеныр урын,тыныч почмак кирәк.Димәк,гаилә-иң олы таянычыбыз,иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Гаилә-изге урын. Анда бер-берсен хөрмәт иткән,яраткан кешеләр генә яши.Менә Р.Фәхретдин гаилә турында,балаларның гаиләгә булган мөнәсәбәте турында нәрсәләр әйткән соң.

*И,газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләрен кылдылар һәм алар сезгә хезмәт итүне дәвам итәләр, һәрвакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләгә ялварып сезнең өчен догалар кылалар.Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм хезмәтләрен камил кылып кайтарыгыз,көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез.

*Кешенең итәгатьле булуы күңеленең яхшылыгында.Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итәгатҗле булыгыз,эштә,һәр сүздә аларга каршы килмәгез.Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар,тормышыгыз гүзәл булыр.

*Тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән эшләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез.Алар сезне тәрбияләп үстерәләр.Беркөнне сез дә әти-әниләр булырсыз,шунда сезне дә балаларыгыз хөрмәтләр.( Р.Фахретдин)

Ә алдагы тукталышыбыз “Иманлы булыйк”дип атала.Нәрсә соң ул иман?

И –игелек

М-мәрхәмәт

А-акыл

Н-намус

Балалар бу турыда Ризаэддин Фәхретдиннең дин сабакларында чагылыш таба

Нәсихәтләр сөйләнелә

1 укучы: (1 нче үгет) Әъгзаларыгызны гөнаһлардан саклап, Аллаһу Тәгалә хәзрәтләренә тәкъвалык итегез, фәрманнарын тиренә җиткерегез, кайгы килгәндә сабыр итегез, кешеләргә инсафлы булыгыз,   вә алардан инсаф көтмәгез, һичбер мөселманны һәм һичбер адәм баласын дошман күрмәгез. Аллаһу Тәгалә биргән ризык вә мәртәбәләргә канәгать кылыгыз, кешеләрнең хөрмәтләрен аяк астына салмагыз, илегездә булган байлыкны уйлап кына тотыгыз.

        Үзегезгә кирәк булмаган нәрсәләрне тикшереп йөрмәгез. Адәм балалары очраганда сәлам бирегез, хәлләрен сорагыз, вәгъдәгездә торыгыз, түбәнчелекле булыгыз. Көчегез җиткән кадәр һәркемгә ярдәм бирегез, хәер эш кылучыларны дус күрегез. Усал кешеләргә күркәм мөгаләмә

күрсәтегез. Үзегез мохтаҗ  булган нәрсәләрне өйрәнегез. Гыйлем тугърысында гарьләнмәгез. Кешеләрне рәнҗетмәгез. Күп фикерләгез вә аз сөйләгез. Кич вә көндез сезнең сезнең гамәлләрегезне азайтадыр. Сез исә кич вә көндезне изге гамәлләрегез белән азайтыгыз. Мөбарәк шәригатебезгә каршы китермәү шарты белән теләсә кемгә булса да буйсыныгыз. Бозык эшләр белән дөнья тулганлыктан, сез гүзәл кешеләр белән хөрмәт кәсеп итегез.

2 укучы ( 2 нче үгет) Күзебезгә болай зиннәтле күренгән дөнья хыянәт, алдашу, җәбер вә золым кебек һәлакәтле нәрсәләргә дәлил булганлыктан, ахырда бер көн Аллаһу Тәгалә

хәзрәтенә барачагыбыз вә һәрбер яхшы һәм яман эшләр хакында җавап вә хисап бирәчәгебезне онытмагыз, ахирәттә мәсхәрәлеккә төшерәчәк, дус вә  дошман арасында йөз кызартачак эшләрне эшләмәгез, гүзәл холыкларны гадәт итегез. Тугры юлдан бер генә

карыш та аерылмагыз, дөньяви җәһәттән  үзебездән түбәннәргә, дип җәһәтенчә үзегездән бөекләргә багыгыз, дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз.

        Изгелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре урырсыз, гүзәл холыклы кешеләргә юлдаш булыгыз,- дошман вакытларыгызда күтәрерләр вә кыерсытылган чакларыгызда ярдәм бирерләр.Бозык холыклылардан ерак булыгыз, чөнки алардан хәер күрмәссез, дәрәҗәгездән төшерерләр, әманәтләрегездә хыянәт итәрләр, серләрегезне фаш кылырлар. Гөнаһларыгыз өчен үкенегез Җәнабе Аллаһуга кимчелек белән булса да гыйбадәт кылыгыз, пәйгамбәренә олылау белән дога итегез, бәлаләргә түземлек сораудан әүвәл Аллаһу Тәгалә хәзрәтеннән бәлаләрдән саулык сорагыз, сабырлык бирергә кодрәте булган Аллаһу Тәгаләнең саулык бирергә дә куәте бардыр. Исәнлек кадәр кыйммәтле вә ләззәтле нәрсә башка һич юктыр. Моны исә сәламәт вакытыгызда белегез. Ятим хакларына кул сузмагыз, күршеләр белән яхшы көн кичерегез, намазларыгызны калдырмагыз, мөмкин булганда мәчеткә барыгыз, бер-берегезнең хәлен белешеп торыгыз, изгелек юлында булыгыз, усаллыктан бер-берегезне тыегыз, гакылсызлар белән дус булмагыз. Яхшы инанучы булырга теләсәгез, Аллаһу Тәгалә юлына кушылыгыз, базарларда кирәкмәгәндә җыелышып сөйләшеп тормагыз, халык җомга намазына барганда сез сәфәргә чыгып китмәгез. Юк-бар нәрсә өчен ачуланмагыз, кешеләрнең өстенлекләренә һәм бәхетләренә

һич вакытта көнчелек кылмагыз. Көнчелек итү бары тик вөҗданны рәхәтсез итеп торган булып, башка бер файдасы да юктыр. Үлем килүдән гафил булмагыз, һәрвакыт вә һәр сәгатьтә үлем килү мөмкиндер. Аллаһу Тәгаләгә якын калачак нәрсәләрнең ахирәттә уттан ерак икәнен, утка якын булган нәрсәләрнең Аллаһу Тәгаләдән ерак икәнен һәрвакыт күңелегездә тотыгыз.

3 укучы ( 3нче үгет). Башкаларның гаепләрен күргән вакытта үз гаепләрегезне хәтерегезгә китерегез. Үз гаепләрен күргән кеше башкалар гаебе белән шөгыльләнмәс. Һичкем өчен чокыр казымагыз, үзегез төшәрсез. Халык белән көрәшмәгез, егылырсыз. Мөселманның йөз суын түкмәгез, үз йөзегезнең суы түгелер, фикерегезгә хәйран булмагыз, адашырсыз, кешеләргә тәкәбберлек итмәгез, хур булырсыз. Эшләрегездә гакыл ияләре белән киңәш итсәгез, үкенмәссез.  Галимнәр арасында үзгәрмәүчәнлек күрсәтегез, олысымак булырсыз, ахмаклар арасына кермәгез, аларның берсе булып саналырсыз. Аз сөйләгез, аз ялгышырсыз, ялган сөйләү белән исем чыгырмагыз, Һәммә кшенең күзеннән төшәрсез.Шөһрәт әсире булмагыз, мәсхәрәлеккә калырсыз. Һәркемнең дәрәҗәсен белегез, хайваннар дәрәҗәсеннән чыгып, кешеләр дәрәҗәсенә аяк басарсыз. Аллаһу Тәгаләдән башка һичкемнән өмет итмәгез, үз гөнаһыгыздан башка һичбер нәрсәдән курыкмагыз, белмәгән нәрсәләрне “белмим” диюдән оялмагыз, белергә тиешле гыйлемнәрне өйрәнүдән гарьләнмәгез. Үзегез өчен сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөегез, үзегезгә теләгән нәрсәләрне башкалар өчен дә теләгез. Хөр булган нәфесегезне бәндәләргә кол итмәгез, азгын бай булудан намуслы вә һөнәрчән фәкыйрь булуны артык күрегез. Белмәгән әйберләр хакында белүче булып сөйләшмәгез. Ахыры бозыклыккка барыр дип фикер йөрткән юлларга кермәгез. Аллаһы Тәгалә ризасы өмет ителгән урында халык шелтәсеннән курыкмагыз. Усаллардан ерак торыгыз, хакыгыз булмаган җирләргә күз салмагыз. Хәрәм аш агудыр. Үз ризыкларыгызны үзегез кәсеп итегез, кешеләргә ышанып ятмагыз. Бу исә кабердә булганнарга гына ярый торган бер хәлдер.(Р.Фахретдин)

Кешенең биш асылы шигырен сөйли бер бала.

 XIX гасыр шагыйре Митахетдин Акмулланың “Кешенең биш асылы” шигыре.

Кеше өчен иэ әүвәл – Намус, дигән,

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнЬя өчен дә ул явыз, дигән.

                

                     Икенче иң кыйммәтлесе – Акыл, дигән,

                Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.

                

Акылсызда намус та юк, иман да юк,

                Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе - Әдәп, дигән.

Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп , дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исемен күтәрү дә гаҗәп, дигән.

                Дүртенче иң кыйммәтлесе – Күңел, дигән.

                Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән.

                Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

                Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

(Шигырьне укыгында А. Галимов башкаруында “Яраланган йөрәк” җырын кую)

Шуның белән безнең сыйныф сәгатебез ахырына якынлашты.Сыйныф сәгате сезгә игелеклелек орлыкларын чәчеп ,алардан зур уңышлар алуга зур этәргеч булса иде,балалар! Игелекле һәм әдәпле булыйк!

Әлмәт районы, Яңа Нәдер гомуми урта белем бирү муниципаль учреждениесе

Сыйныф сәгате

Иманлы һәм тәрбияле булыйк!

(Р.Фәхретдиннин мирасларына нигезләнеп эшләнде.)

Сыйныф сәгатен үткәрде:

5 сыйныф җитәкчесе

Талибуллина Гөлнара Нәфис кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәрхәмәтле булыйк

Шәфкатьлелек бизи кешене  !                                            ...

Открытый урок на тему "Иң тәрбияле эт минеке!" (по уч. Р.Р. Нигматуллиной)

Открытый урок на тему "Иң тәрбияле эт минеке!" по учебнику "Татарча да яхшы бел" Р.Р. Нигматуллиной....

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Тема: Булыйк һәрчак әдәпле!

з сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе...

Класс сәгате "Бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булыйк"

Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру...

"Әдәпле булыйк". 4нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.

quot;Әдәпле булыйк". 4нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе...